Максат: Казан шәһәре турында булган белемнәрне ныгыту.
Тәрбия бурычы: балаларда үз туган шәһәрләренә карата мәхәббәт,горурлану хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: шигырьләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып – белү,аралашу, музыка, матур әдәбият,иҗади сәнгать.
Җиһазлау: магнитафон, интерактив такта, мультимедиа, “Казан шәһәре турында“презентацияләр, йорт эче күренеше декорациясе,савыт-саба, ашамлык муляжлары, остәл,урындык, эскәтерләр,татар халкының бизәкләре төшерелгән киемнәр, зур итеп ясалган китап, себерке, “күбәләк” костюмнары,Шүрәле героена костюм.
Зал бәйрәмчә бизәлә, алгы стенага төсле эре хәрефләр белән “ Казан – нурлы башкала” дип язылган плакат эленә. Татар музыкасы яңгырый.
Бер бүлмәдә малай чәй эчә, кыз өй җыештыра:
Кыз: Амир, син тагын ял итәсеңме? Әни бүлмәләр чиста булырга тиеш, диде.
Малай: Чәй эчеп алыйм инде...
Кыз: Башта бүлмәне тәртипкә китерик, аннары чәй эчәрбез. Булыш инде миңа.
Малай: Ай – яй! Синнән качып булмас инде!
Кыз: Безгә хәзер дуслар килә, әйдә инде тизрәк!
Малай: Хәзер, хәзер ( Килүче кунакларны күреп алып). Алар килә дә инде.
Кунаклар килә. Күрешеп, исәнләшәләр.
Малайлар кызларны биергә чакыра. “ Әпипә” биюе. Биюдән соң кызлар малайларны өстәл янына дәшәләр. “ Кунаклар” җыры башкарыла ( Ш.Галиев сүзләре, С.Сабирова көе).
Малай иске китапны күреп ала, аны ачмакчы була.
Кыз: Амир. Безгә әбинең әйберләрен алырга ярамый.
Малай: Әйдә инде, карыйбыз да, куябыз. ( китапны ача).
Серле көй яңгырый. Музыка астында тылсымчы пәйда була.
Кыз: Син нәрсә эшләдең? Мин бит сиңа әйттем. Сез кем?
Тылсымчы: Мин – тылсымчы. Сез мине китаптан дәшеп алдыгыз. Мин анда бик озак утырдым, ә хәзер мин кайда?
Малай: Сез бездә, Казанда.
Тылсымчы: Казан... Мин элекке Казанны яхшы хәтерлим...
Кыз: Сез ике мең дә унынчы елгы Казанда. Безнең шәһәр тагын да зур, матур.
Тылсымчы: Минем хәзерге шәһәр белән танышасым килә.
Кыз: Менә монда карагыз!( Экранда сурәтләр барлыкка килә).
Тылсымчы: Ай – яй, бигрәк матур бина.
Тәрбияче: Әйе. Бу безнең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры. Монда татар эстрадасы йолдызлары башкаруында концертлар үтә. Это здание Театра оперы и балета имени Мусы Джалиля. Здесь лучшие певцы и танцоры со всего мира выступают во время международных фестивалей.
Тылсымчы: Э-эх! Минем бит концерт карыйсым килә.
Кыз: Әйдәгез, карыйбыз.
Татар эстрадасы йолдызлары булып җырлаган балалар чыгышы башкарыла.
Тылсымчы: Балалар, әйдәгез, шәһәр буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Экранда сурәт пәйда була.
Тәрбияче: Ә менә бу рәсемдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.А вот это наш знаменитый театр имени Г.Камала. Хәзер монда репитиция бара.
Тылсымчы: Әйдәгез, алайса, әлеге спектакльдән өзек карыйк.
Сәхнәгә әби белән бабай чыга.
Әби: Бабай, бар әле, ишек алдын себер.
Бабай: Юк, карчык. Билем авырта.Радикулит.
Әби: Бар, алайса, су алып кайт.
Бабай: Эй, башым да авыртып тора бугай.
Әби: Әле бер төшең, әле икенче җирең авырта. Бар, алайса, мунчага бар.
Бабай: Мунчаны мин яратам.Киттем карчык мунчага.
Юлда барганда яшь кызны очрата.Татар бию көе башлана.Бабай биеп кыз артыннан иярә. “ Шаян бию” башкарыла.
Әби ( бабайны күреп алып): Үзе бөтен җирем авырта ди, үзе яшь кызлар белән биеп йөри. Ах сине! ( Себерке белән куып йөри). Геройлар сәхнәдән югала.
Тылсымчы: Ә менә бу кешене мин беләм. Бу бөек татар шагыйре Г.Тукай. Ә сез аның нинди геройларын беләсез?
Балалар: “ Су анасы”, “ Шүрәле”, “ Кәҗә белән сарык”...
Тылсымчы: Әйе, дөрес. Ә менә Шүрәле – минем иң яраткан героем.
Балалар: Аны без дә яратабыз.
Тылсымчы: Минемчә, безнең янга Шүрәле килә бугай.( Сәхнәгә Шүрәле чыга).
Шаян малайлар,кызлар,
Якты,нурлы йолдызлар.
Әйдә әле басыгыз,
Аның белән уйнагыз.
Җырлы – биюле “ Шүрәле” уены уйнала. ( С.Сабирова көе).
Шурәле: Ардым мин. Бераз ял итеп алыйм әле. ( Табигатькә соклана). Монда бик күңелле, күбәләкләр дә очып йөри.
“ Күбәләкләр” биюе.
Күбәләкләр очалар, ике малай чыгып күбәләкләрне куа башлыйлар.
1нче малай: Монда ничек матур! Нәкъ Тукай абый китабы кебек.
2нче малай: Монда шундый күп күбәләкләр! Әйдәгез, аларны куабыз.
Берсе бер күбәләкне тотып ала:
2нче малай: Әй, карагыз, мин күбәләк тоттым.
Күбәләк: Син, җибәр мине, мин бит табигатьне матурлыйм.
2нче малай: Ярар, мин сине җибәрәм, тик башта без синең белән җыр җырлыйбыз.
Күбәләк: Әйдә.
“ Бала белән күбәләк” җыры ( З. Хәбибуллин көе, Г. Тукай шигыре).
Тылсымчы: Ай – яй, сез,молодцы! Шигырьләр дә беләсез, җыр да җырладыгыз. Мин дә үземнең яшьлегемне искә төшердем.
Балалар: Әйдәгез, без сезнең белән “Кәрия – Зәкәрия” не уйныйбыз.
Алын да алыйк әле,
Гөлен дә сайлыйк әле,
Шәһәребез бигрәк матур,
Бер уйнап алыйк әле!
Тылсымчы: Бик рәхәтләнеп.
“ Кәрия – Зәкәрия” уены башкарыла.
Тылсымчы: Әйе, балалар. Сез кунакларны яхшы каршы аласыз икән.
Балалар: Ә без аларны чәк - чәк белән дә сыйлый беләбез.
Кызлар башкаруында “Чәк – чәк” биюе башкарыла.
Тылсымчы: Ай – яй балалар, Казан шәһәре тагын да матурайган, зурайган икән. Менә шундый Казан һәм безнең шәһәр буйлап йөргән сәяхәтебез минем күңелемдә нык истә калыр. Әйдәгез әле, яраткан шәһәребез турында шигырьләр сөйлик.
1нче бала:
Казан, Казан – туган җиребез,
Татарстан – туган илебез.
Җир – суларның син иң якыны,
Шәһәрләрнең син иң матуры.
2нче бала:
Үсә Казан, гөрли Казан
Туган ил кочагында.
Бүген – гүзәл, киләчәге
Гүзәлрәк тагын да.
3нче бала:
Шәһәребез матур булсын,
Чиста булсын һәр якта!
Агачлар, матур гөлләр
Көннән – көн артсын анда.
4че бала:
Шат яшьлек шәһәре,
Зур юллар шәһәре,
Шат җырлар шәһәре
Син минем Казаным!
Тылсымчы: Ярый. Балалар! Миңа китабыма кайтырга вакыт җитте. Мине анда көтәләрдер.
Балалар: Сау бул, тылсымчы!
Кичә ахырында “ Казаным – туган калам”( Р.Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗев көе) җыры яңгырый.
Казан шәһәре Мәскәү районының муниципаль автономияле мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесе “105нче номерлы балалар бакчасы”
Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлегендә
мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уздырылган кичәнең
конспекты
Тема:
“Казаным – горурлыгым!”
Әзерләде:
1кв.категорияле тәрбиячесе
Сибгатуллина Г.М.
Казан - 2016