Тема: Тургайларны каршылау
Уртанчылар төркемендә әвәләү һәм сөйләм үстерү
буенча интеграль эшчәнлек
Максат:
1) язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатын тәрбияләү.
2) балаларның тургай турында, аларның үзлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.
3) балаларны традицион булмаган алым, тозлы камыр ярдәмендә кош (тургай) әвәләргә өйрәтү. Тозлы камыр белән эшләүгә кызыксыну уяту. Балаларда камыр белән эшләү алымнарын ныгыту, чисталык, пөхтәлек тәрбияләү;
Материал: проектор, кошлар тавышы, тозлы камыр, такта, салфетка, пешкән күмәчләр, слайдлар.
Эшчәнлек барышы
– Хәерле иртә, балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Безнең табигатебез дә нинди ел фасылына карамастан бик матур. Кояш көннән-көн күбрәк үзенең җылы нурларын сибә.
Әйдәгез әле, без дә кояш ясыйк. (Кулларны як-якка җәеп, өскә күтәрү)
Хәзер кояшта кулларны җылытабыз. (Кулларны уу)
Бер-беребезгә җылы бүләк итик. (Уч төбенә өрү)
Слайд “Яз”
– Балалар, бу кайсы ел фасылы икән? (Яз).
– Каян беләбез соң без яз икәнен? Әйдәгез әле, язга хас булган билгеләрне санап китик. (Тамчылар тама, карлар эри, кошлар кайта. һ.б.)
– Нинди кошлар безгә җылы яклардан кайта? (Күчмә)
– Нинди күчмә кошларны беләсез?
– Ни өчен алар күчеп йөриләр?
– Кошларның туган яклары кайда, сез ничек уйлыйсыз?
Слайд “Кошларны каршы алу”
Бик борынгы заманнарда, яз – ул үзе генә килми, аны кошлар алып килә дип уйлаганнар. Балалар төрле такмаклар әйтеп кошларны чакырганнар.
Әниләр иртән-иртүк кош сүрәтенә охшаган күмәчләр пешереп, балаларга өләшкәннәр. Балалар күмәчләрен колгага бәйләп биеккә күтәргәннәр. Кемнең күмәченә кош куна, шуның йортына беренче яз киләчәк дип уйлаганнар. Монда балалар төрле уеннар, җырлар җырлаганнар.
Бүген безгә дә бер җырчы кош кунакка килгән, тавышын тыңлап карагыз әле.
(Тургай тавышы)
– Ә хәзер табышмакны тыңлагыз, бу нинди кош турында.
Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе – җирдә,
Җыры -күктә. (Тургай)
– Ничек белдегез бу табышмакны?
– Дөрес, тургайның өе җирдә, ул очып барганда җырларга ярата.
Тургай белән тагын да якыннанрак танышыр өчен безгә аны кисәкләрдән җыярга кирәк.
Уен “Тургайны кисәкләрдән төзе”
Слайд “Тургай рәсеме”
Дөрес, балалар. Бу кош – тургай. Ул чыпчыкка охшаган, кечкенәрәк, саргылт көрән төстәге каурый белән капланган.
– Балалар, без дә кошларны сезнең белән күмәчләр пешереп көтәбезме? Монда минем камырлар әзер, мин сезгә ничек кош әвәләргә күрсәтәм, ә сез игътибар белән карап торыгыз, яңадан бергәләп эшләрбез.
Алдыбызда бер кисәк камыр ята. Шул камыр кисәген тактада озын итеп тәгәрәтеп бау ясыйбыз, аннан әкрен генә шул бауның бер очын кыска, икенче очын озын итеп бәйлибез. Хәзер баш ясыйбыз. Башы түгәрәк, башның алгы өлешен кечкенә өчпочмак итеп чеметеп томшык ясыйбыз, күзләрен йөзем җимешеннән куябыз.
Ә, хәзер койрыгын, канатларын резак белән кисеп чыгабыз.
Менә безнең күмәчебез әзер.
Балаларның мөстәкыйль эшләре.
(Балалар эшли, тәрбияче булыша).
– Балалар, карагыз әле, нинди матур кош барлыкка килде. Бу күмәчләрне пешереп, ерак илләрдән кайтучы кошларыбызны сыйлыйсы гына калды.
Күмәчләребезне табага тезеп куябыз.
Менә эш бетте. Эш турында нинди мәкаль бар әле? Эш беткәч – уйнарга ярый.
Әйе, күмәчләр пешкән арада уен уйнап алырбыз.
Яз көнендә яратып уйнала торган уен “Чума үрдәк, чума каз”
Уен “Чума үрдәк, чума каз”
– Менә безнең күмәчләр дә пеште, без кошларны каршыларга әзер.
Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Нинди яңалыклар алдыгыз?
– Кошлар – безнең дусларыбыз. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.