Мирзасалихова Л.В. “Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”дигән темага чыгыш.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе

















Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдигән темага чыгыш.







































Тәрбияче:Мирзасалихова Л.В. 28.10.2015 ел.


Кереш сүз

        Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен һич икеләнмичә әйтеп бирергә, әңгәмә корырга, сөйләшергә тиеш.

        Туган тел! Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бар микән?  Туган тел әни, әти  кебек сүзләр белән беррәттән йөри. Халкыбызның мәкальләре моңа шаһит: “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Ана теле бер булыр”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйли торган тел”, “Туган телен сөймәс, туган анасын белмәс”.

        Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Рухи тамыр аркылы  акыл һәм  фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны һәм кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Бала үзе өчен якын булган кешеләрнең рухи тормышына бары тик туган тел, үзенең мәдәни-рухи мохитендә тәрбия алу юлы белән генә якын килә, шул рәвешле генә ата-анасының әхлакый һәм рухи принципларын кабул итә, аларның юлын дәвам иттерүче була. Шуңа да баланы табигать биргән хәзинәдән – үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый.

         Соңгы берничә дистә ел эчендә тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли үз аңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Бу исә балаларга туган  көннән алып ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең, әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды.

         Тел, беренчедән, безнең күзаллавыбызны, уй-фикерләребезне белдерергә ярдәм итүче корал булса, икенчедән, - безнең аңыбызның формалашуына, баюына, баланың киләчәктә белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә.

        Балалар бакчаларында тәрбияче туган телнең илаһи аһәңе аркылы сабыйларны халкыбызның рухи дөньясына алып керә һәм аның бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле бик зур.

        Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү -  балалар бакчасы тәрбиячеләренең төп бурычы булып тора.

        Шундый күзәтүләрдән соң, балаларның аралашу өчен нәкъ менә сөйләм теленең үз яше өчен  җитәрлек дәрәҗәдә  җитлекмәгән, камилләшмәгән булуы аңлашыла. Сөйләмнең үсүе иң беренче чиратта сүзлек запасының ни дәрәҗәдә бай булуыннан тора. Балаларның сүзлек запасын тулыландыру, бәйләнешле сөйләмне  үстерү һәм грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә ирешү, аларның шәхес буларак та үсүләрен кайгырту ул. Ә сөйләмнең мәгънә ягыннан тирәнәя баруы, исем, сыйфат, фигыльләр исәбенә сүз запасы арту белән бәйле.

        Бу турыда О.С.Ушакова үзенең “Программа развития речи детей дошкольного возраста в детском саду” программасында болай ди: “Сүз – телнең берәмлеге. Ул предмет, күренеш, процесс, үзлекле ачыклау өчен хезмәт итә, ә сүз өстендә эшләү – сөйләмне үстерү системасында иң мөһим чара. Телнең сүзлек составын үзләштерү ул аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле монологик сөйләм үсеше, аның грамматик төзелеше өчен иң кирәкле шарт”.

        Балалар белем бирү эшчәнлеге вакытында, әйләнә-тирә мохит белән танышканда күргән әйберләрнең исемнәрен ишетәләр, аларның сыйфатлары белән танышалар. Ул сүзләрнең бер өлеше баланың сөйләмендә активлашып китә, икенчеләренә көндәлек сөйләмдә әле куллану ихтыяҗы булмаганлыктан, бала бик сирәк мөрәҗәгать итә. Болары инде пассив сүзлек запасын тәшкил итә.

        С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова үзләренең “Сөйләм үстерү методикасы”нда: “Башлангыч мәктәп баласы үзенең сөйләмендә сыйфатларны аз куллана, предметны  билгесен күрсәтеп тормыйча гына атый” – диләр. Бу инде балалар бакчасында балаларның сүзлеген үстерүгә аз игьтибар бирелә дип уйларга урын калдыра.

Сүзлекне үстерү белән беррәттән, аны тулыландыру, ачыклау, активлаштыру эшенә дә тиешле игътибар бирергә кирәк.

        Сүзнең үз урынын белеп, төгәл урынлы кулланырга өйрәтү, матур, дөрес аңлаешлы сөйләмгә омтылыш, игътибарлылык тәрбияләү сөйләм үстерү эшенең төп өлешен тәшкил итә.

  Сөйләм үстерү  барышында әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырып, бер юнәлештә эш алып барырга тырышабыз. Безалар өчен  “Уйный-уйный өйрәник...”, “Уйнаганда өйрәник”, “Туган тел саекмас чишмә” темаларына  консультацияләр тәкъдим итәбез. Уеннарның уйнау тәртибен әти-әниләргә аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз. Әти-әниләр балалар белән күбрәк аралашуы, буш вакытны бергәләп үткәрү, бергә уйнау  теләге булуы бик мөһим.   Балалар белән аралашу вакытында аларның сөйләмнәрендә эш-билгене белдерүче сүзләрнең урынлы кулланылуы, сүзлек запасының яңа сүзләр хисабына байый  баруы күренә.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

Мәсәлән, “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

I төркемгә предметларның, күренешләрнең төп билгеләрен аерырга ярдәм итүче уеннар керә. Мәсәлән, “ Әйе, юк” , “Уенчык кибете” , “Радио”, “Җавабын тап” уеннары.

II төркемгә балаларның каршы кую, чагыштыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән уеннар керә. Мәсәлән, “Охшаган-охшамаган”, “Алай буламы, юкмы?” уеннары

III төркемгә предметларны төрле билгеләре буенча гомумиләштерү, төркемнәргә аеруга юнәлтелгән уеннар керә. “Кемгә нәрсә кирәк?”, “Бер сүз белән әйт” , “3 предметны ата” уеннары.

Игътибарлылыкны, түземлелекне, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар 4 нче төркемне тәшкил итә. Болар “Ватык телефон”, “Буяулы”,” Очты-очты”, “Ак карага тимәскә” һ.б. уеннар.

Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:

-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,реңим моментларына кертү;

-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Балаларның уенын оештырганда бу кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

-Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.

-Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

-Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

-Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.

-Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез

-Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

-Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.

Һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз ,белем сыйфатының түбән тәгәрәве, мәгариф өлкәсе функцияләрендә күзәтелгән түбән икътисадый эффектлылык- әлеге негатив тенденцияләргә чик кую максатыннан, Татарстан Республикасында 2010- 2015 нче елларга Мәгарифне үстерү стратегиясе эшләнде.  Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше “Туган телдә сөйләшәбез” укыту- методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Димәк ки, бала тирә- юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп сүзлек байлыгын арттыра барырга; сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга дөрес җавап бирергә; шулай ук аралашуның төрле формаларын (мәсәлән, диалог, монолог) яхшылап үзләштерергә тиеш була.

  ”Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмалары әзер комплекслы-тематик план һәм проект рәвешендә бирелә.  Күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм зшчәнлеген оештыруда  зур ярдәм.

Сөйләм телен камилләштерүдә төп бурычлар : сүзлек эше; сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру;авазларның дөрес әйтелешен төшендерү; бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү; әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру.  Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта, сүзлек запасы гомуми кулланылыштагы сүзләр нәтиҗәсендә арта. Икенчедән, күп тапкырлар кабатлау рәвешендә сүзләрне ачыклау, конкретлаштыру. Өченчедән, сүзләрне активлаштыру.

Сөйләм телен үстерүче уеннар

Нәрсә оча, йөзә, йөгерә?”

Максат: предметны һәм предметның хәрәкәтен белдергән сүзләр туплау, аныклау.

Уен барышы: Уен башында алып баручы тәрбияче була, балалар уенны аңлап уйный башлагач, алып баручы бала була. Алып баручы баланың сүзлек запасы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар, яки урындыкларга утыралар, алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: “Мин кош оча, самолет оча, күбәләк оча ...... дим, ә сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз, мин дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр, эт оча дим икән, кулларны күтәрергә ярамый. Чөнки чынлыкта эт очмый. “Эт очмый. Ул йөгерә, - дип җавап бирергә кирәк. Уен ахырында педагог иң игътибарлы булганнарны атый. Уен барышында педагог һәр фразадан соң тукталып, балаларга уйларга мөмкинлек биреп акрын гына әйтә. Алга таба уенны катлауландырырга  була. Педагог дөрес булмаган биремгә дә кул күтәрә.

 “Сүзне исеңдә калдыр!”

Максат: сүзлек туплау, хәтерне үстерү.

Уен барышы: Алып баручы 5-6 сүз әйтә, уйнаучылар әйткән тәртиптә кабатларга тиеш. Тукталу яки сүзне төшереп калдыру оттыру булып санала (фант түләргә кирәк). Балаларның сөйләм мөмкинлекләреннән чыгып сүзләр төрле катлаулылыкта сайлап алына. Кем азрак фант югалта, шул җиңүче була.

 

Минем нәрсә уйлавымны әйт!”

Максат: балаларны теге яки бу әйбернең характерлы билгесен (төсе, формасы, зурлыгы, тәме, кайда үсүе, файдалануы һ.б.) аера белергә өйрәтү.Сүзлекне тулыландыру, ачыклау, күзаллауларын үстерү, игтибарлылык үстерү.

Уен барышы: I вариант. Уенны өйрәнгәндә алып баручы тәрбияче була. Алга таба балалар үзләре дә уйный ала. Тәрбияче (бала) әйтә: “Мин бер сүз уйладым. Ул бакчада түтәлдә үсә. Ул кызгылт сары төстә, озынча, каты,тәмле, аны ашка салалар” − балалар кишер  дип җавап бирергә тиеш.  Бу уенда яшелчә, җиләк-җимеш, кием, савыт− саба һ.б. алырга була.

Уенның икенче варианты итеп гомумиләштерү уенын алырга була. Мәсәлән: “Ул әйберләр хәрәкәт итү өчен кирәк, аларга әйбер салып ташып була, тимердән ясалган, тәгәрмәчләре бар” һ.б. − бу транспорт.

Әйтеп бетер!”

Максат: сүзләрне телдән дөрес иҗекләргә бүләргә өйрәтү, балаларның сүзлек запасын баету, аларда уйлау сәләтен, эзләнүчәнлекне үстерү.

Уен барышы: Алып баручы кеше исемнәренең бер яки ике иҗеген әйтә, ә балалар әйтеп бетерәләр. Мәсәлән: Му−са, Ил−дар, Нә−си−мә, Ай−дар һ.б.

Нәрсә ишетүеңне әйт!”

Максат: сүзлек туплау, фразалы сөйләм үстерү.

Уен барышы: Педагог балаларга күзләрен йомып, игътибар белән тыңлап нинди аваз ишетүләрен аерырга тәгъдим итә (кош кычкырган тавыш, машина сигналы, очып җиргә төшүче яфрак тавышы, кешеләр сөйләшүе, эт өреп куюы,  һ.б.). Балалар тулы җөмләләр белән җавап кайтарырга тиеш.Уенны һавада үткәрү яхшы була.

Кайсы кайда яши?

Максат: Балаларның кыргый хайваннар тормышы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне яңа сүзләр белән тулыландыру.

Җиһазлау. Кыргый хайван рәсемнәре һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.

Уен барышы: I вариант. Балаларга  кыргый хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратыла.  Тәрбияче тактага агач куышы төшерелгән рәсем куя. “Бу ничек дип атала? Монда нәрсә яши?” – дип сорый. Тиен рәсеме булган бала: “Бу агач куышы. Анда тиен яши” - дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар”агач куышы, өн, оя кебек сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.

 I I вариант: Тәрбияче балаларга кыргый хайваннарның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар тарата. Тактага кыргый хайван рәсемнәрен элә. “Кайсы хайван кайда яши?” – дип әйтә.  Дөрес әйтеп, шул рәсем өстенә кыргый хайванны  куярга кирәк. “Бу өн. Монда аю яши” – дигән тулы җавап алынырга тиеш.

        Халык әйтемнәрендә, такмак - җырларында, мәкальләрендә тел, матур, дөрес итеп сөйләүнең әһәмияте турында күп әйтелә. Һәр сүзнең үз урынын белеп, аларны сәйләннәрдәй бөртекләп сайлап алып сөйләүченең сүзе колакларны иркәли, күңелгә барып җитә, җиңел аңлашыла. Сүзләрне төгәл, урынлы, дөрес куллану сөйләм культурасын билгели. Сүзлек бай булганда гына сүзләрне сайлап, нәкъ кирәклесен табып була. Шуның өчен дә балаларның сөйләмен үстерү бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе сүзлекне аныклау, тулыландыру, активлаштыру.

        Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ике яшьлек баланың сүзлеге 45 сүздән алып меңнән артып китәргә мөмкин. Саннардагы мондый зур аерма каян килә? Ни өчен ике яшьтә бер бала 45 кенә сүз белсә, икенчесе меңнән артык сүз куллана?

        Сүзлекнең байлыгы баланың нинди социаль шартларда тәрбияләнүенә бәйле. Балаларның берәүләре даими рәвештә әти - әнисеннән бай, дөрес сөйләм ишетә, ә икенчеләренә үрнәк һәм кабатлау өчен бик гади, ярлы һәм күп вакытта дөрес тә булмаган сөйләм туры килә. Әлбәттә инде бу ике төркем балаларының сөйләм мөмкинлекләре бертигез булса да, сүз байлыгы тигез дәрәҗәдә була алмый.

Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирү, сабыйларны үз туган теленә өйрәтү, саф чишмә кебек җырлап чыңлап торган телебезне яратырга өйрәтү һәр ата - ананың изге бурычы. Ана телендә чиста - матур итеп сөйләшергә өйрәтү гаилә, балалар бакчасы бергә тыгыз элемтәдә эшләсәләр уңай нәтиҗәләр бирә.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, төп шөгыле уен. Уйнаган вакытта балада бик күп сораулар туа, нәкъ уенда ул актив, күп сөйләшә.

        Шөгыльләрдә танышкан яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген аныклау, тулыландыру эшен тәрбияче төрле режим вакытларында алып бара.

Балаларның сүзлеген фигыль , сыйфатлар белән баетуда дидактик уеннарның роле әйтеп бетергесез. Бу уеннар нинди дә булса җиһазлар таләп итә яисә сүзле дидактик уеннар.

        Сүзлекне исемнәр белән баету өчен "Бер сүз белән әйт!", "Нәрсә юкка чыкты?", "Дүртенчесе артык", "Нәрсә үзгәрде?", "Предметларны мин әйткән тәртиптә тез!" уеннары уйнарга була. Уенны 2- 3 уенчык яки предмет белән башлап, баланың хәтере яхшырган, игътибары арткан саен арттыра барырга кирәк. Шулай ук тематик лотолар, рәсемле доминолар, табышмак чишү, кроссворд, сканвордлар (балалар өчен) чишү сүзлекне исемнәр белән баета.

        Балаларның сөйләме фигыльләргә бик ярлы. Алар кыздыру, кайнату диясе урында да пешерү; чигү, бәйләү, төймә тагуны тегү; юыну, юындыру, тузан сөртүне дә юу диләр. Шуңа күрә фигыльләрне төгәл, нәкъ тиешле, дөрес мәгьнәләсен кулланырга өйрәтергә кирәк. "Икенче төрле итеп әйт!" кебек тәкъдимнәр белән балаларга тиешле сүзне табарга булышырга. "Нәрсә ничек кычкыра?", "Нәрсә оча, йөзә, йөгерә", "Ялгышны төзәт!", "Табын әзерлә!", "Кем нишли" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

        Балаларның сүзлеген сыйфатлар белән баету, актив сүзлек запасын булдыру өчен "икенче төрле итеп ничек әйтеп була, башкача әйт" дип тиешле сүзне табарга ярдәм итү кирәк.

"Киресен әйт!" (матур - ямьсез, зур - кечкенә, ак - кара һ.б.)

"Башкача әйт!" (матур - гүзәл, чибәр, сөйкемле, батыр - кыю, куркусыз, җитез).

Төсләрне чагыштырып сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен куллану (бу алма кызгылт, бусы кызылрак, бусы кып - кызыл).

        . Балаларны уен аша үз ана телләрендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтү кирәк, ә бу балаларда билгеле бер күләмдә сүз байлыгы булдырудан башлана. Балаларның сүзлеген баетып, ачыклап, аныклап, эзлекле, максатчан эш алып барганда һәрбер балада сөйләм үсеше дәрәҗәсен күтәрү, бер-берсе белән аралашу, аңлашуны камилләштерә, туган телебезнең бөтен нечкәлеген аңларга, үзләштерергә ярдәм итә.










Кулланылган әдәбият.

1. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. "Хәзерге татар әдәби теле"

2. М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл тел- туган тел. - Казан, “Мәгариф”, 2009 ел

3. Ф.М Хисамова, Р.А.Борһанова. Татар теле өйрәнә нәниләр. - Казан “Мәгариф”, 2005.

4. Ф.М.Зиннурова. Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү. Казан, “Мәгариф”, 2005.

5. Э. Хөснуллина Белем ачкычы – сүз. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007.

6. С.Г. Исмәгыйлева. Туган тел- очар канат. - Чаллы, “Камаз” , 1994.

7."Мәгариф" журналлары. №№5, 10, 12 - 1996.