МБМББО “Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай” “ЛМР” МБ ТР
ТЕМА: “ЯРТАБЫЗ СИНЕ ТУКАЙ”
(Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның 130 яшьлеген бәйрәм итү)
Максат: 1.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.
2. Г.Тукайга багышланган һәм Г.Тукай иҗат иткән шигырьләр сөйләү, тыңлау.
3. Г.Тукайга һәм аның иҗатына кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү.
Бәйрәмне әзерләде:
1 категорияле татар
теле тәрбиячесе
Кашипова Р.Н.
2016 ел апрель
Бәйрәм “Кояшлы ил” җыры белән башланып китә.
А.Б: Исәнмесез хәерле көн балалар, апалар, килгән кунаклар! Бүген бездә бәйрәм-олы тантана. (“Туган тел”көе яңгырый)
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе
Балалар: “Туган тел”
А.Б: Ә бу җырның сүзләрен кем язган?
Балалар: Г.Тукай.
А.Б: Әйе, балалар бик дөрес әйттегез. Бу җырны белмәгән кеше бик сирәктер.Г.Тукай-бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә матур яз көнендә, кошлар җылы яктан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән.
1 бала:
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
(Нурия)
2 бала:
Туган җирең,халкың турындагы
Шигырьләрең,мәңге яшь синең .
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
(Адель)
А.Б: Бүген шагыйребезгә 130 яшь. Бик кызганыч, ул бик кыска гомерле була. Ләкин шулай булуына карамастан, ул балалар өчен дә, олылыр өчен дә бик күп әкиятләр, әсәрләр, шигырьләр язып калдыра.Бүгенге кичәдә без аның кайбер әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәтербез. Шулай итеп Тукайның туган көнен билгеләп үтәрбез.
А.Б: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу мин беләм,
Балалар: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
3 бала:
Апрель ае безнең өчен
Күп шатлыклар китергән ай.
Шушы айда килеп керде
Безнең арабызга Тукай
(Ранель)
4 бала:
Җимлекләрдә язгы аваз
Чыр-чу килә кошлар иле.
Чеңләп тора тавышлары
Тукай көне, Тукай көне.
(Рузанна)
5 бала:
“Туган тел”не яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай!
(Ралина)
6 бала:
Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
(Самира)
Җыр: “Тукай абый”
1.Әле укый белмәсәк тә
Туган телне җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
И туган тел, и матур тел.
2.Әкиятләрен сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
Су анасы шүрәлеләр
Безнең дуслар барсы да.
И туган тел, и матур тел.
Су анасы белән Шүрәле керә.
Су анасы: Шүрәле дус, безне бүген Шөгер “Тургай”балалар бакчасына бәйрәмгә чакырдылар бит.
Шүрәле: Бүген нинди бәйрәм булсын инде? Гөрләвекләр агып беткән, кырларда карлар эреп беткән? Бүген гап-гади көн бит! Мин бернинди бәйрәм күрмим.
Су анасы:. И Шүрәле, Шүрәле! Син дә картаясың инде, хәтерең дә бетә башлаган.
Шүрәле: Соң бүген нинди бәйрәм булсын! Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит.
Су анасы. Син, Шүрәле, үзеңне барлыкка китереп, халыкка таныткан кешене дә оныткансың икән инде, яхшылап уйлап кара әле, бүген нинди көн?
Шүрәле: Сишәмбе көн- 26 апрель.
Су анасы: Сиңа ни булды? Юк, мондый хәл булырга тиеш түгел. Безне кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытырга ярыймы соң. Бүген 26 нчы апрель – сөекле шагыйребезнең туган көне бит. Аның тууына – 130 ел.
Шүрәле: Ә шулаймеи? Онытып та җибәргәнмен икән. Ә без ул бәйрәмгә дөрес килдекме соң?
А.Б: Сез бик дөрес килдегез. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!Без сезнең белән уйнарга уеннар да өйрәндек.
Шүрәле, Су анасы: Без сезнең белән уйнарга бик риза.
“Су анасы” уены
(Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр)
Су анасы, Су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.
(Җыр ахырында балалар туктап кала. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора, тәрбияче бармагы белән берәр балага күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килеп, “Мин кем” дип тавыш бирә. Су анасы аны тавышыннан танырга тиеш була)
А.Б: Су анасы, безнең балалар бик матур бер бию дә өйрәнделәр.
“Бакалар” биюен карап китик.
“Бакалар” биюе
Шүрәле:
Бигрәк озын кулларым,
Күзләрем йөреп тора.
Килеш-килбәтемне күргәч
Көләсең килеп тора
Мин Шүрәле, Шүрәле
Чакыргач килдем әле
Әйдәгез, бераз үзегезне
Көлдереп алыйм әле. (Шүрәле балаларны кытыклап көлдерә)
А.Б: Балалар әйдәгез,Шүрәле белән дә уйнап алыйк.
(Балалар түгәрәккә басып, җыр җырлыйлар. Шүрәле уртада йөри)
Балалар:
Син уртада, без кырыйда
Әйләнәбез Шүрәле.
Син нишләсәң, ни кылансаң
Бе дә эшләрбез шулай.
(Җыр беткәч, Шүрәле төрле хәрәкәтләр күрсәтеп кылана. Балалар Шүрәле артыннан кабатлыйлар)
Шүрәле, Су анасы: Балалар безгә сезнең белән бик кызык булды. Тик безгә китәргә кирәк. Минем урманымны,минем күлемне саклыйсым бар. Безне бәйрәмгә чакырганыгыз өчен, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз балалар.
Балалар: Саубулыгыз!
А.Б: Ә хәзер Тукай шигырьләрен тыңлап китик.
1.“Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү
Кыз:
1.Әйт әле Күбәләк
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
2.Ничек соң тормышың
Ничек көн күрмешең.
Сөйләп бирче тезеп
Табалам соң ризык?
(Ләйлә)
Күбәләк:
1.Мин торам кырларда,
Болында урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
2.Иркәли һәс сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
3.Тик гомрем бик кыска
Бары бер көн генә.
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.(Назилә)
2.“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү
“Әйдәле,Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!”(Рәсим)
“Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр я өч кенә.
Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә”.(Радель)
“Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!” (Рәсим)
А.Б: Хәзер без барыбыз да Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен пиктограмма ярдәмендә укырбыз. (Экранга “Безнең гаилә” шигырынең пиктограммасы чыга. Балалар белән бергә кычкырып укыйбыз)
Безнең гаилә.
Әти, әни,апа, мин, әби, бабай, һәм бер песи
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
А.Б: Зурлар төркеме балалары башкаруында “Яулыклар” биюен карап китегез.
А.Б: Хәзер мин сезгә Тукай әкиятләре буенча сораулар бирәм.
1. Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган? (Бер)
2.Шүрәленең бармагын кыстырган егетнең исеме кем? (Былтыр)
3.Шар яра,ди,бар урманны җыеп,
Кысканга былтыр кычкыра быел? (Шүрәле)
4.Сачен тарап алтын тарак белән
И бизәнә, ясана.
Вә шуннан соң кинәт суга чума
Нәрсә кала басмада? (алтын тарак)
5.Этләрдән куркып кем кирегә йөгерә? (Су анасы)
6.Кәҗәне кем печән белән сыйлый? (Гали)
7. Дөньяда күп нәрсә белдең, син нинди тел аркылы? (Туган тел)
А.Б: Балалар сез үзегезнең Г.Тукайның әкиятләрен яратуыгызны күрсәттегез.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай (балалар белән бергә)
Иң матур моңлы җырларны
Халкына бирде Тукай (балалар белән бергә)
Һәрчак безнең белән бергә
Безнең замандаш Тукай (балалар белән бергә)
А.Б: Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны “Туган тел” җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең аңа булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр.
Җыр: “Туган тел”
7