Кечкенәләр төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге “Яраткан уенчыкларыбыз”.
Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.
Җиһазлар: курчак, капчык, уенчыклар (шалтыравык, шакмак, куян, туп, әтәч, машина, аю).
Сүзлек өстендә эш: кызыл, яшел, зәңгәр, сикерә, почмак.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.
Шәхси эш: пассив балаларны эшчәнлеккә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.
Методик алымнар: ситуация, сорау – җавап, физминутка, өй төзү,җырлы уен, йомгаклау.
Эшчәнлекнең төзелеше:
1) Уен моменты – “Безгә бүген кунакка курчак килгән”.
2) Төп өлеш.
3) Физминутка “Күрсәт әле, үскәнем”
4) Өй төзү.
5) Йомгаклау.
Балаларны оештыру:
Эшчәнлек барышында балалар ярым түгәрәктә утыралар.
Эшчәнлек барышы.
1. Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка Алсу исемле курчак килгән. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.
Балалар: Исәнме, курчак.
Тәрбияче: Балалар, курчак нинди?
Балалар: Курчак матур.
Тәрбияче: Ул безгә буш кул белән килмәгән, ә “серле капчык” алып килгән. Хәзер без сезнең белән капчыкта ниләр барын белербез.
2. Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Бу – шакмак.
Тәрбияче: Ул нинди төстә?
Балалар: Кызыл төстә.
Тәрбияче: Шакмак тәгәриме?
Балалар: Юк тәгәрәми , аның почмаклары бар.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Бу куян.
Тәрбияче: Куян нишли?
Балалар: Куян сикерә.
Тәрбияче: Ә,хәзер сезнең белән “Куянар Һәм төлке” уенын уйнарбыз.
Балалар белән “Куяннар һәм төлке ” җырлы уены уйнала.(В.Вәлиева сүз. Һәм муз.).
Ап- ак куян утыра,
Колагын селкеп тора.
Менә шулай,менә шулай,
Колагын селкеп тора
Куян тик торса туңа,
Сикергәли ул шуңа
Һап,һап,һап,һап
Сикергәли ул шуңа.
Кем куянны куркытты,
Куян сикереп качты.
Ай, качты, качты ,качты,
Куян сикереп качты.
Тәрбияче: Ә, бу нәрсә?
Балалар: Туп.
Тәрбияче: Туп нишли?
Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.
Тәрбияче: Бер бала туп турында шигырь сөйли.
“Туп” .(Ә.Бикчәнтәева.).
Әмина елый үкереп
Тубым суга төште дип.
Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада.
Тәрбияче: Ә ,бу нәрсә?
Балалар: Бу – әтәч.
Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?
Балалар: Кикрикүк-кикрикүк.
Тәрбияче: Бер бала шигырь сөйли әтәч турында.
“Әтәч”
Иртән бик иртә тора
Канат кагып кычкыра
Кикрикүк, кикрикүк.
Тор иртәрәк : эшең күп.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Бу – машина.
Тәрбияче: Бер бала машина турында шигырь сөйли.
“Шофер булам”.
Мин дә әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт,
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп ,буйга җитсәм,
Нишләргә белер идем.
Урамдагы бар баланы ,
Утыртып йөрер идем.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Бу – аю.
Тәрбияче: Аю ничек йөри?
(Балалар күрсәтергә тиешләр)
3. Физминутка “ Лап-лап”.
Бергәләп басыйк әле,
Түгәрәк ясык әле.
Аюлар ничек йөри,
Бергәләп ясыйк әле.
Лап-лап,лап-лап,
Аю килә атлап,
Чәче -башы тузган,
Бөтен җире тузан.
Аюга ни булган.
Бернидә булмаган,
Куян туп уйнаган.
Куян тупка типкән
Туп очкан да киткән,
Төшкән ул чокырга,
Чокырда чытырман,
Аю тупны күргән,
Алып менеп биргән.
4. Балалар, менә безгә күп кунаклар килгән (аю, куян, әтәч, курчак ). Без бүген аларга өй төзибез.
Бу нәрсә?
Балалар: Бу – шакмак.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Бу – өчпочмак.
Тәрбияче: Шакмак өстенә өчпочмак куябыз һәм без өй төзибез. (Һәр бала үз алдында эшли) Менә без сезнең белән аюга, әтәчкә, куянга өйләр төзедек.
5. Йомгаклау. Балалар, безгә бүген кем кунакка килде?
Балалар: Курчак килде.
Тәрбияче: Ул безгә нәрсә алып килде?
Балалар: “Серле капчык” һәм уенчыклар.
Тәрбияче: Нинди уенчыклар? (Куян, әтәч, туп, шакмак, машина, аю) һәм без сезнең белән өй төзедек.
Әйдәгез курчак белән саубуллашабыз.
Балалар: Сау бул, курчак.