“Төлке, куян һәм әтәч” әкиятен сәхнәләштерү.
Аня: Җәй,җәй,җәй килә,
Кояш көлә, ай көлә.
Куян малайларына
Уйнар өчен җай килә.
Танец: “Лето-Җәй”
Илдар: Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Софья:Әй ямьле дә урманда
Кояш карап торганда.
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.
( Керпе белән тиен җырлап гөмбә җыялар.)
Гөмбәләр.
Урмандагы аланда тәмле гөмбәләр үсә, (2 тапкыр)
Әйе шул,шулай шул,тәмле гөмбәләр үсә.( 2 тапкыр)
Әйлән – бәйлән йөрибез, күңел ачып уйныйбыз,(2 тапкыр)
Әйе шул, шулай шул,күңел ачып уйныйбыз.(2 тапкыр)
Яфрак астына качып,утыралар посып,(2 тапкыр)
Әйе шул,шулай шул,утыралар посып.(2 тапкыр)
(Куян керпе янына килеп сорый)
Куян:-Керпе син нишлисең?
Керпе:-Мин җырлыйм,гөмбә җыям.
(Куян тиен янына килеп сорый)
Куян:-Тиен син нишлисең?
Тиен:-Мин җырлыйм,кышка ашарга гөмбә җыям.
Куян:-Мин дә кышка өй төзим әле. Әй,куян малайлары килегез монда ,ярдәм итегез.
Куян малайлары:-Әйдә,әйдә ярдәм итәбез. Әйдәгез, эшкә киттек.(Чүкеч,балта белән эшлиләр,куян пумала белән өй буей.)
Куян малайлары:-Менә өй дә булды.
Куян:-Рәхмәт куян малайлары , сау булыгыз.
Куян малайлары:-Сау бул куян.
(Куян пумала белән өй буявын дәвам итә,кылана-кылана төлке килә)
Төлке:-Куян син нишлисең?
Куян:-Өй төзим,кыш көне салкын булыр.
Төлке:-Әй,миңа кирәкми. Мин җырлыйм, биим,уйныйм. Җитешермен әле өйле булырга.
(Биеп,җырлап әйләнә,төпкә утырып көзгегә карап бизәнә)
“Кар бөртекләре” биюе.
Төлке:-Нинди күп кар,боз. Хәзер мин боздан өй салам. Минем дә өем булыр.
(Куян белән төлке тәрәзәдән бер-берсенә карыйлар.)
Төлке:-Сәлам,куян! Минем өем матур.
Куян:-Сәлам,төлке! Ә минем өем әйбәтрәк.
Алып баручы: Куян белән төлке яз килгәнче үз өйләрендә матур гына яшәгәннәр. Менә яз килгән.
(Саескан очып чыга)
Саескан:-Яз килә, яз килә
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә.
Кар суында йөгерә .
Яз ләйсән булып ява.
Яз кошлар белән кайта.
Язны һәркем ярата.
“Яз килә” җыры.
Җил җылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
Яз килә, яз килә
Чәчәкләр уяна
Йөрәккә яз килде
Бар дөнья куана
Яз килә (2 тапкыр)
2.Канатлы җырчылар,
Моңлана талларда.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
Алып баручы:Яз килгәч, төлкенең өе эреп аккан. Төлке куянга килгән.
Төлке:Исәнме, куян!
Куян: Исәнме, төлке!
Төлке:Хәлләр ничек!
Куян:Әйбәт,рәхмәт! Синең хәлләр ничек?
Төлке: Начар куян. Минем өем эреде,мине бер кичкә генә керт әле?
Куян:-Ярар , кер бер кичкә генә.
Алып баручы:Ә төлке куянны өеннән куып чыгарган.
Төлке:-Бар чыгып кит өйдән.
Куян:-Төлке, бу минем өй.
Төлке:-Ә хәзер минеке, кит моннан.
Алып баручы:Куян елый-елый китә.
“Куян җыры.”
1.Мин куянкай утырам
Колакны селкеп торам
Менә шулай , менә шулай
Колакны селкеп торам. (2тап.)
2.Тик торсам туңам ла мин
Сикергәлим мин шуңа
Һап , һап , һап , һап
Сикергәлим мин шуңа. (2тап.)
3.Мине төлке өйдән куды
Мин сикереп лә качтым
Ай, качтым , качтым , качтым
Мин сикереп лә качтым. (2тап.)
(Куян елый , төпкә утыра.)
Алып баручы: Балалар әйдәгез куянның күңелен күтәрик, “Дустым бар” уены уйнап алыйк.
“Дустым бар” уены.
Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар,дустым бар.
Түгәрәк,түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Без шатлык таратабыз,
Җырларга яратабыз.
( Куян елавын дәвам итә. Эт җырлап чыга.)
“Маэмай”
Мин бик әйбәт маэмай
Борыным минем кара
Күп йөгерәм, күп өрәм
Күп ишетәм , күп күрәм.
Һау , һау , һау.
Эт: -Һау , һау , һау! Куян , син нигә елыйсың?
Куян:-Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Эт: -Елама, куян! Мин аны куып чыгарырмын. Әйдә киттек.
(Куян өенә баралар.)
Эт: -Һау , һау , һау! Төлке бар чыгып кит..!
Төлке: -Мич башында балта кайрыйм , пычак кайрыйм , сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.
Алып баручы: Эт курыккан да качкан. Куян тагын да нык елый башлаган.
( Аю чыга.)
Аю: -Мин аю , мин аю
Зур аю , матур аю
Миннән курка барысы да
Мин бит шундый зур аю.
Аю: -Куян син нигә елыйсың?
Куян:-Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Аю: -Елама , куян , мин аны куып чыгарырмын.
Куян:-Юк , аю куа алмассың шул! Эт куды – куып чыгара алмады , син дә куа алмассың.
Аю:-Юк , куармын! Әйдә , киттек.
(Куян өенә баралар.)
Аю: -Төлке , бар чыгып кит!
Төлке: -Мич башында балта кайрыйм , пычак кайрыйм , сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын!
Алып баручы: Аю курыккан да качкан. Куян нык итеп елый башлаган.
( Әтәч җырлый -җырлый чыга.)
1.Таң атты инде
Ә мин кычкырам
Кикри-кү-к (3тап.)
2.Йә сузып кына,
Йә бик еш кына
Кикри-кү-к (3тап.)
3.Бар да уяна
Минем тавышка
Кикри-кү-к (3тап.)
4.Кунакка килдем
Куян каршыла
Кикри-кү-к (3тап.)
Әтәч:-Кикри-кү-к! Нигә елыйсың , куян?
Куян:-Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Әтәч:-Кикри-кү-к! Елама, куян , мин аны куып чыгарырмын.
Куян:-Юк , әтәч , куа алмассың шул! Эт барды – куа алмады , аю барды -куа алмады , син дә куа алмассың.
Әтәч:-Юк , куармын! Әйдә , киттек.
Куян өенә баралар.
Әтәч:-Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы бар,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан.
Төлке:-Хәзер , аягыма гына киям.
Әтәч: -Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы бар,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш , Төлке ,мич башыннан ,
Хәзер үк чыгып кит моннан.
Төлке:-Хәзер , тунымны гына киям.
Әтәч:-Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы бар,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш , Төлке , мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан.
( Төлке чыгып йөгерә.)
Куян: -Рәхмәт , Әтәч! Әйдә , бу өйдә бергә яшибез?
Әтәч:-Ярар , мин риза.
Алып баручы: Шул көннән төлкене бу урманда бүтән күрмәгәннәр. Ә урман халкы дус ,матур,күңелле итеп яши башлаганнар.
“Эх ,зилем – зиләле”
1.Җитәкләшеп , тезелешеп ,
Без урманга барабыз
Урманда яшел аланда
Җырлап – биеп алабыз.
Кушымта: Эх ,зилем – зиләле ,
Сандугачым кил әле.
Кил әле,дустым,кил әле
Бергә әйләник әле.
2.Кояшлы матур аланда
Гөлләр чәчәк аталар.
Тирә-юньгә ямь,матурлык,
Хуш исләр тараталар.
Кушымта.
Артистлар: Куян,Әтәч,Төлке,Эт,Аю,Тиен,Керпе,Саескан,Куян малайлары,Яз кызы,Кар кызлары.