“Туган телем – иркә гөлем” Катнаш төркем өчен халыкара телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...






[link] Алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Хәзер без шуларның кайберсен исебезгә төшерик.

1.б Адилә: Иң татлы тел – туган тел.

2б.Дамиль: Теле барның юлы бар.

3б.Дилә: Телләр белгән – илләр белгән.

4б.Илнар: Туган телем – иркә гөлем

.Рамилә:Туган илем –туган анам.



Алып баручы: . Татар телен Такташ сөйде,

Тукай өзелеп мактады.

Урам теле түгеллеген

Насыйри дә яклады.



Ильнар башкаруында: “ Татар халык биюе”

7бала Камилә: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле тел.

8бала Газиз:  Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

  Уен: “Тәрҗемәче”

Ә хәзер балалар искә тешереп үтик әле ничек була икән татарча әлеге сүзләр: папа, мама, бабушка, красный,большой.человек,лиса,корова,цветок,медведь,лицо,голова,книга,дерево.



А.баручы: Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый. Ә хәзер барыбыз бергә бөек Тукаебыз шигыренә язылган “Туган тел” җырын җырлыйбыз.



 

Туган тел” җырын бергәләп җырлап китик.

  1. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.(2 Кат)

  1. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.(2 кат)

  1. И туган тел һәрвакытта ярдәмең белән синең.

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.(2кат)



 Алып баручы: Йомгаклау.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел,

Тыныч, имин булсын гел.

Туган телемдә нәфислек чишмәсе

Кибәрмени?

Гасырлар аңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?



 Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган

кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Буа муниципаль районы

Янтуган” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе Идрисова Гөлгенә Шәйхулла кызы.