[link]
Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль
Программа эчтәлеге: балаларның ел фасыллары турында белемнәрен арттыру һәм табигатьтә булган үзгәрешләр турында кузаллауларын үстерү, сүзлек запасын баету.
Кулланмалык: серле капчык, хат, бияләйләр, слайд, проектор, кәгазьдән ясалган бияләйләр, клей, салфетка, төрле төстәге түгәрәкләр.
Алдан эшләнелгән эш: кыш турында шигырьләр уку, жырлар өйрәнү, слайдлар карау, әңгәмә.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, елмаегыз әле бер-берегезгә, сез нинди матур бүген, мин сезгә барыгызга да хәерле иртәләр телим. Килгән кунакларга да хәерле иртә телик.
Тәрбияче: - Балалар, җиргә карагыз әле, нәрсә күрәсез сез анда?
Балалар: - Яфраклар.
Тәрбияче: - Дөрес, яфраклар. Ә нинди төстә ул яфраклар?
Балалар: - Кызыл, сары төстә.
(Аерым балаларга кабатлаттырам)
Тәрбияче: - Ә ни өчен алар җирдә яталар соң, агачта түгелләр?
Балалар: - Чөнки көз җитте.
Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез, көз җитте. Ә кайсыгыз сөйләп бирә ала: көз ничек итеп килде?
Балалар: - Көннәр салкынайтты. Агачларның яфраклары саргайдылар һәм коелдылар. Яңгырлар ява башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр. Кояш аз җылыта башлады. Бөҗәкләр ярыкларга кереп качтылар.
Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез. Ә урманда җәнлекләр нишлиләр? Кайсыгыз белә?
Балалар: - Аю өненә кереп йокыга талды. Тиен кышка үзенә ашарга запас әзерли. Куян тунын акка алыштыра.
(Аз катанаша торган балаларны активлаштырырга тырышам, сораулар бирәм.)
Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Бик дөрес сөйләп бирдегез. Белмәмеш, син тыңлап тордыңмы балалар сөйләгәнне? Ә хәзер безгәСамира көз турында үзенең шигырен сөйләп күрсәтер.
СамираӘхмәт Ерикәйнең “Көз” шигырен сөйли.
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Тәрбияче: - Булдырдың, Самира, рәхмәт сиңа. Ә хәзер, әйдәгез бергәләп яфраклар турында җыр җырлап алабыз.
“Яфраклар” җыры.
Тәрбияче: - Балалар, ә хәзер, әйдәгез, шушы матур кызыл, сары яфракларны истәлеккә рәсемдә ясап калдырыйк. Ясыйбызмы?
№ Балалар, әйтегез әле, елның нинди вакыты үтеп китте? (Көз)
Көз турында без күп кенә шигырьләр өйрәнгән идек, искә төшерик әле. (Слайд)
Көз килде, көз килде. Үтте матур жәйләр
Алтын бизәкләр сипте. Көзләр килеп життеләр.
Көз килде, көз килде. Ак каенның яфраклары
Елмаеп көлде. Саргаешып киптеләр.
Тәрбияче: Балалар, ә яңгырлы көздән сон нинди вакыт килә? (Кыш)
Без сезнең белән кыш турында шигырьләр өйрәнә башлаган идек, сөйләп карыйк әле. (Слайдлар)
Ин беренче фасыл – кыш.
Килә безгә котыптан.
Башка бүрек кидертә ,
Йөртә туннан, толыптан.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, дөрес әйттегез, салкын буранлы кыш килә. Ә кыш көне туңмас өчен нинди киемнәр кирәк?
Балалар, безнең кышка әзерләнгәнне ишетеп, урмандагы җәнлекләр безгә серле капчык жибәргән. Ачып карыйк әле без аны, нәрсәләр бар микән анда? (Перчаткалар, бияләйләр)
Бияләйләр нинди төстә? Балалар, бер бияләйме, әллә күпме? Ярдәм итегез әле миңа – бияләйләр капчыкта буталып беткәннәр, парларын табарга кирәк (Бер-ике бала парларын таба, төсләрен әйтә, саннарны кабатлый)
Тәрбияче: Балалар, рәхмәт, әйдәгез, бераз ял итеп уйнап алабыз:
Ун кул кайда? Ул монда.
Сул кул кайда? Ул монда.
Куллар алда, куллар артта,
Куллар өстә һәм янда.
Тәрбияче: Балалар, капчыкта тагын нәрсәдер бар. (хат) Җәнлекләр хат җибәргән, укыйк әле. Алар безгә якын булган урмандагы куяннарга бияйләйләр кирәк дигән. Әйдәгез, менә шушы бияләйләрне бизәп куяннарга жибәрәбез. (бияләйләргә бизәк ябыштыру)
(“Кыш” җырын җырлау)