Тема: “ Без-яшелчә бакчасында”
[pic]
Без- ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫНДА
(Интеграль эшчәнлек)
Максат:
Яшелчә темасына кагылышлы сүзләрне, аларның сыйфаты, яшелчә исемнәрен әйтеп гади җөмләләр төзү. Яшелчәләрне саный белү осталыкларын формалыштаруны дәвам итү. Санга 1не кушсаң, яки 1 не алсаң нинди сан килеп чыга?
Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлау:
Бакча экскурсия, яфраклар, табышмак, су сибү күренеше, түтәлләр.
Барышы:
Яңгырлар ява
Җирләр дымлана –
Бу кайчак була?
УЕН “НИНДИ КӨН”.
Яңгырлы көн.
Яңгыр яу, яу
Сине көтә җир, җир!
Безгә уңыш бир, бир!
Балалар, яңгыр бетте, карагыз әле, безнең алда кояшлы көн!
Кояшлы көн. Нинди матур көн! Кояшлы көндә бүген без сезнең белән яшелчә бакчасына барабыз.
Урап төрле хәрәкәтләр ясап барабыз (бормалы юл, түтәлләр арасыннан тар юллар аша барабыз).
Бу яшелчә бакчасы.
Менә түтәлләр.
Түтәлләрдә нәрсәләр үсә?
Яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, суган, помидор, чөгендер (балалар җавабы).
(шигырьләр укыла)
Суган безнең бик тә ачы
Бик файдалы яшелчә
Аны ашка да салалар
Ашыйлар чи килеш тә.
Кишер быел бигрәк уңган
Күргәч исегез китәр,
Кишерне яраткан кеше
Бик тиз үсеп тә китәр.
Йодрык кадәрле
Йомры гәүдәне
Эх тәмле, бәрәңге
Ә хәзер нинди яшелчә калды микән, табышмаклар аша беләбез.
- Кат-кат тунлы
Карыш буйлы. (кәбестә)
Эче тулы халык. (кыяр)
Суган түтәле “Суган җыю” уены.
Тутәлләргә килик тә
Суганнар җыеп алыйк.
Кәрзиннәргә салыйк һәм
Аннары санап карыйк.
(Чикләвеккә 10 суган салу. Саный-саный 1не кушсаң, аннан соң әйтелә торган санны әйтү).
2 нче түтәлгә килик әле, кыяр түтәле.
- Карагыз әле балалар, кыяр нинди?
- Яшел, озынча, күп( төсе, формасы буенча).
- Кыярның 1 сен алсак, арттымы, кимедеме?
- Дөрес, кимеде.
Ә хәзер уен уйнап алыйк “Кыяр кыярлаганда”.
(Уен тәртибе: балалар түгәрәккә басалар, уртага бер бала чыга, кыярны кулга тотып бии. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр).
Кыяр, кыяр
Кыяр кыярлаганда
Кыярлар да матур була
Яңгыр койгалаганда.
Соңгы 2 юлны җырлаганда кул чабалар, уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап алып, култыклашып әйләнәләр, аңа бәрәңге бирелә, уен дәвам итә.
Бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңге бәрәңгеләгәндә...
Ә хәзер җиләкләр түтәленә киләбез
Түтәл янына килдек
Кызыл җиләкләр күрдек,
Берәмләп өзеп алдык
Матур чиләккә салдык
Алсу, син дә кил әле:
Берсен өзеп ал да
Ничә калды, сана?
(Уңайга һәм кирегә санау, мәсьәләләр чишү).
Тыңлагыз балалар:
Тыңлагыз, балалар
Алсу бакчага керде
Биш кызыл алма күрде
Икесен өзеп алды
Ботакта ничә калды?
Бакчада 2 алмагач үсә. 1 алмагачта 3 карлыган, 2 нчесендә 4 карлыган. Барлыгы ничә? (Алмагачта карлыган үсми).
Су сибү.
7 бала бергәләп
Түтәлләргә су сиптек
Китеп барды беребез
Ничә калдык инде без?
Әйе балалар, үзең су сибеп үстерсәң, яшелчәләр тагын да тәмлерәк була. Яшелчәләргә җылылык бик кирәк, төпләрен йомшартып су сибәргә кирәк
Менә бүген без сезнең белән яшелчә бакчасында булдык.
Дәресләребезне “Тамырлар һәм ботаклар” уены белән тәмамлыйбыз. Тәрбияче җир өстендә үсүче яшелчәләр әйтелсә, балалар басып, кулларын күтәрәләр (помидор, кәбестә, кыяр), җир астында үсүче яшелчәләр аталса иелеп, кулларын идәнгә куялар (кишер, чөгендер, бәрәңге).
ҖЫР: “УҢЫШ ҖЫЕЛДЫ”.
Тәрбияче: Фахразиева Силүзә котдус кызы.