Конспект занятии по развитию речи Без дә хокуклы

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема. «Без дә хокуклы»

Бурычлар:

1. Балаларда уеннар аша бердәмлек, дуслык сыйфатлары,
әхлаклылык тәрбияләү.

  1. Балаларның кызыксынучанлыкларын, үзләренә, тирә-
    юньдәгеләргә карата игътибарлылыкларын, логик фикерләү
    сәләтен үстерү.

  2. Кеше хокуклары турында матур әдәбият һәм рәсем-
    иллюстрацияләр аша балаларга аңлату, белемнәрен ныгыту.

Сүзлек: хокук, ятим, кайгыртуны.

Җиһазлар: «Ике кыз» мультфильмы.

Эшчәнлек барышы

  1. Исәнмесез балалар, әйдәгез түгәрәкләнеп утырыйк та яңа көн белән исәнләшеп алыйк.

Әй, яңа көң, яңа көн.

Син исәнме, мин исән.

Кояш исән, айда исән.

Мин сөенәм син килсәң.

Менә безне шатландырып яңа көн туды.

  • Балалар, бүген көн нинди? (салкын, болытлы һ.б.)

Салкын булсада, бүгенге көнебез бигрәк матур.

Бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез әле,алар белән дә исәнләшеп алыйк.

Бүгенге көн сезгә нинди шатлык, куанычлар алып килде, кәефләрегез ничек.


Бүген без сезнең белән хокуклар турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул хокук.

Хокук ул – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1хокук. Һәр бала тугач та исемле булырга хокуклы.

Безнең һәрберебезнең үз исеме бар.Аларны безгә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз кушкан. Татар халкы элек-электән үк балага матур, тирән мәгъ нәгә ия булган исемнәр кушарга тырышкан. Минем исемем Розалия, ул-Роза чәчәген аңлата. Әйдәгез әле, сезнең белән дә танышып китик. Сезнең исемнәрне кемнәр кушкан, нәрсә аңлата?

Балаларга исемнәре турында белешмә бирү.

-Самат, синең исемең нәрсә аңлата?

Самат- Мәңгелек, мәңге яшәүче.

Динә- (бор.яһ) Тугры хөкем,дөреслек. Дингә ышану.

Сания- (г.) Икенче (кыз бала)

Адилә-гадел, тугрылыклы, намуслы.

Камилә-тулы, бөтен, һәр яктан җитешкән.

Ләйсән-гарәпчә нисан-юмартлык сүзеннән. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме.

Мәдинә-Изге шәһәр.

Мәр ям-Сөекле, газиз, кадерле. Мәр ям ана(Гайса анасы) исеменнән.

Рамиз-билге, тамга ясаучы.

Ләйлә-Төн, кич.

Менә, һәрберегезнең исемнәре шундый матур, шуның өчен исемнәрне бозып әйтергә ярамый.


2. Мәкаль:

Дөньяда иң ачы - ятимлек ачысы.

-Балалар, сез ятим сүзен ничек аңлыйсыз?

Безнең арабызда ятимнәр юк, безнең барыбызның да әти-әнисе бар.

2хокук, һәр кеше әти-әниле булырга хокуклы.

(һәр кеше әти-әнисенең исемен,фамилиясен белергә тиеш)

  • Әти-әниләрегез сезне ничек яраталар, саклыйлар, кайгырталар? (Әти-әни безне киендерә, ашата, балалар бакчасына йөртә, кинотеатрларга алып бара һ.б.)

  • Зилә, әниең сине ничек уята?.

  • Әтиең сине бакчадан кайткач ничек каршы ала?

  • Син чирләсәң, сине ничек терелтә?

  • Илгиз әти-әниле булу рәхәтме,сине кайларга алып баралар?

Әти-әниләрегез сезне яраталар, кайгырталар. Аларның кадерләрен белеп, тәүфиклы булып үсегез.

  • Безгә яшәү өчен ни кирәк? (Йорт, өй һ.б.)

3 нче хокук, һәр бала яшәү урынлы булуга хокуклы. (Яшәү урынын һәр кеше үзе сайларга хокуклы. Кеше тели икән -шәһәрдә, тели икән - авылда, тели икән - күпкатлы йортларда, тели икән - үзләренең шәхси йортларында яшәргә хокуклы)

- Ә сез кайда яшисез? (Урам, авыл исемен әйтәләр)


Тәрбияче хикәясе: Димәк, һәр баланың әти-әниле булырга, яратырга һәм яратылырга, өйле булырга һәм кайгыртылып яшәргә, сәламәт булырга хокукы бар. Әкияттә бар нәрсә дә тиз генә матурлана да, сәламәт тә була ала, ләкин тормышта алай ук түгел шул!.. Безнең инвалид (сәламәтлекләре җитеп бетмәгән, зәгыйфь) балалар бар, хөкүмәт аларга бик нык игътибар итә, ярдәм күрсәтә, укырга да, ял итәргә дә булыша. Тагын балаларның үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, динен тотарга, үз телендә сөйләшергә дә хокуклары бар .

4. Рәсемнәр карау:

  • Сез бу малайларны, кызларны кайда дип беләсез? (балалар бакчасында)

  • Алар нишлиләр? (Җырлыйлар, бииләр, рәсем ясыйлар)

5.Тәрбияче хикәясе:

  • һәр бала иҗадилыкка, ялга, спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә, белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Балалар бакчасында алар төрле шөгыльләрдә: рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү, җыр җырлау, спорт белән шөгыльләнү, иң гади математик күзаллаулар формалаштыру, әйләнә тирә дөнья, сөйләм үстерү буенча белем алалар.

- Әйтегез әле, безнең балалар бакчасында бу хокук үтәләме соң? (Без уйныйбыз, вакытында йоклыйбыз, шөгыльләрдә белем алабыз, спорт белән шөгыльләнәбез, түгәрәкләргә йөрибез, биибез һәм җырлыйбыз)

  • Әйдәгез әле без дә үзебезнең татар халык уены“ Түбәтәй“ уенын уйнап алабыз.

6. Уен “Түбәтәй”

7. Мультфильм карау: «Ике кыз»

Үги ана кызның нинди хокукларын кыса?

-Балалар, сезнең нинди хокукларыгыз бар бар? (Әти-әниле булырга, яратырга һәм яратылырга, өйле булырга һәм кайгыртылып яшәргә, сәламәт булырга,үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен. Динен тотарга, үз телендә сөйләшергә хокуклары бар)

8. Дидактик уен “Алай ярыймы соң?(“Төлке,куян һәм әтәч”, “Зөһрә кыз”, “Көлгенә-Золушка”, “Үги кыз” әкичтләренә рәсемнәр буенча).

-Нинди хокуклар сакланмаган?

9. Хәрәкәтле уен “Почмак сатыш”