Предмет: Биология
Класс: 7
Укытучы: Сәлахиева Р.И.
Тема: Сөйрәлүчеләр классы. Тәңкәтирелеләр отряды
Максат: сөйрәлүчеләр классына хас гомуми билгеләрне өйрәнү, рептилияләрнең күптөрлелеген, коры җирдә яшәүгә бәйле рәвештә төзелешләрендәге үзенчәлекләрне ачыклау; Тәңкәтирелеләр отрядының үзенчәлекләрен өйрәнү.
Бурычлар:
Белем бирү: хайванның тышкы төзелеше һәм яшәү рәвешенең тирәлек шартларына бәйлелеген ачыклау; балыклар белән чагыштырганда сөйрәлүчеләрнең югарырак төзелешле икәнлеген күрсәтүче билгеләрне табу.
Үстерешле: укучыларның танып-белү кызыксынучанлыгын, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән эшләү, чагыштыру, әһәмиятлесен аерып алу, нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви: укучыларда хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү, үзара аралашу һәм бергәләп эшләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлар: ноутбук, проектор, дымлы препарат «Гадюка», таблица «Класс Пресмыкающиеся», карточкалар, елан һәм кәлтә рәсемнәре.
Дәрес тибы: катнаш дәрес.
Методлар: дәреслек белән эш, әңгәмә, дискуссия, аңлату.
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
Актуальләштерү
Укучылар белән фронталь эш.
Җир-су хайваннары турында кызыклы фактлар (укучылар)
Блиц-сорау:
Җир-су хайваннарының сулыш органы
Баканың личинкасы
Бакаларның аталану тибы
Җир-су хайваннары җылы канлымы, әллә салкын канлымы?
Җир-су хайваннарының латинча исеме?
Җир-су хайваннарында бүлеп чыгару органы
Баканың нерв системасы нинди өлешләрдән тора?
Җир-су хайваннары эволюция процессында нинди хайваннардан килеп чыккан?
Яңа тема өйрәнү.
-Табышмакның җавабын табыйк әле.
1. Урманнан чыгар,
Түше белән шуар,
Кешене кәрсә-куар. (Елан)
2. Тиз йөгерә, тиз чаба,
Тотсаң койрыксыз кала. (кәлтә)
-Димәк, без бүген нинди тема өйрәнербез икән? (Сөйрәлүчеләр)
-Ә сез, укучылар, бүгенге дәрестә ниләр белергә теләр идегез?
Дәреснең максаты һәм бурычлары белән танышу.
(Дәфтәргә теманы язу)
-Сөйрәлүчеләр 7000 төрне үз эченә ала. Зоологиянең сөйрәлүчеләрне өйрәнә торган бүлеге герпетология дип атала. Латинчадан "reptilis” сөйрәлүче дигәнне аңлата. Сөйрәлүчеләрнең икенче исеме “рептилия” шуннан алынган.
Сөйрәлүчеләргә гомуми характеристика бирү өчен парларга берләшикик. Һәр төркемгә аерым бирем бирелә.
Парлап эшләү
1 нче төркем.
Сөйрәлүчеләрнең тышкы төзелеше (гәүдәсе нинди өлешләрдән тора, тиресе нинди, башның тышкы төзелеше).
Сөйрәлүчеләрнең баш мие төзелеше.
Сөйрәлүчеләрнең сизү органнары.
2 нче төркем.
Сөйрәлүчеләрнең сулыш системасы.
Сөйрәлүчеләрнең бүлеп чыгару системасы.
Сөйрәлүчеләрнең хәрәкәтләнүе.
3 нче төркем.
Сөйрәлүчеләрнең кан әйләнеше системасы.
Сөйрәлүчеләрнең тән температурасы.
Сөйрәлүчеләрнең килеп чыгышы.
4 нче төркем.
Сөйрәлүчеләрнең үрчүе.
Сөйрәлүчеләрнең хәрәкәтләнүе.
Сөйрәлүчеләрнең классификациясе.
Гомумиләштерү: Сөйрәлүчеләрнең нинди билгеләре коры җирдә яшәү сәбәпле килеп чыккан?
Сөйрәлүчеләрнең скелетындагы үзенчәлекләр (укытучы аңлатуы).
Динамик пауза. “Тэйк оф-тач даун” (басарга –“әйе”, утырырга – “юк”).
Сөйрәлүчеләр үпкәләр ярдәмендә сулый (басалар).
Сөйрәлүчеләргә эчке аталану хас (басалар).
Сөйрәлүчеләрнең бүлеп чыгару органы – аналь ачыклык (утыралар).
Сөйрәлүчеләрдә 1 кан әйләнеше түгәрәге (утыралар).
Сөйрәлүчеләр – салкын канлы хайваннар (басалар).
Сөйрәлүчеләрнең тиреләре коры (басалар).
Үсешләрендә личинка стадиясе юк (басалар).
Дөрес фикерләрне сайлап ал.
Индивидуаль бирем Зәйнуллина һәм Мөхәмәтҗановага бирелә.
Сөйрәлүчеләрнең исеме гәүдәләрен җирдән сөйрәп йөргәнгә бирелгән.
Сөйрәлүчеләр коры җирдә дә, сулыкларда да яши.
Безнең җирлектә сөйрәлүчеләр юк.
Сөйрәлүчеләр күкәй салып үрчи, тереләй тудыручылары да бар.
Сөйрәлүчеләрнең тиресе дымлы.
Калган укучыларга:
Кыш көне безнең җирлектәге сөйрәлүчеләрнең барысы да кышкы йокыга тала.
Сөйрәлүчеләрнең йөрәге 3 камералы.
Сөйрәлүчеләр – тереләй тудыручылар.
Сөйрәлүчеләрнең тиресе коры, мөгезчел тәңкәләр белән капланган.
Сөйрәлүчеләр тире аша сулыйлар.
Эшләрне алмаштырып, шаблон буенча тикшерәләр . Дөрес фикерләр: 1, 2, 4.
Тәңкәтирелеләр отрядының билгеләре, күптөрлелеге (Презентация буенча укытучы аңлата).
Асотрядлар:
Еланнар
Кәлтәләр
Хамелеоннар
Ныгыту.
“Токин мэт” (Тәңкәтирелеләр отряды)
Синквейн (Кәлтә, елан).
Рефлексия
Өй эше
П.25, 122-128 бит, өйрәнергә.
2-4 (берсен сайлап алырга).
Таблица тутырырга
Сөйрәлүчеләр турында кызыклы фактлар әзерләргә.
Елан чакканда беренче ярдәм.
Таблица: Җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләрнең чагыштырма характеристикасы