Музыкальное развлечение в старшей группе Нәүрүз килә!

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


МБОУ «Татарская гимназия г.Белебея» Республики Башкортостан















«Нәүрүз килә! Ил йортыма Нәүрүз килә!»





Музыкальное развлечение в группе дошкольного отделения












Составила музыкальный руководитель:

Ахметова Гузель Рифовна













2016г.

Нәүрүз килә! Ил йортыма Нәүрүз килә!

Максат: балаларны милли мәдәнияткә якынайту,

  • Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру;

  • бәйрәмгә карата хисси яктан уңай мөнәсәбәт тудыру;

  • бәйрәмнәрдә актив катнашырга теләк булдыру.


Татар халык көе яңгырый, балалар бәйрәм узасы мәйданга җыелалар.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Менә салкын кыш үтеп китте, туган җиребезгә ямьле яз аяк басты. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы көндә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗабикәсе – Нәүрузбикә. Без сезне күңел ачарга чакырабыз. Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз котлы булсын!

2 нче алып баручы. Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитте,

Елый-елый, кышкы юллар агып китте.

Нәүрүз килә! Ил йортыма Нәүрүз килә!

Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, Кояш көлә.

1 нче алып баручы. Нәүрузбикә юк бит әле. Әйдәгез, бергәләп чакырабыз!

Балалар. Нәүрузбикә! Нәүрузбикә кил монда!

(Шомлы көй уйный, Шүрәле чыга.)

Шүрәле. Әһә, бәйрәм итеп яталар, мине, Шүрәлене, чакырмаганнар! Мин сезне кызык иттем! Нәүрузбикәгезне урманга яшереп куйдым! Ха-ха-ха!

2 нче алып баручы. Балалар, нишлибез инде? Безгә кем булышыр икән?

1 нче алып баручы. Яз килде, кар эри, гөрләвекләр таулардан, кырлардан, басулардан, урманнардан ага. Бәлки Су бикәсе – Су анасы күргәндер? Әйдәгез аны кунакка чакырыйк, аның чишмәләре бар җирдә дә агалар, күпне күрәләр, бәлки Нәүрузбикәне дә күргәндер.

2 нче алып баручы. Әйдәгез әле, язгы тамчылар турында җыр җырлыйк.

Яз җитә” җырын җырлыйлар.

Чишмә челтерәве тавышы ишетелә, балалар-елгалар – зәңгәр яулыклар белән бию композициясен башкаралар, бию ахырында Су анасы керә.)

Су анасы. Нәрсә булды? Мине нәрсәгә чакырдыгыз?

Балалар. Без Шүрәлене кунакка чакырмаган идек, ул безгә бик тә үпкәләгән. Бәйрәмебезнең хуҗабикәсе Нәүрузны урманга яшергән. Су анасы ярдәм ит әле, Нәүрузны табыш әле.

Су анасы. Мин сезгә булышырмын, ләкин сез миңа аңлатып бирегез әле, нәрсә соң ул Нәүруз?

Балалар. Нәүруз – ул яз бәйрәме.

  • Нәүрузны 21 мартта, төн белән көн тигезләнгән көнне билгеләп үтәләр.

  • Бу көннән яз хөкем сөрә башлый.

  • Чәчү эшләрен башларга вакыт җитә.

Су анасы. Балалар сез яз, хезмәт турында мәкалҗләр беләсезме?

Балалар. Беләбез.

  • Язгы көн – ел туйдыра.

  • Хезмәтенә күрә хөрмәте.

  • Эш сөйгәнне – ил сөяр.

  • Кышкы кар – көзге икмәк.

  • Эш беткәч уйнарга ярый...

Су анасы. Ә бу көнне нишлиләр?

Балалар. Чшмәләрне җыештыралар.

  • Өй җыештыралар.

  • Тәмле сый-хөрмәт белән өстәл әзерлиләр.

  • Бөтен үпкәләрне гафу итәләр, дуслашалар.

  • Ә балалар йорттан-йортка йөреп, тәм-том, бәйрәм күчтәнәчләре җыялар,

  • хуҗабикәләргә шигырьләр сөйлиләр,

  • яхшы тормыш, сәламәтлек сорап теләк телиләр.

Су анасы. Бәйрәм турында шундый күп беләсез икән, матур итеп сөйләдегез. Мин сезгә ярдәм итәргә әзер. Тагын бер соравыма җавап бирегез әле, табынга ул көнне нинди ризыклар куела?

Балалар. Җиде төрле ризык: ярма, йомырка, май, он, тоз, сөт, шикәр (тәрбияче ризыкларны кәрзиннән алып күрсәтеп бара) куела.

Су анасы. Минем елгаларым, чишмәләрем Шүрәленең Нәүрузбикәне кая яшергәнен күргәннәр. Кошлар, әйдәгез минем белән, мин сезгә юлны күрсәтәм. Миңа инде китәргә вакыт. (Кош булып киенгән 4 бала Су анасы белән китә.)

(Кошлар тавышы ишетелә, кошлар Нәүрузбикәне алып киләләр.)

Нәүрузбикә. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Бу мин – Нәүрузбикә – Яз кызы. Барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйм!

1 нче алып баручы. Нәүрузбикә, әйдә безнең белән бергә биергә, җырларга, күңел ачарга.

Җырлы-биюле уен – “Чума үрдәк, чума каз” уйнала.

Уен ахырында Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Карагыз әле, урамда күпме кар ята. Мин әле китмәгән, ә сез инде бәйрәм дә итәсез? Юк, мин китмим. Быел язга урын бирмим.

2 нче алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне Язга – Нәүрузбикәгә тапшырыр вакыт җитте.

Кыш бабай. Юк бирмим. Әйдәгез, көч сынашабыз, карарбыз кем көчлерәк.

Аркан тартыш” уены үткәрелә.

(Кыш бабай белән Нәүруз тартыша, Нәүрузбикәгә балалар булыша, ул җиңә. Балалар да төркемнәргә бүленеп, бау тартышалар.)

Кыш бабай. Мин бераз җиңелдем, ләкин күрсәтәм әле көчемне.

(“Кем чанага беренче килеп җитә” уены. Кыш бабай белән Нәүруз чанага таба йөгерәләр. Кыш бабай егыла, Нәүруз тагын җиңә. Балалар да уйный.)

Боҗрага кар атыш” уены. (Йомшак тучыкларны боҗрага ату.)

Атка атланып яулык җыю” уены. (Кызлар кулында яулык, малайлар, “атка атланып”, яулык җыялар. Кем күбрәк җыя, шул җиңүче була.)


Дөрес булса – кул чап, дөрес булмаса – аяк тыпырдат” уены.

  • Кышын умырзая чәчәк ата (аяк тыпырдаталар).

  • Кыш бабай Яңа елга бүләкләр китерә (кул чабалар).

  • Яз көне уңыш җыялар (аяк тыпырдаталар).

  • Җәй көне Кар бабай әвәлиләр(аяк тыпырдаталар).

  • Нәүруз – яз, дуслык, тынычлык бәйрәме (кул чабалар).

Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз, Нәүрузбикә белән бер биеп калыйм инде.

Нәүрузбикә. Әйдә Кыш бабай, биибез.

(Кыш бабай белән Нәүруз биюкөенә бииләр).

Кыш бабай (арып, идәнгә утыра). Уф, арыдым, эрм, агам, булышыгыз!

Алып баручы. Балалар, Кыш бабай эри, җилләтергә кирәк.

(Балалар, Кыш бабайга өрәләр, җилләтәләр.)

Кыш бабай. Рәхмәт сезгә, балалар. Рәхәтләнеп күңел ачтым, ял иттем сезнең белән. Кыш көннәрендә сезнең белән бик дус яшәдек: тау шудык, кар атыш уйнадык, чаңгыда йөрдек, мин сезнең борыннарыгызны, битләрегезне чеметтем. Хәзер инде Яз белән дуслашыр вакытыгыз җитте, шуңа күрә сезнең белән киләсе елга кадәр саубуллашам. Сау, таза, акыллы, тәртипле балалар булып үсегез.

Нәүрузбикә. Сау бул Кыш бабай! Тынычлап ял ит.

(Кыш бабай китә.)

Нәүрузбикә. Әйдәгез бергәләп әйлән-бәйлән уйныйбыз.

(“Әйлән-бәйлән” дигән җырлы-биюле уен башкарыла.)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезне, матур кызлар, җитез малайлар, хөрмәтле кунаклар! Исәнлек-саулык, зур уңышлар телим!

Көн белән Төн кул бирешер сәгатҗ җитә,

Бар кешеләр, өмет баглап, язны көтә.

Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!

Көр күңелле Яңа елны алып килә