Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
“Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
«Кошлар – безнең дуслар»
(уртанчылар төркемендә тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү шөгыле)
Тәрбияче:
Краснова Л.Г.
Максат:
-балаларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, аларны танырга өйрәтүне дәвам итү, кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү; кош әвәләргә өйрәтүне дәвам итү: гәүдәсен овал формасында, койрык , томшык кебек вак өлешләрен чеметеп һәм тартып ясау алымнарын куллану.
Ярдәмлек:
-магнитофон, болын һәм кошлар сурәтләнгән рәсемнәр, җимлек, җим (көнбагыш, ярма, ипи валчыклары), кош, пластилин.
Шөгыль барышы:
Болын рәсемен элеп кую. Анда күбәләкләр, кошлар сурәтләнгән. Рәсем буенча әңгәмә:
Балалар, рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
Болында чәчәкләр үсә, күбәләкләр, кошлар оча (бер бала рәсем янына килеп кошларны күрсәтә).
Алар ни өчен кошлар дип атала?
Аларның канатлары бар. Кошлар очалар.
Күбәләкләр, башка бөҗәкләр дә оча бит. Ләкин алар кош түгел. Кошлар турында тагы нәрсәләр әйтеп була?
Алар сайрыйлар. Кошларның тәне кайрый белән капланган. Аларның томшыгы бар.
2.Сүзлек эше: кау-рый, том-шык.
- Балалар, бар кош та бер төсле сайрыймы, кычкырамы?
- кү-кү (күке)
- тук-тук (тукран)
- кар-кар (карга)
- чик-чирик (чыпчык)
- гөр-гөр (күгәрчен)
Магнитофон язмасында кош тавышларын тыңлау.
Балалар, кошларның каурыйлары бер төслеме соң?
Юк, төрле кошның төрлечә.
Әйе, без кошларны тышкы кыяфәтенә карап аерабыз. Менә карагыз әле. Бу кошларны танырсызмы икән?
(чыпчык, песнәк, кызылтүш, тукран, карга, сыерчык, күгәрчен рәсемнәре эленә)
Балалар: - тукран чуар төстә, башлыгы – кызыл, песнәкнең түше сары, ә кызылтүшнең – кызыл, һ.б.
Тәрбияче: ә хәзер кошлар турында табышмакларның җавапларын табыйк.
1.Язын килә, көзен китә,
Оя ясасаң, үз итә.(сыерчык)
2.Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?(тукран)
3.Күлмәге күгелҗем,
Ә түше җем-җем.
Яз җитә: гү-гү-гү!
Дустыбыз ич безнең бу!(күгәрчен)
4.Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.(карлыгач)
5.Койрыгын алса – башы ябыша,
Башын алса – койрыгы ябыша.(саескан)
Физ.мин .“Чыпчык”
Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык,
Миңа кычкыра: “Чык әле,- ди, чык”.
Алдый ул беләм, гел шулай итә,
Йөгереп чыксам, оча да китә.
Кошлар турында ятлаган шигырьләрне искә төшерү:
1.Язын ерак-ераклардан
Очып килде каргалар.
Тал башында зур бер шәһәр
Төзеп куйдылар алар.
2.Өй түрендә - бакчада,
Талчыбык куначада.
Сыерчык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
Тәрбияче: Балалар, кошлар табигатькә нинди файда китерәләр соң?
Тәрбияче: Әйе, кошлар агачларны яшел килеш саклап калалар. Шуңа күрә без: “Кошлар – безнең дуслар”, - диябез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк. Без кошларга ничек ярдәм итәбез?
Җимлекләргә җим салу (көнбагыш, ярма, ипи валчыгы).
Тәрбияче: карагыз әле, безнең җимлеккә бер кош очып та килде. Әйдәгез, без дә күп итеп кошлар әвәлик, аларны сыйлыйк.
3.Әвәләү.
Кошны күзәтү, аның өлешләрен атау: гәүдә, баш, койрык.
Гәүдәне овал формасында, баш – түгәрәк, аны чеметеп, тартып томшык ясау.
Балаларга этапларны әвәләп күрсәтү.
Практик эш. Ярдәм кирәк балаларга ярдәм итү.
4.Йомгаклау.Азактан әвәләгән кошларны җимлек янына куеп, балалар түгәрәкләп басалар һәм: “Ашагыз, кошкайлар!”- дияләр.