Тема: Мәҗит Гафуриның “Гөлләр бакчасында” шигыре.
Максат
1.Укучылырны М.Гафуриның “Гөлләр бакчасында” шигыре белән таныштыру;
2. Шигырьгә анализ ясау барышында әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3. Укучыларга табигатьнең гүзәллеген, чәчәкләр матурлыгын төшендерү, экологик тәрбия бирү; аларда изгелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.
Җиhазлау: М.Гафури портреты, мәкальләр язылган плакатлар: “Кошның матурлыгы- төсе белән, кешенең матурлыгы- эше белән”, “Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи”; чәчәкләр рәсемнәре, компьютер, слайдлар.
Дәрес барышы
1Ориентлашу этабы
1.Психологик уңай халәт тудыру.
а)-Исәнмесез , укучылар! Кәефләрегез ничек соң?
-Иртәнге кояш кебек
Туган телне Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек
-Яхшы,утырыгыз.Шушындый яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
б) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшереп китү.
- Бүгенге әдәбият дәресебезне башлап җибәргәнче, дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләрне искә төшереп китик әле:
а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.
б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.
в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.
г) Аңламаган нәрсәңне сора.
2.Уку максатын кую.
-Укучылар,без сезнең белән әдәбият дәресләрендә нәрсәләр эшлибез?
(Язучыларның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышабыз)
-Тактага карагыз әле .Бу язучылар сезгә танышмы?
(3 портрет Г Тукай,М Гафури,Ә Фәйзи)
-Кайсы язучы турында бу уку елында без әле сөйләшмәдек?(М Г)
-Димәк без бүген дәрестә кайсы язычының тормышы һәм иҗатын өйрәнербез?( М.Г)
-Мин сезгә өй эше биргән идем.Хәзер тикшереп китик.
1. Төркем биография буенча 7 сорау төзергә тиеш иде.
Тактада Уникенче ноябрь
М Гафури иҗатын өйрәнү.
(Моделен төзик )
Кем ул?
Шагыйрь.
Якташ (Башкортстанда туган,татар шагыйре).
Башкортстанның халык шагыйре исеме беренче булып аңа бирелә(1923 елда).
Тормыш юлы.
Гафури р-нда Җилем –Каран авылында туган.
(аның фамилиясе)(елга),(тау )
Ятимлек.
9-10 яшендә әтисе үлә,1 елдан әнисез дә кала.
Г Тукай белән язмышлары охшаш .Алар Уфада очрашалар да.
Иҗат эше.
Татар һәм башкорт язучысы (Башкорт халкының мәдәниятен үстерүгә күп өлеш керткән)
Исемен мәңгеләштерү.
Йорт –музее бар
Урам
Театр
Район
2 төрекм М Гның әсәрләрен язып килергә тиеш иде.
Башлангыч сыйныфларда кайсы әсәрләрен укыган идек?
“Балалар эше”,”Балалар һәм китап”шигырьләрен.
Укучылар ә бүген дәрестә укыячак шигырь нәрсә турында икән?
Тактага күз салыйк.
Тактага язылган шигырьне уку, “матур” сүзенең мәгънәсен ачыклау.
“Мин матур”,- дип
Мактанмагыз,
Матурлар.
Матурлыкны тик
Матур эшләр
Матурлар.
Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
( кеше матурлыгы турында)
Автор нинди кеше матур була ди? (Матур эшләр эшләгән кеше )
Әйе балалар, тышкы матурлыгына карап кына кешене матур дип әйтеп булмый икән әле, бу сыйфатны тулыландыру өчен кешеләрне сокландырырлык матур эшләрең дә булу кирәк икән.
Димәк, шиг. матур эшлэр башкаручы кешеләр турында.
Релаксация.
-Укучылар, бер генә минутка күзләрегезне йомыгыз. “Кояшлы көн. Кошлар сайрый. Чәчәкләр бакчасы. Хуш истән баш әйләнә.”
Музыка(табигатьтә кошлар тавышы)
Күзләрне ачтык.
1.Сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килде? (Бик матур чәчәкләр бакчасы).
2. Бу бакчада нинди чәчәкләр үсә иде?
3.Нинди чәчәкләрне беләсез?
Дәлия-георгин миләүшә-фиалка
Чалма чәчәк-пион акчәчәк-ромашка
Кашкарый-астра күкчәчәк-василек
Гөлчәчәк-роза канәфер-гвоздика
Алтын чәчәк-хризантема лалә-тюльпан.
4. Сез нинди чәчәкләр үстерәсез?
5. Чәчәкләрне кемнәргә, кайчан бүләк итәбез?
Без укыячак шигырь «Гөлләр бакчасында”исемле.
III. Уку максатын чишү
- Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында?( чәчәкләр турында)
Укытучынын шиг. укуы.(укучылар аңлашылмаган сүзләрне билгеләп бара).
Сүзлек эше .
Кылдым тамаша- сокланып карадым
Җан шатлана- душа радуется
Хәйран калып- с удивлением
Күзләр камаша- күзләр чагыла
Җөмләләр төзетү.
. Укучылар шигырьне эчтән укыйлар
.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (формалаштыру)
Лирик герой кая килгән?
Ул нәрсәгә сокланып караган?
Чәчәкләргә нинди сорау биргән?
Чәчәкләргә нәрсә булды? ( җанландылар)
Балалар, тормышта шулай буламы? (юк, әкияттә генә шулай була)
Мондый күренешне без рус әдәбиятында ничек дип атыйбыз?(оли цетворение)
Татар әдәбиятында бу күренеш сынландыру дип атала.
(Сынландыру- җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү).(дәфтәрләргә язу)
Нәтиҗә Чәчәкләрнең дуслары- тырыш, уңган, эшчән, саф күңелле кешеләр.
Чәчәкләрнең дошманы- кара эчле, тар күңелле, ялкау кешеләр.
“Эшсез кешеләрнең хаклары юк
Сезне түшләренә кадарга...”
Фикер алышу:
Бу шигырьдә М.Гафури безгә нәрсә әйтергә теләгән?
( Җирдә тормыш матур булсын өчен эшләргә, тырышырга кирәк)
Җиребезне матур итәр өчен эшчән, тырыш, игелекле, кешелекле, саф күңелле булып үсәргә кирәк.
Мәкальләрне карау.Кайсысы шиг. эчтәлегенә туры килә?
Җиде кат үлчә,бер кат кис.
Кошның матурлыгы- төсе белән, кешенең матурлыгы- эше белән. Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын.
Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи.
Шиг. укучыларның укуы(төркемләп)
2шәр строфа(үзанализ)
Үзеннең укуың ошадымы?
Нинди кимчелекләрең бар?
2 нче төркем ни әйтер?
Укучылар язучылар матурлыкны нәрсәләр ярдәмендә күрсәтә?(сүзләр)
Сез ничек уйлыйсыз ә тагын нәрсә ярдәмендә күрсәтеп була?(кар тина карау, вальс тынлау).
Рефлексия.
- Балалар, без дәрестә нәрсә өйрәндек?(М.Гафуриның биографиясе белән таныштык.Шиг. укыдык)
. Хәзер язучының тормышы буенча белемнәребезне тикшереп алырбыз.
.
Тест:
1. Мәҗит Гафуриның туган төбәге:
a) Мордва республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы;
ә) Башкортстан республикасы Гафури районы Җилем- Каран авылы;
б) Татарстаннның Аксубай районы Иске Кармәт авылы.
2. Язучының туган елы:
a) 1884 ел, 27 февраль;
ә) 1901 ел, 1 гыйнвар;
б) 1880 ел, 1 август.
3. Мәҗит кемнән укырга-язарга өйрәнә?
a) авыл мәдрәсәсендә;
ә) әти-әнисеннән;
б) Пешлә мәдрәсәсендә.
4. Ничә яшьтә ятим кала?
a) унөч яшендә;
ә) унбер яшендә;
б) биш яшендә.
5. Беренче әсәрен кайчан яза?
a) мәдрәсәдә укыганда;
ә) Казанга килгәч;
б) Уфага килгәч.
6. Мәҗит Гафури ничәнче елда Казанга килә?
a) 1940 нче елда;
ә) 1904 нче елда;
б) 1931 нче елда.
7. Мәҗит Гафуриның вафат булу вакыты:
a) 1931 ел, 8 гыйнвар;
ә) 1885 ел, 16 март;
б) 1934 ел, 28 октябрь.
8. Уфада Мәҗит Гафуриның музей-йорты кайчан ачылган?
a) 1948 ел, 6 март;
ә) 1920 ел, 15 гыйнвар;
б) 1923 ел, 10 май.(төркемнәрдә тикшерү)
Тө
- Укучылар, без табигатьне саклый беләбезме? Суларның, һаваларның пычрану сәбәпләре нәрсәдә?
- Сез табигатьне саклауда үзегездән нинди өлеш кертәсез?
- Табигать белән кеше- аерылгысыз төшенчәләр. Табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз. Елга- күлләрне, урманнарны, кырларны чүп- чардан тазарту, агачларны, бөтен төр файдалы үсемлекләрне, бигрәк тә чәчәкләрне, гөлләрне кадерләп үстерү- игелекле эшләр.
. Укучыларга билгеләр кую.
. Өйгә эш
1.Иҗади бирем“ Чәчәкләр –тормыш бизәге” темасына сочинение язарга.
2. Ярымиҗади бирем .Чәчкә исемнәрен кулланып җөмләләр төзергә.
3. Мәҗбүри бирем. Шигырьне сәнгатьле укырга.