Сценарий праздничного утренника в подготовительной группе ко Дню Защитника Отечества

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Алып баручы. Бүген без иң якын кешеләребезне - әти-әниләрне кунакка чакырдык. Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Хөрмәтле әтиләр. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәләмәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Шуңа күрә һәрвакыт балаларыгызга үрнәк әти булыгыз, файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлында таяныч булып яшәгез. Илләребез тыныч, күңелләрегез һәрвакыт шат булсын. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

1. Нинди матур минем туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар.

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

2. Ал чәчәкләр үскән болыннарда,

Уйнап көлеп йөри балалар.

Сандугачлар белән бергә кушылып

Ил шатлыгын җырлыйлар алар.

Күмәк җыр.

Мин яратам сине Татарстан”.

3. Бу ил безгә булсын диеп,

Кояш балкып торсын, диеп,

Бабайлар яулап алган,

Әтиләр саклап калган.

4. Көрәшләрдә алгы сафка

Данлы Армия баса,

Ә бит дошманны җиңмәсә,

Еракларга кумаса,

5. Ул чагында теләгәнчә

Уйный да алмас идек,

Бәхетле тормыш турында

Уйлый да алмас идек

6. Җырлыйсы да килмәс иде,

Шаярмас-көлмәс идек,

Йолдызларны, айны күргәч,

Шатлана белмәс идек.

7. Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен

Аларның ышанычын һәм

Өметен саклар өчен.

8. Атсын өчен туган илнең

Таңнары матур булып,

Үсәбез көрәшче булып

Үсәбез батыр булып.

9. Без яшь буын. Яшь буынның

Корыч кебек ныклары.

Әтиләрнең - балалары

Бабайлар - оныклары.

10. Бабайда солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Мин дә солдат булырмын

Әзерәк үскәч.

11. Әни почмакка бастыргач мине,

Торам төз генә, сөйләшми генә,

Әзер мин монда, көндә торырга-

Өйрәнәм бит мин солдат булырга.

Сакта торырга.

12. Оя ясадык, үз күрдек,

Иренмәдек, тырыштык,

Ак күгәрченнәр үстердек

Теләп җиргә тынычлык.

13. Ераккарак, биеккәрәк,

Очсыннар кошларыбыз,

Якты юл тели һәр йөрәк,

Тынычлык дуслары без.

14. Канат кагып ил күгендә

Күгәрченнәр очалар.

Хезмәт сөйгән һәр күңелгә

Сөекле кош ич алар.

Күмәк җыр. Тормышны яратыгыз.

Бүлмәгә саескан керә:

  • Исәнмесез?

Бәйрәмегез нинди күңелле. Ә сез бүләкләрегезнең кайда икәнен беләсезме? (Юк). Сезнең бүләкләрне пиратлар алып киттеләр. Алар “Хәзинәләр утравына” киттеләр.

  • Хушыгыз.

Алып баручы. Инде нишләрбез икән балалар?

Бүләкләр булмагач күңелле булмас.Әллә шул утрауга барып, пиратлардан бүләкне алып кайтыйкмы? (Әйе).

Көчебез җитәрме икән? Юлда авырлыклар очраса,югалып калмассызмы? Алай булгач, юлга җыеныйк. Үзебезгә ярдәмгә әтиләрне дә алыйк. Без бер корабльдә, алар ике корабльдә барырлар. Әтиләр, корабларына исем, девиз уйлый торсыннар, ә без капитанны сайлый торыйк.

Балалар бакчасында кем сезгә әкиятләр сөйли, экскурсияләргә алып бара, төрле уеннар уйната, сүзләр төзергә өйрәтә.

(Тәрбияче апа).Әйе, шуңа без сәяхәтебезгә капитан итеп Кадрия апабызны сайлыйк.Рәхим итегез, иптәш капитан.

Корабльдә капитан ярдәмчесе бар. Ул – боцман. Зөлфирә апабыз – боцман булыр. Рәхим итеп урыннарыгызны алыгыз. Командаларның исемен һәм девизын тыңлыйбыз.

Капитан.Барыгызда минем команданы тыңлагыз.Үз урыннарыгызны алыгыз.

Нәсим, Нияз, Рәмис, Рәсим “Сәгать” (Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре) җырын башкаралар.

Капитан. Хәзинәләр утравына кузгалдык. Хәерле сәгатьтә. Игътибар, инде корабль диңгездә йөзә.

Вальс”(Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре) җыр һәм бию. Ришат, Ләйлә.

Боцман.Мин пешекчегә фәрман бирим әле.Безгә тәмле ризык пешерә башласын.

А.б.Әтиләр , балаларга ярдәм итми булмас. Һәр командадан өчәр кешене бирегә чакырабыз.Безнең әтиләр арасында иң оста токмач кисүче кем икән? Сезгә дә тик тору килешмәс.Менә бәрәнге.Кем аны юка итеп әрчер һәм вак итеп турар икән? Суганны да күз яшьләрсез генә әрчеп ,вак итеп турарга кирәк.

(Жюри карый, нәтиҗә ясый).

Боцман (бинокльдән карый). Диңгездә су кызлары күренә түгелме соң?

Су кызлары.Тарагыбызны югалттык.Чәчләребез тузып бетте. Үреп куярга булышыгыз әле.

Ярыш. Кыз баланың чәчен тарап үрергә, бантик куярга.

(Җюри нәтиҗә ясый).

Капитан.Без “Йокымсырау” диңгезенә керәбез.Игьтибарлы булыгыз.

Босман.Нинди тыныч... (Йокымсырыйлар).

Сирин кошы керә.(тыныч, сихерле тавыш белән).

Тынычлык сезгә, яшь диңгезчеләр.Сез максатыгызга ирештегез. Йокымсырау диңгезенең җылы дулкыннары сезнең талчыккан аякларыгызны юа, диңгез шавы сезнең өчен талгын көй уйный... Ял итегез...Ашыгыр җирегез юк, теләкләрегез юк... Сез бәхетле...Сез тыныч...Йокыгыз килә...Сез йоклыйсыз.

А.б. Бу бит тылсымлы кош Сирин. Ул безне сихерләмәкче була. Йокламагыз.Мәңгелек йокыга талырсыз.Капитан, Боцман уяныгыз (гырлап йоклыйлар) Нишләргә соң? Ничек йокыдан уятырга боларны?...Ә – ә, музыка җибәрик, биеп алыйк.

Моряклар биюе.

(Капитан һәм боцман уянып,аларга кушылалар).

А.б. Синеңчә булмады бит, Сирин.Без сиңа бирешмәдек.

Сирин (усал).Йоклагыз, йоклагыз...

А.б.Син Сирин йоклата белмисең. Менә безнең әтиләр балаларны бик оста йоклаталар.

4 Ярыш. Курчак тотып бишек җыры җырлау.

Капитан.Юлыбызны дәвам итик.Алга.

Боцман. Корабльдә тыныч. Диңгездә дә тыныч. Булмаса уйнап алыйк.

5 Ярыш. Походкалар күрсәтү.(Шобага бирелә).

А.б. Әтиләр уйлаганда балалар “Бравые солдаты” дигән җыр башкаралар.

Татар халык биюе.

Боцман.Анда повар тәмле ашлар пешергәндер инде. Тамак ялгап алырбыз.

6 Ярыш.Өйдәге савыт – сабаларның исемнәрен матур сүзләр белән атарга. (Жюри нәтиҗә ясый).

Капитан. Алда утрау күренә. Гади утрауга охшамаган бу, боцман, картаны кара, нинди утрау бу?

Боцман. Бу без эзләгән хәзинәләр утравы.Әнә пиратлар да йөргәне күренә.

Капитан. Шлюпкаларны төшерергә. Утрауга барып бүләкләрне алып килергә.

Боцман. Пиратлар безнең шлюпкаларны тишеп киткәннәр бит. Йөзеп кенә барып җитә алмабыз инде.Ни эшлик соң?

Капитан. Ә без әтиләрне ярдәмгә чакырыйк. Алар безгә самолет ясап бирсеннәр.Кемнең самолеты ераккарак очар, шуңа утырып утрауга очарбыз.

7. Ярыш.Самолет ясап очыру.

Босман.Утрауга чыктык. Шауламыйча минем арттан барыгыз. Т-с-с, кемдер килә.(Пальма артына яшеренәләр).

(Ике пират керә, бәрелешәләр).

1.Ой,

2.А-а-а.

Джон. Бу синме, Беркүзле Билл?

Билл. Мин бугай...Ә син, Кәкре кул Джонмы?

Джон. Мин ахырысы...

Билл. Балалар бакчасыннан урлаган тартманы бик шәп яшердем.Бер кеше дә таба алмас.

Джон. Кайда яшердең? Миңа гына әйт әле.

Билл.Әнә теге пальма агачы астына,тик кайсынадыр хәтерләмим.

Джон.Балалар елап утыралардыр инде. Кызык иттек үзләрен.

Ха- ха-ха (Бииләр).

Боцман.(Яшеренгән җирдән чыга).Ә , юк шул, анда беркемдә еламый. Без бүләкләрне алырга килдек. Яхшылык белән кайтарыгыз.

Джон. Ярый, без сезгә бүләкләрне бирербез.Тик бер шартыбыз бар.

Билл. Көннәребез күңелсез үтә. Күңелебезне күрсегез иде.

Боцман. Була ул.Әтиләр ярдәмгә килер.

Җыр ярышы.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган җыр җырларга.

Әтиләр җыр сайлаганда малайлар Диңгезче җырын башкаралар.

Алып баручы. Арифметик табышмакның җавабын әйтегез.

Ике исәп – бер хисап:

Өч пар булып биесәк,

Артып кала беребез,

Әсез җавап бирегез,

Йә без ничә биюче?

Кул күтәрсен белүче? (7 биюче).

Бию ярышы.

Реклама күрсәтү.

Хәзерге вакытта реклама күрсәтү,әйберне рекламалау киң таралды. Бездә сезне бу өлкәдә сынап карарга булдык. Тема ирекле.

Әтиләр әзерләнгәндә С.Гүзәл, Ислам, Г. Гүзәл җыр башкаралар. “Без әтине яратабыз.” (Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)

(Жюри нәтиҗә ясый).

Пиратлар бүләкләрне бирәләр.

Хәзер балалар үзләре ясаган бүләкләне сезгә тапшырырлар.

1. Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгызда беләсез

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

2. Нәни кулларыбыз белән

Әтигә диеп кенә

Әзерләдек бүләкләрне

Бик күп көч куеп менә.

Малайларга кызлар бүләге.

А. Б. Хөрмәтле әтиләр! Без балалар чыгышында сезгә булган олы хөрмәт хисләрен, ихтирамнарын күрдек. Бу олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде. Бакча белән элемтәгезне өзмәгез, балагызның иң якын кешесе, таянычы булыгыз. Бәлки сезнең дә балаларыгызга әйтәсе сүзләрегез бардыр.

(Биюләр. Ял итү).