Бәйрәм кичәсе Без Җәлил оныклары

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Без - Җәлил оныклары

(зурлар төркеме өчен әдәби-музыкаль кичә)



Максат: Балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру; М.Җәлил шәхесе һәм Җәлилчеләр белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү; Сөйләм телен үстерү, баету.

Зал бизәлеше: Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә Муса Җәлилнең портреты һәм китаплары күргәзмәсе, Җәлилчеләргә багышланган стенд, слайдлар, балаларның тынычлык темасына карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе һәм түбәндәге сүзләр язылган плакатлар:

1. Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!

2. Без – Җәлил оныклары

3. Әй, шагыйрьләр!

Зур сугышның кайтавазы булып,

Яңгырасын үлмәс җырыгыз!

4. Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!

Тәрбияче:

- Хәерле көн кадерле балалар, кунаклар! Бүген без сезнең белән герой шагыйрь Муса Җәлигә багышланган “Без – Җәлил оныклары” дип исемләнгән кичәгә җыелдык.

Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. “Бәхет” исемле беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Мусага ул вакытта 13 яшь була. 1922 елда ул Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дигән балалар журналы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза. Гитлерчылар белән сугыш башлангач, Муса Җәлил фронтка китә.

5 бала:

Илем! Алдыңда синең мин ант итәм

Шаһит булсын кулым ярасы.

Гитлер явын тар-мар итми торып

Якты күрмәс күзем карасы.

Тәрбияче: Әдип бер минут вакытын да әрәм итми дошманга каршы корал белән дә ялкынлы шигырьләре белән дә көрәшә.

Салют сиңа Муса Җәлил” бию композициясе.

Тәрбияче: 1942 елда ул әсирлеккә төшә - фашистлар кулына эләгә. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта. Муса Җәлил белән бергә аның ун көрәштәше дә үлем җәзасына хөкем ителә. Аларның исемнәрен хәтеребездә тотыйк!

Интерактив тактада шигырьләр тәртибендә Җәлилчеләрнең сурәтләре күрсәтелеп бара

1 бала

Муса абый ялгыз түгел, -

Иптәшләре бар ич:

Бер иптәше - әкиятче

Абдулла Алиш!

2 бала

Син – халкымның батыр улы,

Исемең мәңге онытылмас:

Һәрчак безнең йөрәктә син –

Гайнан абый Кормаш!



3 бала

Батырларны барлыйм, дисәң,

Тарих дәфтәрләрен актар:

Шундый батырларның берсе –

Абдулла абый Симай!

5 бала

Батырлар турында һәркөн

Шигырьләр, җырлар туа...

Җыр булып яши күңелдә

Хәсәнов Зиннәтулла!

6 бала

Кайчандыр безнең шикелле

Булгандыр ул бер сабый...

Һәрчак безнең күңелдә син –

Шабаев Гариф абый!

7 бала

Дошманга каршы батырлар

Көрәшкәннәр берләшеп.

Ул батырларның берсе син –

Әхмәт абый Әднәшев!

8 бала

Исемнәре мәңге балкый

Якты йолдызлар кебек.

Кыю иптәш һәм көрәштәш

Фәрит абый Сәйфелмөлек.

9 бала

Көннәр матур, ак кар ява,

Күңелдә дәрт уятып...

Тынычлык өчен көрәшкән

Фоат абый Булатов!

10 бала

Ил-Ватанга ант итә

Газиз халкым уллары...

Антыңа тугры калдың син –

Сәлим абый Бохаров!

Тәрбияче: Безгә тынычлык бүләк иткән Җәлилчеләрне, Җәлил абыйны онытмыйк! Шундый катлаулы шартларда да Җәлил үзенең кулыннан каләмен төшермәгән, бик күп әсәрләр иҗат иткән. Әйдәгез әле шуларны тыңлап узыйк.

М.Җәлил шигырьләрен балалар сөйли.

2 бала

Җәлил абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.

Сугыштагы батырлыгын

Үрнәк итеп сөйлибез.

3 бала

Дошман кулында булса да

Баш имәгән ул аңа.

Авырлыкларга да түзгән

Тугры калган антына.

4 бала

Муса абый, сине һәрчак

Хәтерләрдә сакларбыз.

Курку белмәс, шигъри җанлы

Син шагыйрь абыебыз!

Син батыр абыебыз!

Бергә

Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!

Тәрбияче: Балалар, шушындый матур, тыныч тормышта яшәвебез белән без Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә, Җәлилчеләргә, кадерле ветераннарыбызга бурычлы.

Безнең теләк бер: илләр, көннәр тыныч, күгебез аяз, һәркем бәхетле, шат булсын! Сугышлар булмасын!

Җыр “Без бәхетле, шат балалар”.