Ә.Бикчәнтәева Сөйкемсез песи. (7 нче класс)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема. Ә.Бикчәнтәева “Сөйкемсез песи” (7 класс, рус төркеме)

Максат.

- Ә.Бикчәнтәеваның «Сөйкемсез песи» әсәре буенча белемнәрне гомумиләштерү;

- сыйфат ясагыч кушымчалар (тискәре сыйфатлар) белән таныштыру һәм куллану үзенчәлегенә игътибарны арттыру;

- инфинитивның барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә активлаштыру;

- тел байлыгын үстерү;

- диалогик формада аралашу күнекмәләрен активлаштыру;

- укучыларда хайваннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;

- татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү.


Җиһазлау. Компьютер, рәсемнәр.


I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү.

1) Исәнләшү (укытучы-укучы)

2) Исәнләшү (укучы-укучы)


ІІІ. Яңа материал өстендә эш.

1) Табышмакның җавабын тап.

Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (песи)



2) Укучы шигырь укый.

Безнең песи.

Песи, диләр, ялкау, диләр,

Ашый да йоклый, диләр.

Безнең песи ялкау түгел,

Менә шуны белмиләр

Безнең песи иртүк тора,

Тора да тычкан куа.

Башта ялый тәпиләрен,

Аннары битен юа.

Юынгач, тәмләп ашый да

Йокларга ята мырлап.

Мырлап диеп әйтмик, ул бит

Төш күреп ята җырлап.

Безнең песи шат күңелле,

Шаяра, гел тик тормый.

Сезнеке мырлыйдыр, бәлки,

Ә безнең песи җырлый!

Шигырь нәрсә турында?

3) Тәрҗемә ит.

Узган дәрестә песиләр турында әсәр укыган идек, әйдәгез искә төшереп алыйк әле.




Песи баласы ияләште

Матурлыгы өчен генә түгел

Тәртипсез булып чыкты

Идәнне пычрата

Азыгын өстери башлый

Ипи телемнәрен тартып төшерә

Үзенә үпкәләсен

Иркәләнеп койрыгын болгый башлый


Любим не только за красоту.

Оказалось недисциплинированной.

Начинает волочить за собой еду.

Стаскивает куски хлеба на пол.

Зачем пустили плохую кошку?

Давай попробуем научить порядку.

Пусть на себя обижается.

Начинает, ласкаясь, вилять хвостом.

4) Сорауларга җавап бирегез.

Зур песине хуҗалары ни өчен ярата?

Песи баласы үзен ничек тота?

Күрше кызы Мәйсәрә нишләргә киңәш бирә?

Балалар песине нишләтергә уйлыйлар?

5) Карточкалар белән эш.

У-ү - үзебезнең, матурлыгы, мияу-мияу, күп кешеләрдә, урынында йоклый, үзенә үпкәләсен?

О-ө - өстери башлый, тәртип бозмый, өстәлгә менә, койрыгын болгый, ашарга сорый, өйрәнмәсә;

Ә-е - бер песи, ияләште, күрше, тәртипсез, тәртипкә өйрәтә, бөтенләй үзгәрде;

6) Презентация. Җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Песи баласы үзенә хуҗа эзләп …

(Песи баласы үзенә хуҗа эзләп бик күп кешеләрдә йөргән.)

Песи баласы үзенә хуҗалар эзләгән, ләкин…

(Песи баласы үзенә хуҗалар эзләгән, ләкин аны бөтен кеше куып чыгарган.)

Песи баласы тәртипсез булган, шуңа күрә …

(Песи баласы тәртипсез булган, шуңа күрә азыгын төрле җиргә өстерәгән,идәнне пычраткан.)

Песи баласы башта бик тәртипсез булган, чөнки …

(Песи баласы башта бик тәртипсез булган, чөнки аны беркем дә өйрәтмәгән.)

Песи баласын беркем дә тәртипкә өйрәтмәгән, чөнки …

(Песи баласын беркем дә тәртипкә өйрәтмәгән, чөнки хуҗасы булмаган.)

Песи баласы берничә атнадан акыллыланган, чөнки …

(Песи баласы берничә атнадан акыллыланган, чөнки сеңлесе белән Шамил аны өйрәтә башлаганнар.)

7) Презантация. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез.

Песи баласы, ияләште, бер, безгә, аклы-сарылы.

(Безгә аклы-сарылы бер песи баласы ияләште.)

Мәйсәрә, беркөнне, кергән иде, уйнарга, белән, минем.

(Беркөнне минем белән уйнарга Мәйсәрә кергән иде.)

Мәйсәрә, алырга тели, үзенә, песине, хәзер.

(Хәзер Мәйсәрә песине үзенә алырга тели.)


Дәреслек белән эш.

1) 69 нчы бит 6 нчы күнегү. Фикерләрегезне әйтегез.

Синеңчә, Шамил һәм аның сеңлесе нинди балалар?

(шәфкатьле, ярдәмчел, хайваннарны яраталар, игътибарлы һ.б.)

Алар сиңа ошыймы? Ни өчен?

(песиләрне яратырга, аларны тәрбияләргә кирәк)

2) парлап эшләү.

3) 7, 8 нче күнегүләр. Презентация.

- Песи баласын нишләмәскә өйрәтергә кирәк?

(Тәртип бозмаска, өстәлгә менмәскә,ризыкларны өстәлдән тартып

төшермәскә, идәнне пычратмаска, бертуктаусыз ашарга сорамаска,

күршеләргә кермәскә.)

- Песи баласын нишләргә өйрәтергә кирәк?

(Хуҗасын тыңларга, бер урында гына ашарга, үз урынында гына йокларга, тәртипле булырга.)

4) Дәфтәрдә эш. 57 нче бит, 7,8 нче күнегүләр.

(күнегүләрнең яртысы сыйныфта эшләнә, яртысы өйгә бирелә)

5) Дәреслектә 9 нчы күнегү.

Тыңлаучан (послушный) – тыңламаучан (непослушный)

Аңлаучан (понятливый) – аңламаучан (непонятливый)

Буйсынучан ( покорный) – буйсынмаучан (непокорный)

Аралашучан (общительный) – арлашмаучан (необщительный)

өйрәнүчән (обучаемый) – өрәнмәүчән (необучаемый)

алдашучан ( лживый) – алдашмаучан (нелживый)

онытучан (забывчивый) – онытмаучан (незабывчивый)

хәрәкәтләнүчән (подвижный) – хәрәкәтләнмүчән (малоподвижный)

( парлап эшләү)

6) Песи баласы башта нинди булган, аннан соң ниндигә әйләнгән?

(Песи баласы башта тыңламаучан булган, ә аннан соң тыңлаучанга әйләнгән.)

(Песи баласы башта аңламаучан булган, ә аннан соң аңлаучанга әйләнгән.)

(Песи баласы башта буйсынмаучан булган, ә аннан соң буйсынучанга әйләнгән.)

(Песи баласы башта өйрәнмәүчән булган, ә аннан соң өйрәнүчәнгә әйләнгән.)


(парлап эшләү)

7) 69нчы бит, 11 нче күнегү.

Өйрәтелгән һәм өйрәтелмәгән песиләр нинди була?

(Өйрәтелгән песиләр тыңлаучан, ә өйрәтелмәгән песиләр тыңламаучан була.)

(Өйрәтелгән песиләр аңлаучан, ә өйрәтелмәгән песиләр аңламаучан була.)

(Өйрәтелгән песиләр буйсынучан, ә өйрәтелмәгән песиләр буйсынмаучан була.)



ІV. Ныгыту.

1) Текст буенча сораулар бирү. (бер укучы сорау бирә, икенче укучы җавап бирә)

2) Уен. «Дөрес, дөрес түгел»

(Такта янында ике урындык тора. Беренчесенә «дөрес» сүзе ябыштырылган, икенчесенә - «дөрес түгел». Укучылар текст эчтәлеге буенча төрле җөмләләр әйтәләр. Такта янындагы укучы җөмләнең дөреслегенә карап, әле беренче, әле икенче урындыкка утыра.)

V. Йомгаклау.

Карточкалар буенча эш.

карточка№1

Синең песиең бармы?

Аның төсе, холкы нинди?

Нәрсә эшләргә ярата/яратмый?

Нәрсә ашый?

Иң яраткан азыгы нәрсә?

Буш вакытыңда песиең белән аралашасыңмы?

Песиең күп игътибар таләп итәме?

Син песиең белән дусмы?

(иркәләнергә, иркәләргә, жәлләтергә, жәлләргә, тыңлаучан, тыңламаучан, аралашучан, арлашмаучан, буйсынучан, буйсынмаучан, өйрәнүчән)

карточка №2

Песи баласы башта нинди булган, ә аннан соң ниндигә әйләнгән?

(өйрәнүчән, өйрәнмәүчән)

Син тыңлаучан песиләрне яратасыңмы?

Ә тыңламаучан песиләрне?

Сиңа нинди этләр күбрәк ошый? (буйсынучан, буйсынмаучан)

Сезнең сыйныфта кемнәр аралашучан?

Ә кемнәр аралашмаучан?

Сиңа нинди кешеләр ошый? (алдашучан, алдашмаучан)

Сиңа нинди песиләр ошый? (хәрәкәтләнүчән, хәрәкәтләнмәүчән)

Синең дустың нинди? (онытучан, онытмаучан)

VІ. Өй эше.

Эш дәфтәрендә 57 бит, №7,8,9,10.