Тема “Г. Тукай – безнең йөрәкләрдә”.
Бурычлар:
Яраткан шагыйребез Г. Тукайның портреты белән танышу, шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Игътибарны, образлы фикерләүне, шигырьләрендә кулланылган сүзләр хисабына сүзлек байлыгын үстерү.
Сәнгатьле укуны, шигъри әсәрләренә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: Г. Тукай портреты, яз сурәтләнгән рәсемнәр, аудиоязма, мультфильм, әкият һәм шигырьләргә карата рәсемнәр.
Эшчәнлек барышы:
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салмак кына бәйрәм көе яңгырый. Көй астында залга балалар керә.
Т.: Бүген бездә зур бәйрәм. Сез нинди көй ишетәсез? (Балалар җавабы.) Әйе, бу бәйрәм көе. Балалар, хәерле көн! Исәнмесез. Кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы.) Әйдәгез хәзер апалар белән исәнләшик.
Т.: Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Йә әйтеп кара. (Яз.)
Әйе, балалар, сез дөрес әйттегез. Хәзер яз вакыты. Әйдәгез бергәләп язгы аланга барабыз. Хәзер әкрен генә утырабыз. Хәзер мин сезгә яз күренешләре картинасын карарга тәкъдим итәм.
Т.: Балалар картинада язның нинди билгеләрен күрәсез? (Кар эри, тамчылар тама, кояш җылыта, көннәр аяз.) (Балалар җавабы.) Миңа хәзер яз айларын санап чыгыгыз. (Балалар җавабы.)
Т.: Әйдәгез, балалар, Кояш белән уен уйнап алабыз. (Кояш рәсеме күрсәтелә.) Кояш, син дә безнең белән уйныйсыңмы? Әйдәгез, балалар, бергәләп уйныйбыз:
Кояш чык, чык, чык!
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка бирермен!
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
(Балалар түгәрәк булып йөриләр.)
Гөрләвекләр агалар,
Килгән инде каргалар.
Т.: Менә, балалар, без аланда булдык, хәзер бакчага кайтыр вакыт җитте. Күзләрегезне йомыгыз. Аланда кошлар җырлый. (Кошлар җырлаган тавыш ишетелә.) Менә без бакчага кайтып та җиттек. (Балалар урыннарына утыралар.)
Т.: Әйе, хәзер яз вакыты. Шушы матур вакытта безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. (Г. Тукайның портреты күрсәтелә.) Балалар, бу кем? (Балалар җавабы.) Ул Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик кечкенә чагында әтисе дә, әнисе дә үлеп китә. Ул чит кешеләр тәрбиясендә яши. Кече яшьтән үк бик күп шигырьләр укырга яраткан. Аны яратып “Кечкенә Апуш” дип йөрткәннәр. (Апуш рәсеме күрсәтелә.) Менә шул малай бөек шагыйрь була. Без сезнең белән Тукайның күп кенә шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм, ул нәрсә турында, җавабын сез әйтерсез:
Чуар, йомшак күлмәге
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Йә кала җирдә посып. (Күбәләк.)
(Балалар җавабы. Күмәк. Индивидуаль.)
Хәзер без сезнең белән “Бала белән күбәләк” мультфильмын карыйбыз.
Т.: Бала нәрсә артыннан йөгерә?
Күбәләк нәрсә эшли, кайларга куна? (Балалар җавабы.)
Т.: Хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз.
Әкрен генә басабыз,
Әзрәк уйнап алабыз.
Тиз-тиз чүгәбез,
Аннан торып басабыз.
Уңга таба бөгеләбез,
Сулга таба бөгеләбез.
Салмак кына әйләнеп,
Күбәләкләр булып очабыз,
Җиргә төшеп кунабыз.
Т.: Җайлап кына урыннарга утырабыз.
Артур белән Илзирә безгә “Бала белән күбәләк” шигырен сөйләп күрсәтәләр. Кызлар башкаруында “Күбәләкләр” биюен карыйбыз.
Т. : Хәзер без “Уйлап әйт” уенын уйныйбыз. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез уйлап, ул рәсемнең кайсы шигырьгә, әкияткә туры килүен әйтерсез. (Балалар җавабы.)
Күбәләк.
Бала.
Шүрәле.
Гали.
Су анасы.
Куян.
Балалар хәзер үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр. Бергәләп “Бәйрәм бүген” җырын җырлыйбыз.
Т.: Безнең шөгылебез шушының белән тәмам. Апалар белән саубуллашабыз.