Йолаларга бәйле бәйрәм кичәсе Халкыбызның күңел бизәкләре

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...



Уртанчылар төркемендә йолаларга бәйле бәйрәм кичәсе
ТЕМА: «Халкыбызның күңел байлыклары»

МАКСАТ:
1. Балаларны татар халык иҗаты белән таныштыру, сәнгать үрнәкләреннән эстетик ләззәт ала белү, матурлыкны күрү сәләтен үстерү.
2. Халык әсәрләре аша балаларда кешелеклелек, ягымлылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, сөйләмдә ягымлы сүзләр, изге теләкләр куллануны активлаштыру.
3. Балаларга татар халык йолалары аша әхлакый тәрбия бирүдә музыка җитәкчесе һәм тәрбияченең уртак эшчәнлеген дәвам итү.

Хәзерлек эше:
1. Җырлар, шигырьләр, уеннар, изге теләкләр, әйтемнәр, үртәвечләр өйрәнү.
2. Залны бизәү. Ябыштыру шөгылендә кулъяулыклар әзерләү.
3. Әти-әниләр, әбиләр белән элемтәгә керү һәм гаиләләрдә булган халык иҗаты үрнәкләре (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар һ.б.) ярдәмендә.

Сүзлек өстендә эш:
1. Балаларны сузык һәм җиңел сүзләрне ачык әйтеп жырларга өйрәтү.
2. Сүзләрдәге аерым авазларга басым ясатып, аларны ачык һәм дөрес әйтү.
(Кичәдә катнашучы балалар милли киемнәр киеп керәләр.
Зал бәйрәмчә бизәлгән)

“Тәфтилләү” көе астында тәрбияче кичәне ачып җибәрә.
Тәрбияче: - Карагыз балалар , безгә кунаклар килгән, алар белән исәнләшик
әле.
Балалар: - Исәнмесез!
Кунаклар: - Исәнмесез!
Тәрбияче: - Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз , менә нинди матур булдыгыз. Ә хәзер кунакларыбызга да шулай матур итеп елмаегыз. Менә хәзер тагын да матуррак булдыгыз.


Тәрбияче: - Без бүген сезнең белән күңелле ял кичәсенә җыелдык.

Таң ата да, кояш чыга,

Кояшлы бездә һәр көн.

Кояш белән сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!




1 нче бала:
Әткәң-әнкәң телен белсәң

Адашмассың кайда да…

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.


2нче бала:
Дөньялар киң, анда илләр бик күп,

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

Тәрбияче: -Балалар, безнең туган илебез ничек атала?

Балалар: -Татарстан республикасы.

Тәрбияче: -Без нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: – Казан шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче: - Шәһәребез нинди?

Балалар: - Шәһәребез матур, зур, күркәм (урындыкларга утыралар,

ишек шакыган тавыш ишетелә)

Тәрбияче: - Балалар, әллә инде безгә тагын кунаклар килгән, ишекне ачабызмы?
Балалар: - Ачабыз.
(
Залга авыл эте Акбай керә, тәрбияче белән исәнләшә).
Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез әле, Акбай белән исәнләшик.
Балалар: - Исәнме, Акбай!

Акбай: - И-и-и, балалар, исәнмесез! Менә урамнан узып барганда матур татарча җыр ишеттем. Тукта әле, мин әйтәм кереп карыйм әле бу йортка.
(Гаҗәпләнеп, залны карап йөри).
- Балалар бакчасы икән бу. Ә сез, балалар, бакчагызның исемен беләсезме соң?
Балалар: - Беләбез - «Тамчы»
Акбай: - Үзегез шикелле исеме дә матур икән бакчагызның. Сез матур итеп татарча сөйләшәсез икән.Мине үзегез белән таныштырып китегезче, балалар.

Тәрбияче: -Хәзер, хәзер таныштырабыз, Акбай. Бездә балалар матур итеп үзләре турында сөйләп тә күрсәтерләр. Ягез, балалар, кайсыгыз тели? Яле, Сафина. Яле, Мәликә!

(Һәр бала үз исемен әйтеп чыга. Берничә бала үзе турында сөйли: “Минем исемем Сафина. Миңа 4 яшь.Мин Казанда яшим. Мин әти, әни, апам белән яшим. Мин уйнарга, биергә яратам. Мин матур, акыллы кыз.)

Тәрбияче: - Акбай, безнең бакчада балалар татарча да, русча да сөйләшә. Алар ике телне дә өйрәнәләр. Безнең бакчада башка милләт балалары да бик теләп йөриләр. Без барыбыз бергә дус-тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Санамышлар, уеннар өйрәнәбез.


З нче бала:
Уеннар бит, бездә,
Витамин кебек алар
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.

Тәрбияче:- Карагыз әле, безнең малайлар башларына нәрсә кигәннәр алар?

Балалар: - Түбәтәй кигәннәр.

Тәрбияче: - Ә хәзер балалар, әйдәгез әле «Түбәтәй” уенын уйнап күрсәтик Акбайга. Акбай, син дә безнең белән уйный аласың.

Әйдәгез әле, башта кояшны чакырыйк.

Кояш, чык! Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач”.

Тәрбияче: - Әйдә Даша, санамыш ярдәмендә малайлар арасыннан уенчыны сайларга булыш әле.

Бер тай, ике тай, өч тай, дүрт тай,

Монда торма, чыгып тай!”

(икенче уенчыны Мәликә сайлый: Әке, бәке, кыек сәке эремчек, монда торма, чыгып тай”.

( «Түбәтәй» уены: беренче җәза – бер аякта сикерергә, икенче җәза – татарча биеп күрсәтергә)УТЫРАЛАР
Акбай: - Булдырдыгыз, балалар, бигрәк тәртипле, акыллы булып чыктыгыз әле сез.
Тәрбияче: - Әйе, безнең балалар барысын да булдыра. Матур итеп шигырьләр сөйли алар, җырлыйлар, бииләр дә. Хәзер аларны тыңлыйк.

4 нче бала

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкәй кебек – бер генә.

5нче бала:
Татарчасы - туган тел
,
Безгә газиз булган тел
.
Әти-әни, әби-бабай
 
Безне сөя торган тел.
 


Акбай: - Балалар, “Күрсәт әле үскәнем” уенын беләсезме? Ягез әле, уйнап алыйк.

(«Күрсәт әле үскәнем»уены: 1 нче Даша (толке булып), 2 нче Мәликә (куян булып), 3 нче Сафина (аю булып), 4 нче Әмир (бүре булып), 5 нче З.Рауф (кошлар булып)
Тәрбияче: - Афәрин, булдырдыгыз! Хәзер утырып ял итик. Карагыз әле, минем матур сандыгым бар. Эчендә нәрсәләр бар икән.(Татар халык бизәкләре шаблоннары чыгарам)Нинди матур бизәкләр! Сандык безгә бирем әзерләгән.

Без бу бизәкләр белән хәзер кулъяулык бизәрбез.

(күмәк иҗади эш: кулъяулык бизәү: магнит тактада квадрат формадагы кәгазьне битенә әзер бизәк рәсемнәрен беркетү)


Тәрбияче: -Балалар, бизәкләр гади генә түгел икән, монда табышмаклар язылган:

1)Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта (кояш)

2)Зәңгәр ашъяулык

Бөтен дөньяны каплаган (күк йөзе)

3)Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк (су)

4)Ипи түгел, су түгел

Авыр түгел, аз түгел

Ансыз яшәү мөмкин түгел (һава)

Тәрбияче: - Афәрин, булдырдыгыз! Бизәкләр нинди төстә соң, балалар? (яшел, кызыл) Монда ничә бизәк бар? (биш бизәк) Кулъяулык нинди формада? (квадрат)

Сез бик зирәк тә, тапкыр да, оста куллар да икән! Нинди матур һәм күркәм кулъяулык килеп чыкты. Сез тылсымчылар икән бит (балаларга белгертмичә генә сандыктан шундый ук бизәкле чын кулъяулык алам)

Тәрбияче: - Әйдәгез әле без аңа карап сокланыйк, кулъяулыкны тотып карыйк, бер-беребезгә тапшырган вакытта ягымлы сүзләрне искә төшерик. Акбай, әйдә син дә безгә кушыл.(исәнмесез, саубулыгыз, исән булыгыз, хәерле иртә, хәерле көн, зур рәхмәт, гафу ит, тәмле йокы)

Тәрбияче: - Күрәсеңме, Акбай, безнең балаларыбыз күпме ягымлы сүзләр беләләр..Халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе - чиккән кулъяулык бүләк итү булган. Син безнең кунагыбыз, безнең дустыбыз, шуңа күрә без сиңа шушы матур кулъяулыкны бүләк итәбез (кулъяулыкны Акбайга бирәбез)


Тәрбияче: Нинди матур ял кичәсе булды. Шуның белән кичәбез тәмам.