Милли бәйрәмебез - Каз өмәсе (зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Сценарий: Милли бәйрәмебез – каз өмәсе

Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме – каз өмәсе белән таныштыру, аларда халкыбызның гореф – гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Авыл өе күренеше. Көй яңгырый. Залга әби белән кыз керә.:

Әби: И кызым, сиңа әйтәм, бүген бит өмә итәсе идек.

Кыз: Һи, шулаймы? Бик яхшы булыр.

Әби: Әйе, мин өмәгә кызларны чакырдым, алар хәзер килеп җитәрләр. Күренмиләрме соң үзләре? (Тәрәзәдән карый.) Киләләр түгелме соң. Бәракалла, кызлар килә!

Кыз: Чыгып каршы алыйк үзләрен. Әйдәгез, кызлар, керегез! Исән–сау гына килдегезме?

Кызлар утырышалар.Әби аларга казлар бирә.

Әби: И-и, бар иде яшь чаклар. Без яшь чакта каз өмәләре бик күңелле уза иде. Яз җитеп, бәбкә үләне борын төртү белән, болын өстен бәбкә-каз басып алыр иде. Шул бәбкәләр бөртек, үлән ашап, җәй буена тазарып, матурланып үсәрләр иде дә, инешләрдә, күлләрдә төркем-төркем булып коенып, чумып, бик сылу, зифа казлар булып җитешерләр иде. Көзләр җитеп, җирләр туңдыргач, беренче карлар күренү белән авылда каз өмәләре башланыр иде. Җиткән кызлар өйдән өйгә йөреп, хәтта күрше авылга барып та каз йолкышырлар, казларны су буена төшеп юарлар иде.

Каз өмәсендәге җыр, бию, уен-көлке! Андагы күңеллелек, сөйләп аңлата торган түгел! Ә сезнең кебек балалар канат-каурый сындырырлар иде. Мичтә каз ите белән бәлеш пешеп, тәмле ис чыгарып утырыр иде.

Җыр: “Каз канаты”

Кыз: Ягез, кызлар, казлар турында сөйләп китегез әле.

1нче бала: Каз өмәсе көз азагы, кыш башында, беренче суыклар үткәч үткәрелә. Хуҗа кеше җәй буе казларны тәрбияли. Ашата, су буенда каргалардан саклый. Хуҗаның уңганлыгы казларының санына һәм симезлегенә карап бәяләнә.

2нче бала: Казлар иң кыйммәтле, затлы кошлардан санала. Алар ашларда өстәлнең күрке булып тора.

3нче бала: Миңа әбием, казларны тозлагач, суыткычка куймасаң да бозылмый, ди.

4 нче бала: Элек каз канатын карага манып, каләм итеп язганнар.

5нче бала: Карагыз әле бу майлагычка. Аның белән коймак, кыстыбый, таба майлыйлар.

6нчы бала: Ә каз мамыгы иң затлылардан санала. Аңардан йомшак, күпереп торган, мендәрләр ясыйлар.

7нче бала: Канатлар идән себерергә ярый. Элек канат белән мич алдындагы суынган көлне себергәннәр.

8нче бала: Каз канаты каурыйларын су буена төшкәндә, юл буена сибәргә кирәк. Шулай иткәндә, киләсе елга бу сукмакта казлар тагын да күбрәк булачак.

Кызлар: Әби, без су буена төшеп киттек.

Көянтәгә казлар асып су буена ике кыз төшеп китә.

9бала: Кызлар казларны юып менгәнче, бер күңел ачып алыйк әле.

Кыз: Күңел ачарга өлгерербез, тизрәк канатларны сыдырыйк диген. Әйдәгез әле, кем остарак сыдырыр икән? (күңелле бию көе яңгырый).

Уен: “Канат сыдыру”

10нче бала: Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Җырлап-биеп алыгыз.

11нче бала: Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән йола-

Татарның каз өмәсе.

Бию: “Каз канаты”(кечкенәләр төркеме)

Кыз: И әбекәй, безнең өмәчеләребез кайтып киләләр түгелме? Әйдә, капканы ача тор.

12нче бала: Әбекәй, казларыңның эшен бетердек, чистарттык, бәкедә чайкадык.

Әби: (казларны карап). Бәракалла, күр әле, бигрәк симез булганнар. Тынычлык, иминлек белән ашарга насыйп итсен инде Ходай. Ярый, мин хәзер, казларны чоланга элеп, күршеләргә генә кереп чыгыйм.

Кыз: (җилкенеп, дәртләнеп). Их, менә ичмасам, бу-бәйрәм! Мондый мал-мөлкәтең булганда, биемичә, җырламыйча ничек түзәргә кирәк.

Бию: “ Сөлгеләр”

Кыз: Кызлар, эш тә бетте. Киенеп-ясанып алыйк. Хәзер егетләр дә килеп җитәрләр.

1нче кыз: Син егетләрне чакырдыңмы соң.

2нче кыз: Чакырдым, чакырдым.

(Малайлар ишек шакыйлар).


1нче егет: Исәнмесез, исәнмесез!

Котлы булсын өмәгез!

3нче кыз: Кызлар, егетләр килгәннәр! Кертәбезме!

2нче егет: Тәрәзәдән карагыз да

Карап кемне таныйсыз!

Карап, тилмереп торганчы,

Ник чакырып алмыйсыз!

4нче кыз: Егет, сиңа ни кирәк!

3нче егет: Пешкән симез кыз кирәк.

Юк, симез каз кирәк,

Тагын матур кыз кирәк.

(Кызлар егетләрне кертәләр. Кара-каршы җыр башкарыла.)

Җыр “Шома бас”

5кыз: Безнең егетләр әле йолдыз да саный белмиләрдер.

4егет: Көндез йолдыз санап була димени?

5кыз: Була, ник булмасын. Менә шулай тун җиңен тотасың да аннан торба ясыйсың. Ул йолдызларны якынайтып та, көндез дә төнлә дә күрсәтә. (Карый.) Әнә Киек Каз Юлы, Җидегән йолдыз.

4егет: (карый.) Берни дә күрми.

5кыз: Тукта, тукта җиңне югарырак күтәрергә кирәк. (урындыкка басып, җиңне күтәрә, “торбага” су сала, егет чылана.) Я, ничек,күрдеңме йолдызны? Ничә йолдыз саный алдың?

4егет: (сер бирми). Күкне болыт каплаган. Яңгыр яварга чамалый, ахры.

Җыр: “Төймә-төймә”

Кызлар: Әйдәгез, табышмаклар әйтешәбез.

1.Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә? (Каз, үрдәк)

2.Соскы борын-бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк).

3.Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып баргысын, уята барысын. (Әтәч).

4.Канаты бар-очмый,

Аягы юк-йөри. (Балык).

5.Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Күк, ай, йолдызлар).

6.Яратканга да ябышкан, яратмагангада ябышкан. (кызлар белмиләр).

Егетләр: Белмиләр, белмиләр. Җәза бирәбез. Ата каз кебек биеп күрсәтсеннәр. Әтәч булып кычкырсыннар.

Бию: “Чабата” (шаян бию)

Кыз: Каз өмәсе азагына да якынлашты. Казларыбыз күп булсын. Йортларыбызда бәрәкәт артсын. Бу бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!

11нче бала: Каз өмәсе-иске йола,

Ул безне дуслаштыра.

Матурлыкны күңелләрдә

Мирас итеп калдыра.

Бию: “Күмәк бию”

Җыр: “Каз өмәсе”




Әлмәт районы Югары Мактама“Ләйсән” балалар бакчасының

1 категорияле тәрбиячесе Асадуллина Р.М.









Югары Мактама “Ләйсән» балалар бакчасы









Милли бәйрәмебез – каз өмәсе


Зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе









Тәрбиячеләр: Асадуллина Р.М.

Шамгунова Э.М.













2012 ел