Конспект образовательной деятельности Шарларның сәяхәте

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


«Шарларның сәяхәте»

Бурычлар:

1. Төп төсләр турында белемнәрен ныгыту: сары, зәңгәр, кызыл, яшел; формалар: түгәрәк, квадрат, өчпочмак.

2. Күрү, ишетү,сиземләп хәрәкәт итү сәләтләтләрен үстерүгә ярдәм итү.

3.Аралашу күнекмәләрен үстерү (хезмәттәшлек итәргә, ярдәм итәргә)

4. Фикерләүләрен, хәтерләрен, сөйләмнәрен арттыру.


Күргәзмәлек материал: елмайган битлекләр ясалган төсле һава шарлары; һава шары

(сары, кызыл, зәңгәр, яшел, төрле биремнәр язылган тасмалар белән бәйләнгәннәр; А-3 форматында чәчәк бәйләме рәсемнәре һәм төрле таҗлар белән.


Эшчәнлек барышы

Тыныч көйгә балалар бүлмәгә керә.

Т. – Исәнмесез балалар!

Б. - Исәнмесез!

Т. - Балалар, минем белән бер кызыклы хәл булды иртән. Cөйлимме? Мин эшкә килгәч, ишекне ачып җибәрсәм, бүлмә буйлап шарлар очып йөри. Кайдан барлыкка килгәннәр алар? Ә шарлар миңа үзләре турында сөйләделәр. Беләсегез киләме? Безгә бу хәлне Нюша сөйләр.

Шарларның сәяхәте турында әкият сөйләү

- Борын- борын заманда яшәгән ди, булган ди һава шарлары. Аларның иң яраткан эшләре- һавада очу булган. Шарлар бөтен җирдә очканнар, кешеләрнең, хайваннарның ничек яшәгәнен, агачларның, чәчәкләрнең үскәннәрен күргәннәр. Ә балаларның уйнаганын карарга алар бигрәктә нык яратканнар. Шарларның балалар белән уйныйсы килгән һәм алар сәяхәткә киткәннәр. Шулай итеп алар безнең бакчага килеп җиткәннәр. Менә алар.(тәрбияче әкият сөйләнеп беткәч, капланган шарларны ачып җибәрә һәм балалар төрле төстәгешарларны күрәләр).

Т. - Балалар, карагыз өле, алар шундый матур, төрле төстә, әйдәгеә алыгыз әле шарларны.

- Синең шарың нинди төстә? (барлык балалардан да сорый).

- Карагыз эле, балалар, шарлар безгә елмаялар (шарларга елмайган битлекләр ясалган). Ничек уйлыйсыз, аларның кәефләре нинди? Әйдәгез бездә аларга елмаябыз.

Һәр шарда геометрик фигура бар. Әйдәгез шундый ук фигуралы урындыкны табыгыз.(балалар шарларны җибәреп, урыннарына утыралар).

Т. - Балалар, кайбер шарларга биремле тасмалар бәйләнгән. Әйдәгез, нинди бирем язылган микән: "Минем яраткан шөгылем- чәчәкләр җыю. Мин бер кочак чәчәкләр җыйдым, ләкин җил аларның таҗларын очырып җибәрде. Таҗларын эзләп таптым, тик кайсы чәчәкнеке икәнен белмим. Миңа ярдәм итәсезме? » Шарга ярдәм итәбезме?

Б. – Әйе.

Т. – Безгә Смешарик ярдәм итә, ярармы? Балалар, карагыз әле, менә чәчәк бәйләме (тәрбияче А-3 битенә ясалган чәчәк бәйләме һәм чәчәк таҗлары күрсәтә). Чыннанда, чәчәкләрнең таҗлары җитми. Әйдәгез чәчәккә туры килгән төстәге таҗны эзләп табыйк.

Балалар биремне үти.

Уен “Чәчәк бәйләме”.

- Булдырдыгыз! Шариккә ярдәм иттегез. Крош ничек эшләде микән, әйдәгез чагыштырыйк. Безнеке ничек булган?

Т. - Тагын бер бирем, чәчәкләрне бер тәртиптә тезәргә кирәк, зурысыннан алып иң бәләкәенә кадәр.

(Биремне үтәү)

Т. - Ә хәзер, кызыл шарның тасмасына нинди бирем язылган микән, карыйк әле. Кызыл шар геометрик фигуралар ярата, шуңа күрә ул алар белән уйнарга тәгъдим итә.( геометрик фигуралардан ясалган коврик күрсәтә һәм коврикны буярга куша) .

Уен “Матур ковер”.

Балалар үрнәк буенча геометрик фигуралардан коврик ясыйлар.

Т. - Арыдыгызмы? әйдәгез бераз ял итәбез.

Физкультминутка “Матур шарым”.

Минем шарым бигрәк матур, (балалар кулларын чәбәклиләр,

Кара ничек очалар. сикерәләр,

Әгәр тотып өлгермәсәң, кулларын өскә күтәрәләр,

Әллә кая качалар. бер урында йөгерәләр).


Т. - Зәңгәр шардагы бирем:. «Өлешләрдән яса»

(һәр балага түгәрәкнең киселгән өлешләре бирелә) .

Т. – Сары шардагы бирем: уен "Нәрсә яшеренде? дип атала. Слайдтага фигураларны карагыз һәм истә калдырыгыз. әйдәгез бергә кабатлап чыгыйк (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, овал ) балалар күзләрен йомган арада бер фигура алына, алар нинди фигура юкка чыкканын белергә тиеш.

- Булдырдыгыз!

- Балалар, сезгә бүген шарлар белән уйнавы ошадымы?

- Исегезгә төшерегез әле, шарлар белән нинди уеннар уйнадык? Шарларның да сезнең белән уйныйсы килгән, шуңа күрә алар сезнең янга очып кергәннәр. Әйдәгеә без аларны үзебезнең төркемдә калдырыйк.