“Эшчәнлекнең төрле төрләрен интеграцияләү аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү”

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...



Эшчәнлекнең төрле төрләрен интеграцияләү аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү”

Эшчәнлекне баланың активлыгыннан чыгып билгеләргә була. Әйләнә-тирәне танып белү аша бала үз-үзенең бу тормышта тоткан урынын белергә, аңларга тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге вакыт һәрбер баланың тормышында якты һәм кабатланмас булып истә калырга тиеш. Менә нәкъ шул вакытта бала кешеләр дөньясын, табигать дөньясын, предметлар дөньясын танырга, мәдәниятлыкка һәм кешелеклелек сыйфатларын танып белергә өйрәнә дә инде.

Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтәге белем һәм тәрбиянең максаты булып, баланың шәхси һәм индивидуваль үсеше, үз-үзенә, яшьтәшләренә, олыларга һәм дөньяга мөнәсәбәте тора.

ФГОС 5 белем өлкәсен билгеләп, шушы өлкәләр аша эшчәнлекнең интеграцияләрен куллану аша төрле форма һәм методларны аерып чыгара.

Беренче урында- уен эшчәнлеге тора. Уен- бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар балага яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.Уен эшчәнлеге аша баланың үсеше формалаша. Уен вакытында бала төрле яшьтәге кешеләрнең, яшьтәшләренең карашларын аңлауга шарт тудыра. Уен- яшьтәшләрен дә, төрле буын вәкилләрен дә бәйли. Уен эшчәнлеге режим моментларында, шөгыльләрдә, саф һавада башкарыла. Анда бала белән өлкәннәрнең дә, яшьтәшләре белән, мөстәкыйль уйнавы да күзәтелә.

Танып белү- эзләнү эшчәнлеге – баланың акыл үсешен һәм танып белүгә кызыксынуын үстерүне, дөньяның бербөтен картинасын формалаштыру һәм дөньяга карашын киңәйтүне максат итеп куя.

Коммуникатив эшчәнлек- балалар бакчасында бөтен вакыт аралыгында тормышка ашырыла. Бу эшчәнлек баланың өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашуга корылган.

Хәрәкәтләнү эшчәнлеге- физик тәрбия бирү шөгыльләрендә, режим моментларында һәм саф һавада үтәлә. Бала һәм өлкәннәр белән берлектә оештырыла.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм көнкүреш хезмәтенең элементлары. Бу эшчәнлек үз эченә түбәндәгеләрне ала: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, урамдагы хезмәт, бакча эчендәге хезмәт.

Иҗади сәнгать эшчәнлеге- тирә- юньнең эстетик якларын форм алаштыруны үз эченә ала. Бу төр эшчәнлеккә кисеп ябыштыру, әвәләү, рәсем ясау керә.

Төрле төр материалларны кулланып конструкцияләү, баланың әйләнә-тирәдә ориентлашуын, уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Бу төр эшчәнлек баланың кеше булып формалашуында бик зур роль уйный.


Музыка эшчәнлеге- музыканы эмоциональ яктан кабул итүгә корылган. Эшчәнлекнең юнәлешләре: тыңлау, җырлау, музыкаль-ритмик хәрәкәтләр, бию- уен иҗаты, уен коралларында уйнау.

Матур әдәбиятны кабул итү китап укуга һәм аны кызыксынып кабул итүгә юнәлдерелгән. Ул китап уку, укыганны анализлау, шигырь ятлау, әңгәмә алып баруны үз эченә ала. Бу эшчәнлек балаларны тыңлаучан һәм китапларга карата сакчыл караш тәрбияләүне күздә тота.

Үзенең эшчәнлекләре аша бала төрле авырлыклар белән очраша. Бу вакытта ул олыларга һәм әйләнә-тирәгә мөрәҗәгать итә.

Төрле төр эшчәнлекнең схемасы:

  • баланың мөстәкыйль эшчәнлеге;

  • авырлыклар;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән үзара эшчәнлек;

  • үз-үзенең эшчәнлеге.



Баланың үсешендә мөһим күрсәткеч булып, аның төрле дәрәҗәдәге эшчәнлекне үзләштерүе тора. Аңа бу юнәлештә тәрбиячеләр ярдәм итә. Тәрбиячеләр шундый төр эшчәнлекләрне оештыра белергә тиешләр.