Балалар бакчасында информацион – коммуникатив технологияләр куллану – мәктәпкәчә белем бирүнең әһәмиятле проблемасы булып тора. Соңгы биш ел эчендә илебездә бик күп вакыйгалар булды. Бу – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында интернет- технологияләрнең бик тиз үсешендә чагыла. Тәрбиячегә һәм аның профессиональ компетентлыгына белем бирү системасы яңа таләпләр куя. Тәрбияченең коммуникатив компетентлыгы аралашуны төрле формаларда оештыра алуын чамалый: телдән, язма, бәхәсле, компьютерлы, электрон һ.б. Тәрбиячеләр компьютер һәм яңа мультимедиа җайланмалары белән куллана белергә генә түгел, ә үзләренең белем бирү байлыкларын булдырырга һәм педагогик эшчәнлегендә куллана белергә тиешләр.
Мәктәпләрдә инде компьютерлар бүгенге көндә ниндидер яңалык булып кабул ителмиләр, ә балалар бакчасында тәрбияченең яхшы үзләштерелгән коралы булып алар яңа кулланыла башлады. Елдан – ел информацион – коммуникатив технологияләр безнең тормышыбызда тирәнрәк кулланылалар. Шуңа күрә, тәрбия һәм белем бирүче буларак, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы да читтә кала алмый.
Информацион – коммуникатив технологияләр – ул компьютер, интернет, телевизор, видео,DVD, CD, мультимедиалар куллану. Сүлпән тыңлаучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү, белем бирү эшчәнлеген тагын да күрсәтмәле һәм киеренке итү, балаларның танып-белү кызыксынучанлыкларын көчәйтү, фикерләү процессын активлаштыру, анализлау, чагыштыру өчен компьютер технологияләре ярдәмгә килә.
Без, тәрбиячеләр, үзгәрешләр белән бергә барып, балаларга яңа технологияләр иленә юл күрсәтергә тиешбез. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына информацион – коммуникатив технологияләрне кертү һәм куллану мөһим.
Балалар белән эшләгәндә тәрбияче түбәндәге информацион – коммуникатив технологияләрне куллана ала:
Шул исәптән, интерактив материалларның төрләрен билгеләргә мөмкин:
Фотографиялар
Видеороликлар
Видеофрагментлар (әкиятләр, мультфильмнар)
Презентациялар (электрон китаплар, электрон күргәзмәләр)
Мультимедиа дидактик уеннар
Фотографиялар һәм мультфильмнар коллекциясе
Компьютерның өстенлекләре:
компьютер экранында уен формасында кирәкле мәгълүматны күрсәтү балаларда зур кызыксыну уята;
мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аңлаешлы мәгълүмат бирә;
тавыш, хәрәкәт һәм мультипликация балаларның игътибарын җәлеп итә;
балаларның танып-белү активлыгына этәргеч көч бирә;
көндәлек тормышта күреп булмый торган тормышчан ситуацияләрне күрергә ярдәм итә.
Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү процессына информацион – коммуникатив технологияләрне кертү бик күп өстенлекләр бирә. Шуларның берничәсенә тукталыйк:
традицион чараларны куллануга караганда, электрон белем бирү киң кулланыла, чөнки алар мәгълүматны тиз, аңлаешлы һәм бик кызыклы җиткерәләр;
иллюстрацияләр күбрәк кулланылган саен, балалар материалны тирәнрәк үзләштерәләр;
мәктәпкәчә яшьтәге балаларның материалны кабул итү һәм истә калдыруын тәэмин итә;
компьютер ярдәмендә, көндәлек тормышта күреп булмый торган, тормышчан ситуацияләрне күрсәтергә мөмкин;
информацион – коммуникатив технологияләр кулланылган шөгыльләр балаларны танып-белү һәм эзләнүле эшчәнлекләргә этәрә;
эшчәнлекнең югары динамикасы материалның яхшы үзләштерелүенә, хәтер үсешенә булыша.
УМК кулланып, балаларга татар телен өйрәтүдә боларның барысы да кирәк.
Балаларга татар телен өйрәтүдә мин алдагы информацион – коммуникатив технологияләрне кулланам:
УМК программасы буенча компьютер һәм мультимедиалы проекторлар аудиодискларны тыңлар өчен кирәк. Балалар аудиодисклардан җырлар, диалоглар тыңлыйлар, кабатлыйлар һәм шул рәвешле сүзләрне истә калдыралар. Яңа материалны үзләштергәндә, дидактик һәм җырлы-биюле уеннар уйнаганда, пиктограммалар өйрәнгәндә, татар телендә мультфильмнар караганда компьютер һәм мультимедиялы проекторлар кулланыла.
Компьютер һәммультимедиалы проекторлар кулланып, эшчәнлекләрнең ничек үткәрелүен күрсеннәр һәм белсеннәр өчен рус балаларын татар теленә өйрәтү эшчәнлекләренә ата-аналар да чакырыла.
Мәсәлән, балалар эш дәфтәрләрендәге биремнәрне дөрес үтәсеннәр өчен, эшләр алдыннан экранда эшләнәсе бирем аңлатыла.
Балалар бакчасында бербөтен белем бирү эшчәнлегендә информацион-коммуникатив технологияләрне куллану мөһим.
Татар теле эшчәнлекләре бик күп үзенчәлекләргә ия. Эшчәнлекләр эмоциональ булырга, бик күп информацияле материал кулланып, аудио һәм видеоязмалар кулланып үткәрелергә тиеш. Боларның барысын да УМК программасы үз эченә алган. Компьютерлы техника мультимедиалы мөмкинлекләре белән безне тәэмин итеп тора. Эшчәнлекләр вакытында информацион-коммуникатив технологияләр тәрбиячене тулыландыра гына алалар, ә аны алмаштыра алмыйлар. Информацион-коммуникатив технологияләрне куллану татар теленә өйрәтү эшчәнлекләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Компьютерлы техника эшчәнлекләрдә күрсәтмәлелек кулланып эшләргә ярдәм итә. Компьютер - балаларның интеллектуаль үсеше өчен иң көчле чара. Шуны истә тотарга кирәк, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, укыту һәм тәрбия бирү максатында компьютер куллану ныклы оешканлыкны таләп итә. Шулай ук, компьютерларны дөрес куллану балаларның яшенә карап санитария таләпләренә туры килергә тиеш. Татар телекабинетларындабалаларныңсәламәтлегеөченшартлартудырылганбулыргатиеш.
1.Татар телеэшчәнлекләре татар теле кабинетындаүткәрелә.
2.Күз күреме киеренкелеге булмасын өчен, компьютер экранындагы сурәтләр чиста булырга тиеш. Якында урнашкан предметлар экранда чагылырга тиеш түгел. Әяктылыкны каплау өчен җиңелчә пәрдәләр кулланырга мөмкин.
3. Эшчәнлек башланыр алдыннан һәм эшчәнлек үткәрелгәч, татар теле кабинетлары җилләтелә һәм җыештырыла.
4.Балаларның яшьләренә карап, мультимедиалы технологияләр эшчәнлек дәвамында 5-10 минут каралырга тиеш.
5.Һәрбер эшчәнлектә дә мультимедиалы технологияләр кулланылмый.
Шулай итеп, УМК буенча аудиоматериал һәм видеоматериалларны куллану, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар телен үзләштерүен тагы да югары дәрәҗәгә күтәрүен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы
башкарма комитетының мәгариф бүлеге
“Балаларга татар телен өйрәтүдә
информацион – коммуникатив технологияләр куллану”
(тәрбиячеләр өчен консультация)
Чыгышны
Җәлил бистәсе әзерләде
7 нче балалар тәрбияче:
бакчасы «Ләйсән» Хасанова Э.З.
2016 ел.