Йөгерек су, чиста су уртанчылар төркеме өчен эксперименталь шөгыль

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема: «Йөгерек су,чиста су»

Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру;суга сакчыл караш тәрбияләү;экологик тәрбия бирү.

2. Үстерү бурычы: Тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен, игътибарын, фикерләвен, диалогик сөйләм телен үстерү, суның тереклек өчен әһәмияте турында аңлату.

3. Белем бирү бурычы: Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру (тәме,төсе,исе,сыеклык).


Җиһазлау: тәҗрибәләр үткәрү өчен материаллар:сулы стакан,сөт,сок, тоз,шикәр, ,кашыклар , салфеткалар;магнитафон; сабын,курчак Айсылу.

Сүзлек эше: Су,сыек,төссез,салкын,тозлы,баллы .

Эшчәнлек барышы:

Су агуын хәтерләтүче музыка куела.

-Балалар,ишетәсезме,ниндидер тавыш ишетелә.Нәрсә тавышы ул?(Су аккан тавыш)

- Шушы су тавышы безне үзе янына чакыра. Тылсымлы су тавышында ниләр бар икән?Ой,монда әллә ниләр бар...Менә ни өчен чакырган икән ул үзенең янына.

Бүген без төрле тәҗрибәләр эшләп карарбыз, су белән якыннанрак танышырбыз,аның төрле булуы турында сөйләшербез.

1 тәҗрибә.

-Өстәлдәге стаканнарда нәрсә күрәсез?

-Су.

-Су белән стаканны алыгыз һәм икенче стаканга агызыгыз. Җайлап кына,түкмичә әкрен генә эшләгез, агызыгыз.Су нишли?(ага)

-Ага.

-Илүзә су нишли?

- Ни өчен ага ? (Чөнки ул сыек).

-Ранил су нинди?

-Балалар кабатлыйк әле бергәләп : сыек.

-Әйе,балалар,су сыек,ул шуңа күрә ага.

-Әгәр дә су сыек булмаган булса, нәрсә булыр иде?

-Акмас иде.

-Әйе, дөрес.Ул елгаларда да, инешләрдә дә ага алмас иде.Краннан да су акмас иде.Су сыек булгач, ага алгач аны сыекча дип атыйлар.

-Бу тәҗрибәдән су турында нәрсә белдек?(Су сыек,ага).

2 тәҗрибә.

-Балалар су нинди?

-Төссез.

-Сафия су нинди?

-Әйе,балалар, суның төсе юк, ләкин аны үзгәртергә була .Ничек үзгәртеп була ?(нәрсәдә булса салып), суга варенье салып карарга була. (Суга сөт һәм варенье салу :1 стакан ак,2стакан кызыл.)

-Суга сөт салдым,су нишләде?

-Ак төскә керде.

-Ә хәзер суга варенье салам,болгатам. Нинди төскә керде?

-Кызыл төскә керде.

-Шулай итеп су үзенең төсен үзгәртә ала икән, әгәр дә аңа нинди дә булса әйбер салсаң.


3 тәҗрибә.

-Иң тәмле,иң кызык тәҗрибәгә күчәбез.

-Суның тәме бармы?

-Әйдәгезбез аны тикшереп карыйк.Мин сезнең стаканга су салам,ә сез аның тәмен татып карагыз.(стаканнарга су салып чыгам) Суның тәме бармы?

-Суның тәме юк.Ә без аңа тәм кертик әле,шикәр салып болгатам.Кабып карыйк әле,нинди тәме?

-Баллы.

Илүзә суның тәме бармы?

-Баллы.

-Ул ни өчен баллы?

-Суга шикәр салдык,ул шуңа баллы.

-Бергәләп кабатлыйк “баллы”.

-Суга тоз салам,аның тәмен татып карыйк.

-Тоз салынган су нинди?

-Тозлы.

-Ни өчен тозлы?

-Чөнки без аңа нәрсә салдык?

-Суга тоз салдык,су шуның өчен тозлы.

-Балалар без бу тәҗрибәдән суның тәме юк икәнен билгеләдек. Әгәр дә суга нинди дә булса шикәр,тоз кебек әйбер салсаң ул үзенең тәмен үзгәртә икән.

Ял итеп алыйк әле:

Иртә белән торабыз, Муенызны юабыз

Битебезне юабыз. Тешләрне чистартабыз.

Сабын белән юынгач, Пөхтәлекне,чисталыкны

Бигрәк матур улабыз. Һәрвакыт яратабыз.


-Балалар,ә су ни өчен кирәк?(балаларның җавабы тыңлана)

-Су бөтен тереклек ияләренә – үсемлекләргә дә,хайваннарга да,кешеләргә дә кирәк.

-Су белән нәрсә эшлиләр?

Кешеләр аны эчәргә,юынырга,коенырга,гөлләргә су сибәргә,савыт-саба юарга,ашарга пешерергә,кер юарга кулланалар.

-Ә суны без каян алабыз?(коедан,чишмәләрдән, сууткәргечләрдән).

-Ә,сез,балалар, суны сакларга кирәклеген беләсезме? Кулны юганда суны күп агызмаска, юып бетерү белән кранны ябарга кирәк.

- Ә,нигә аны сакларга,су бит күп? Суны кайда күрергә була? (елга,инеш,краннан ага)

-(Сулар күп, ләкин без куллана торган чиста су аз, шуның өчен аны сакларга кирәк.)



- Балалар,безгә бүген кунак килгән, аның исеме Айсылу.Нишләптер,Айсылуның кәефе юк. Ай, Айсылуның бите пычранган,каралган.Менә ни өчен кәефе юк икән аның?! Әйдәгез без аның битен юып,матурлыйк әле.(тазикта су)Менә чиста,җылымса су.

-Йомшак, йөгрек су! Тешләре тазарсын...

Син Айсылуны чиста ю! Авызы елмайсын,

Бер тап та калмасын, Колагы тыңласын,

Битләре аллансын, Йомшак су,йөгерек су!

Куллары агарсын, Һәммәсен чиста ю!

-

-Балалар,су коеныр,эчәр өчен генә түгел,ә уйнар өчен дә кирәк.Суга сабын салып уйнап алыйк әле.Ә сез су белән уйнарга яратасызмы?(Суга сабын салына,болгатам) Нәрсә барлыкка килде? (Сабын куыклары)

- Балалар,без бүген нәрсә эшләдек? Нинди уеннар уйнадык?

-Әйе,балалар бүген без су һәм аның сыек булуы турында,аның төссез булуын,әгәр аңа төс кушссаң төсен үзгәртүен,шулай ук суның тәме булмавын, ә инде тәм кертә торган әйберләр кушсаң тәме үзгәргәнен белдек.

-Айсылу сезгә бүген үзенең бүләкләре белән килгән, сабын куыклары бүләк итә. Төркемдә бергәләшеп уйнарбыз.