Балаларга халык авыз иҗаты әсәрләре аша әдәп-әхлак тәрбиясе бирү
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү ята.
Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
Балалар фольклоры өлкәннәр тарафыннан бәбиләр өчен башкарыла торган һәм нәниләрнең үз мөхитендә яшәп килгән егермеләп жанрдагы халык иҗаты әсәрләрен берләштерә.
Нәниләр иң беренче, 3-4 яшькә хәтле, зурлар тарафыннан башкарыла торган поэтик әсәрләр белән таныша. Шуларның берсе бишек җырлары. Әлеге жанр, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда кулланыла. Бишек җырларын әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша.
Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади үтемле итеп әйтергә омтыла.
Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклорның поэзиясе дә киң урын алып тора. Аның гади һәм образлы әсәрләре балалар күңеленә тиз үтеп керә. Чөнки шигъри юлларның эчтәлеге баланың үз тормышы һәм уй-фикерләре белән бик якын тора. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен устерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра.
Әхлак тәрбиясе бирүдә фольклорның мәкаль һәм әйтемнәре аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар һәр халыкның гасырлар буе тупланган кыскача әхлак кагыйдәләре булып торалар. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру һәм гыйбрәт алу ролендә кулланылып килә. Алар кешенең бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр. Мәсәлән, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә караган мәкальләрне генә алып карыйк. “Кешене хөрмәтләү – үзеңне бәяләү”, “Олыласаң олыны -олыларлар үзеңне”, “Сабыр төбе – сары алтын” һ.б.
Балаларга мәкальләрне укып, эчтәлеген аңлату. Шул мәкальгә туры килердәй вакыйгаларны тормыштан мисал итеп китерергә мөмкин. Теге яки бу образга характеристика биргәндә, яисә әкиятнең эчтәлеген сөйләгәндә җавапларын мәкальләргә таянып ныгыту. Болай эшләгәндә мәкальләр балаларда ваемсызлык, гамьсезлек, үз-үзеңне генә ярату, мактану кебек сыйфатларга кире караш тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Нәниләрне әһлаклы итеп тәрбияләүдә әкиятнең роле дә бик зур. Бу турында атаклы совет педагогы В.А. Сухомлинский болай ди: “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде…Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә… “Кыскасы, әкиятләрне электән үк яшь буынны тәрбияләүдә кулланганнар. Әкиятләрне балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Шул вакытта гына ул балаларга кызыклы, җәлеп итүчән әкият була ала.
Кече яшьтәге балаларга атап сөйләнә торган әсәрләрнең үзләренә генә хас булган сөйләм сурәтләү алымнары бар. Бу әкиятләрдә, гадәттә, детальләштерү булмый. Аларга вакыйгаларны чылбыр рәвешендә төзү характерлы. Вакыйгалар күбрәк туры сөйләмнәр белән оештырыла, аларда шулай ук җырлар, такмак, такмазалар да очрый.
5-7 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар. Әкиятләрдә һәрвакытта да җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала. “Камыр батыр”, “Диюләрне җиңгән” әкиятләрендәге һ.б геройлар һәрвакытта да үзләренең иң көчле дошманнарын акыл һәм тапкырлык белән җиңеп чыгалар. Ә наданлык һәм әдәпсезлек тәнкыйт ителә.
Балалар әкиятне йөрәкләре аша уздырып тыңлыйлар. Андагы геройлар белән бергә яши, кайгыра, шатлана башлыйлар. Уңай геройлар яклы булып аларга охшарга тырышалар. Ә тискәре геройларны, киресенчә, тәнкыйтьләп үзләренә: “Алай булырга ярамый”, – дип гыйбрәт алалар.
Дидактик уеннар, өстәл уеннары ярдәмендә балалар уйланырга, эзләнергә, фикерләү осталыгына өйрәнә. Нәниләр үзләрен кызыксындырган нәрсәләргә җавап алу өчен “Бу нәрсә?”, “Каян?”, “Ничек?” дигән сорауларны яудыралар. Аларның сорауларына әзер җавап бирү җиңелрәк.Ләкин балага үзе фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Биредә кечкенәләрне эзләнергә өйрәтүдә сүзле дидактик уеннар, өстәл уеннары ярдәмгә килә. Димәк, бу төр уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә.
Табышмаклар әйтешү балаларның хәтерен яхшырта эзлекле фикерләүләрен үстерә. Шөгыльләрдә теманы табышмак ярдәмендә җиткерү бик еш кулланыла.Бу исә, үз чиратында, балаларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.
Балаларның сөйләм телен үстерүдә сәхнәләштерелгән күп кенә балалар уеннары зур роль уйный. Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж буларак катнашалар. Персонаж исеменнән сөйләү хәтерләү сәләтен яхшыртырга, акылны камилләштерүгә, сөйләм телен үстерүдә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора һәм бу өлкәләрдәге күнекмәләрне ныгыта.
Бала тәрбияләүдә халык авыз иҗатын борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Дөньяга килгән һәрбер бала шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша. Шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә. Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше күңелендә кала. Алар кешене әхлаклы, намуслы, эш сөючән, самими матурлыкка өнди.