ЕРТ по татарскому языку (9 класс, русская группа)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


БРТга әзерләнәбез

Ләйсән СӘГЫЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре 40нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Бу уку елы бигрәк тә сыйфат сүз төркеменә бай булды: авыр, куркыныч, күңелле, нәтиҗәле, эзлекле, дулкынландыргыч, куанычлы... Ни өченме? Чөнки БРТга әзерләнү ул бик тә күңелле процесс. Әле өстәвенә беренче тапкыр, 9нчы сыйныф укучыларын (рус төркеме) чыгарырга туры килде. Үзем яңадан имтихан биргән кебек булдым. Аллага шөкер, укучыларымның нәтиҗәләре куанычлы булды. Әзерләнү вакытында, хезмәттәшләрем дә ярдәменнән ташламады. Алдагы еллардагы демонстратив материалларны да табып, уку әсбапларын да кулланып, 9нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен яхшы материаллар тупладым. Журнал укучыларына К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова уку әсбабына таянып, төзегән биремнәрне тәкъдим итәсем килә (2-3нче бүлекләр).


2нче бүлек

Казанда Каюм Насыйри музее ике катлы йортта урнашкан. Бу йортта ул гомеренең соңгы елларында яшәгән. Каюм Насыйри торган беренче каттагы бүлмә шул вакыттагыча җиһазланган. Зур өстәл, аның өстендә – язу кирәк-яраклары, керосин лампасы һәм шәм, кубыз белән курай салынган тартма. КаюмНасыйри бу уен коралларында уйнарга яраткан. Өстәлдәге гарәпчә китапны ул үзе күчереп язган.

Мич янындагы кара такта – аның балалар укытуы, стенага эленгән кипкән үләннәр халык медицинасын яхшы белүе турында да сөйли. Икенче каттагы экспонатлар Насыйринең фәлсәфи һәм фәнни кызыксынуларына багышланган.

Бүген музей фондында хатлар, мәдрәсә дәреслекләре саклана. Биредә шулай ук сәгать-хронометр, галимнең таянып йөргән таягы, сандыгы, Иске татар бистәсендә яшәгән күренекле кешеләрнең шәхси архивлары да урын алган. (Әдәбият китабыннан)

9. Каюм Насыйри Казанда туган.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

10. Ул ике катлы йортта яшәгән.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

11. Беренче катта кечкенә өстәл булган.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

12. Каюм Насыйри кубыз белән курайда уйнарга яратмаган.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

13. Ул халык медицинасын яхшы белгән.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

14. Каюм Насыйри балалар укыткан.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

15. Экспонатлар арасында аның хезмәтләре дә бар.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

16. Каюм аганың дәреслекләре, таянып йөргән таягы, сандыгы музей фондында саклана.

1) текстка туры килә

2) текстка туры килми

17.

1. Малайның әнисе авырып киткән.

2. Малайның гафу үтенүе.

3.Малайның әнисе.

4. Кояш оялудан каралган.

5. Әнисе терелгән.

6. Малайның әнисе чишмәгә киткән.

7. Ерактагы Көймә тавы.

8. Кояш каралган.


А. Еракта, бик еракта – Каф тавының артында яшәгән, ди, бер малай. Малайның бары тик әнисе генә булган. Аның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән йокларга яткан. Ул көне буе нидер чәчкән, нидер урган, нидер төзәткән, нидер яңарткан...


Ә. Менә беркөнне малайның әнисе авырган. Шунда ул урамда уйнап йөрүче улын чакырган да болай дигән:

  • Улым, мин авырыйм. Суга барырга өлгермәдем. Ә минем бик-бик эчәсем килә. Көймә тавы артындагы чишмәдән бер чиләк су алып кайтчы, балам.


Б. Малай, чиләк күтәреп, урамга чыккан. Көймә тавына караган. Тау бик-бик еракта – офыклар артында булып күренгән аңа.

Мондый эсседә шундый еракка барып йөргәнче, шушы якындагы чишмәдән алсам да ярар әле,” – дип уйлаган малай.


В. Менә ул, тирләп-пешеп, судан кайткан. Әнисе, аның чәчләреннән сыйпап: “Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт”, - дигән һәм су эчә башлаган. Эчкән саен, үзендә көч арта баруын сизгән. Бераздан бөтенләй сәламәтләнеп җиткән.


Г. “Белмәде, әнием суның кайсы чишмәнеке икәнен белмәде”, - дип уйлаган ул. Шулвакыт күктәге кояш карала башлаган. Дөнья ямьсезләнгән, кошлар качканнар. Малай, ни уйларга да белмичә, куркып, өенә йөгергән.


Д. Әнисе кояшка караган да әйткән:

- Кемдер бу дөньяда ялган эш эшләгән булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралган. Чөнки җирдә кояш күрмәгән, белмәгән бер эш тә юк.


Е. - Әни, мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем. Гафу ит мине, - дигән малай.

Ул яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе аны күкрәгенә кыскан. Шулвакыт кояшта караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар, ояларыннан чыгып, оча башлаганнар. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетмәгән. (Фәнис Яруллиннан)


3нче бүлек

18. Җәй көннәрендә авыл күмелә. ЯШЕЛЛЕК

19. Май урталарында, алма, шомырт чәчәк ташкынында була. АГАЧ

20. соң инешкә таба сузылган көнбагышлар чәчәккә күмелгән. АЛАР

21. яздан көзгә кадәр чәчәктә утырган ал, кызыл, ак яраннары тирә-юньдә дан тота. ӘБИ

22. Гөлләрен ул бигрәк тә яшь киленнәргә өләшергә .

ЯРАТЫРГА

23. Аларны ул Кипкән күлле иңкүеннән алган гына утырта. БАЛЧЫК

24. Ишегалды тулы бакча гөлләре белән бу йорт әрҗәсен хәтерләтә. ЧӘЧӘК

25. – Тигез яшәгез, шау чәчәктә булсын! – ди әби, гөл үсентеләре биргәндә. ТОРМЫШ


26. Яңа ел мәҗлесе бик башланды. КҮҢЕЛ

27. Сәлим үз мәктәбендә беренче . ГАРМУН

28. Сәлимгә гармунны, уникедә генә бүләк итәргә булдык. ТӨН

29. Зур белән малайның уйнавын көттек. ТҮЗЕМ

30. Ләкин ул, безгә таныш, бер генә көй дә уйный . АЛЫРГА

31. Малай, тирән эчендә гармунның бозык икәнлеген әйтте. ТЫН

32. Шул вакыт, гармун фабрикасында эшләүче мастер: “Кунаклар, мин сезнең каршыда “, - диде... ГАЕП


Укучыларга ярдәмгә

Курай, кубыз - татарский музыкальный инструмент;

Хезмәтләре – его труды;

Сандык – сундук;

Оялустесняться, стыдиться;

Каралу – чернеть;

Еракта, офыклар артында – вдали, на горизонте;

Ялганложь, обман;

Ярангерань;

Балчык – глина;

Әрҗә – яәик, короб;

Гөл үсентеләре - ростки цветов;

Көймелодия;

Бозыкнеисправный.