Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Тикшерелде: Килешенде: Расланды:
МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары: Мәктәп директоры_____
№ ______ _____Газизова А.Б. Мәүлетбаева Г.Ә.
“ “________ 2012 “ “_________ 2012 “ “___________ 2012
Боерык №
Риторика нигезләре
9 нчы сыйныф өчен
электив курс буенча эш программасы
Төзүче: I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ихсанова Сәгыйдә Гомәр кызы
Педсовет утырышында каралды
Беркетмә №
“ “_________ 2012 ел
2012-2013 нче уку елы
Аңлатма язуы
“Риторика нигезләре” исемле электив курс атнага 1 сәгать исәбеннән 17дәрескә исәпләнгән.
9 нчы сыйныф укучыларының профиль алды әзерлегенә куелган төп мәсьәлә булып, аларны тормышта үз юлларын сайлап алуга комплекслы әзерлек тора. Тәкъдим ителә торган әлеге электив курсның программасы татар телен тирәнтен укытуны, телдән һәм язма сөйләм осталыгын үстерүне, журналист һөнәрен үзләштерү һәм башкаруда кирәк булган кайбер гамәли күнекмәләр формалаштыруны күздә тота.
Риторика, хатыйблык, сүз сәнгате гыйлеме борын-борыннан патшаларның, ханнарның, илчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Алар үзләре дә аны өйрәнгәннәр, үз балаларына да ил агалары, чит ил вәкилләре белән күркәм-зәвыклы итеп сөйләшерлек белем бирергә тырышканнар.
Сөйләм, аралашу осталыгы һәрбер һөнәр вәкиле өчен мөһим. Кызганычка каршы, хәзерге көндә сөйләм осталыгына өйрәтү өчен дәресләрдә бирелгән вакыт кына җитми. Хәтта телевидениедә эшләүче кайбер алып баручыларның да хаталы сөйләмен, басым кую кагыйдәләре, авазлар орфоэпиясе бозылышын ишетеп борчылабыз. Телне, сөйләм төзү кагыйдәләрен, дөрес әйтелешне киңрәк өйрәтү сорала.
Риторика һәм сәнгатьле сөйләмдә интонациянең роле аеруча зур. Чөнки сүзләрдән сөйләм оештырганда, сөйләмнең аерылгысыз элементы булып интонация дә катнаша.
Риторика, сәнгатьле сөйләм тавыштан, интонациядән башка яшәми. Оратор, үзенең тавышыннан тиешле дәрәҗәдә файдалансын, аның белән дөрес идарә итсен өчен, сөйләм техникасын яхшы үзләштергән булырга тиеш.
Бу электив курс укучыларга югарыда күрсәтелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш.
Электив курсның максаты һәм бурычлары:
чыгыш ясау, аралашырга өйрәтү, төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү күнекмәсе формалаштыру;
сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү(дикция, сулыш,сөйләм тавышы кую, орфоэпия өстендә эшләү);
балаларның акыл һәм хыялын, зәвыгын, сөйләм культурасын, иҗади хезмәткә омтылышын тәрбияләү;
укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру һәм унынчы сыйныфта гуманитар юнәлештә профиль сайларга ярдәм итү.
Тематик планлаштыру
Уку материалының темасы
Сәг.
план
факт
1.
Риториканың нигезләре
1
2.
Аралашу
1
3.
Сөйләм сәнгатендә сүз
1
4.
Хәрәкәтләр,мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли?
1
5.
Риторика һәм интонация
Тавышыбыз белән дуслашыйк
1
6.
Орфоэпия
1
7.
Паузалар һәм аларның төрләре
1
8.
Сөйләм темпы
1
9.
Ныгыту
1
10.
Басым һәм аның төрләре
1
11.
Интервью
1
12.
Репортаж
1
13.
Мәкалә
1
14.
Реклама
1
15
Очерк
1
16.
Зачет-дәрес. Телдән газета чыгару
1
17
Йомгак дәрес
1
Уку материалының эчтәлеге
Риториканың нигезләре. Һәр укучы риториканың нинди өлкәсендә осталыкка ирешүе, уңышсызлыклары һәм теләкләре турында сөйли.
Ораторлык сәнгатенең тормышта әһәмияте.(тыңлаганда, телдән һәм язма сөйләмдә, укуда).
Тест “Синең холкың”. Сөйләүче холкының тыңлаучыга тәэсире.
Риторикада уңышларга ирешүнең юлларын билгеләү.
Әңгәмә, тест
2.
Аралашу.
1.Коммуникатив хаталар. Төрле ситуацияләрне анализлау, аралашуны кыенлаштыручы сәбәпләрне күрсәтү.
2Ситуаицяләрдә очраган хаталарны төзәтүдә күнегүләр. Рольле уен.
3. Телефоннан сөйләшү тәртибе. Төрле ситуацияләрне уйнау.
4.Хат, тәбрикләү язу.
Әңгәмә, эшлекле уен
3.
Сөйләм сәнгатендә сүз.
1.Хәрефләр һәм сүзләр.Хәрефләрне үзгәртеп, төрле сүзләр ясау.
2.Сүзнең мәгънә төсмерләре(омоним, синоним,антоним, күчерелмә мәгънә) Уеннар.
3.Сүзнең сурәтлелеге(охшашлыклар,шигъри сурәтләр). Күнегүләр.
Әңгәмә, күнегүләр
4.
Сөйләм сәнгатендә сүз.
1.Күзаллап сөйләү күнегүләре.
2.Сүздән хис-кичерешкә.Маҗаралы,искитәрлек хәлләр, әйберләр турында уйлап чыгарып сөйләү.
3.Сүзләр һәм сөйләм аерымлыгы.
Әңгәмә, күнегүләр
5.
Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли?
1.Кешенең хәрәкәтләре, мимикасы, гәүдәсен тотышы. Рәсем сәнгате һәм сынлы сәнгать әсәрләрен күзәтү.
2.Мимика һәм музыка астында төрле хис-кичерешләрне тасвирлап күрсәтүгә күнегүләр.
3.Чыгыш ясаганда, аралашуда кешенең гәүдәсен тотышы, мимикасының роле.
Әңгәмә, күнегүләр
6.
Риторика һәм интонация.
Тавышыбыз белән дуслашыйк.
1.Сулыш күнегүләре өйрәтү.
2.Сөйләм һәм яңгырау аппаратын күнектерү.
Әңгәмә, күнегүләр
7.
Орфоэпия.
1.Сузык авазларны күнектерү.
2.Тартык авазларны күнектерү.
3.Тавыш һәм дикциягә күнегүләр.
Күнегүләр
8.
Паузалар һәм аларның төрләре.
Пауза төрләре белән таныштыру.
Тиешсез урында ясалган паузаларның мәгънәне бозулары турында нәтиҗә ясау.
Әдәби әсәрләдән,паузаларны дөрес куеп, өзекләр уку күнегүләре.
Лекция, күнегүләр
9.
Сөйләм темпы.
1.Сөйләм тизлегенә йогынты ясаучы күренешләрне анализлау.
2.Төрле стиль һәм жанрда булган текстларның укылышын чагыштыру.
Лекция, күнегүләр
10.
Ныгыту.
Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен видеоязмада карау һәм геройларның сөйләм үзенчәлекләре, мимика, хәрәкәтләренә анализ ясау.
Әңгәмә
11.
Басым һәм аның төрләре.
1.Сүзне оештыручы иҗек басым, урыны,басымны үзенә алмый торган кушымчалар.
2.Сүз басымын күнектерү өчен төрле сүз төркеменү караган сүзләр укуга күнегүләр.
3. Тойгылы иҗек басымы, тойгылы тоташ басым турында төшенчә бирү. Төрле очракларга җөмләләр төзү һәм дөрес интонация белән уку күнегүләре.
Лекция, күнегүләр
12.
Басым һәм аның төрләре.
1.Логик басым кагыйдәләре. Фразадагы әһәмиятле сүзләрне билгеләүгә ярдәм итүче кагыйдәләр һәм бәйләнешләрне күрсәтү.
2.Мәгънә аеручы басым.
3.Текстлардан өзекләр уку.
Лекция, күнегүләр
13.
Интервью.
1.Интервьюга билгеләмә
2.”Ялкын” журналыннан интервьюлар уку.
3. Рольле уен. Интервьюлар алу. Иң оста сорау бирүчене билгеләү.
Әңгәмә, эшлекле уен
14.
Мәкалә.
1.Мәкалә төрләре турында мәгълүмат. Махсус чаралар риторик сорау, укучыга мөрәҗәгать итү, антитеза, анафора, эпифора, синтаксик параллелизм һ.б.
Әңгәмә, практик эш
15.
Очерк
1.Газетадан очерк уку. Очеркны хикәя, репортаж белән чагыштырып, үзенчәлекләрен билгеләү
2. Очеркта кулланылучы алымнар
3.Очерк язу
Газета-журналлар буенча эш, практик эш
16-17.
Зачет-дәрес: интервью, репортаж, реклама, очерк, хикәядән өзек һәм шигырьне сәнгатьле уку
Телдән газета
Курсның азагына укучылар алырга тиешле белем һәм күнекмәләр:
үзеңнең һәм башкаларның сөйләменә иътибарлы булу;
телдән һәм язма сөйләм осталыгына ирешү;
журналист һөнәренең үзенчәлекләрен белү;
үз тавышыңны ишетә белергә өйрәнү;
сөйләм техникасын үзләштерү.
Файдаланылган әдәбият
Абдуллина Р.С. Риторика һәм интонация. Монография/ Р.С.Абдуллина. –Яр Чаллы, 1999
Абдуллина Р. С. Стилистика һәм тел культурасы мәсьәләләре/ Р. С. Абдуллина. – Яр Чаллы,1997. − 198 б.
Бәширова И. Б. Сүз белән сурәт ясау/ И.Б.Бәширова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.– 176 б.
Габдулхаков В.Ф. Риторика 9 / В.Ф.Габдулхаков. –Казань: Магариф, 2004
Ибраһимова Ф.И. Балалар әдәбияты: Хрестоматия / Ф.И.Ибраһимова. – Казан: Мәгариф, 2004
Косхтев Н.Н. Риторика 8-9 – М.: Просвещение, 1997
Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы/Х.Р.Курбатов. –Казан: Мәгариф, 2002. –199б.
Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы/ Х.Р. Курбатов – Казан: Тат.кит.нәшр., 1971. –187 б.
Низамов И.М. Уем – тел очында...( Сөйләм һәм массакүләм аралашу) / И.М. Низамов. –Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 287 б.
Риторика. Методические рекомендации 8/ Под ред. Т.А. Ладыженской. –М.: Просвещение, 2002
Поварисов С.Ш. Тел – күңелең көзгесе/ С.Ш. Поварисов – Казан: Тат.кит.нәшр., 1982. –159 б.
Сарьян Х. Уеңны уйдырып сал... / Х.Сарьян. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977.– 141б.
Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате/ В.Х. Хаков – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.–159б.
Хаков В. Х. Татар әдәби теле (Стилистика)/ В.Х.Хаков. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1999.– 304 б.
Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 124б.
Әлмәт районы Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгыйдә Гомәр кызы Ихсанованың
“Риторика нигезләре” исемле электив курс программасына
БӘЯЛӘМӘ
9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән әлеге электив курс программасы татар теле стилистикасын һәм риторикасын тирәнтен өйрәнүне, телдән һәм язма сөйләмгә куелган төп таләпләрне белүне, журналист һөнәрен үзләштерүне һәм аның өчен кирәк булган кайбер гамәли күнекмәләр формалаштыруны күздә тота. Монда сөйләм оештыру өчен җәлеп ителә торган тел чараларын системага салып өйрәнүгә әһәмият бирелә, текст өстендә эшнең фәнни нигезләре күрсәтелә.
Программа өч төп бүлектән тора. Аңлатма язуында электив курсның әһәмияте аңлатыла, максат-бурычлар ассызыклана. Икенче бүлектә укучылар үзләштерергә тиешле төп мәсьәләләрнең тематик планы бирелә. Уку материалының эчтәлеген күрсәткән өченче бүлектә укучыларга сөйләмнең төрле яссылыкта хәрәкәт итүен ( фикерне төрле рәвешләрдә белдерү, белдергән фикерне төзәтү һ.б.) төшендерүнең конкрет юллары һәм алымнары күрсәтелә. Программада укучылар алырга тиешле белем һәм күнекмәләр конкрет билгеләнә.
Фәннилек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, системалылык, дәвамчанлык кебек гомумдидактик принциплар исәпкә алынган. Шактый тулы әдәбият исемлеге бирелгән.
“Риторика нигезләре” дигән авторлык программасы мәктәпләрдә профильле укытуның мәҗбүри атрибуты булган электив курсларга куелган бүгенге көн таләпләренә туры килә, эчтәлеге тулы, структурасында барлык кирәкле бүлекләр дә бар, укыту-тәрбия процессында кулланырга яраклы.
Филология фәннәре кандидаты, Р.Х.Гаррапова
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт
институты доценты
Әлмәт шәһәре МББУ “ 13 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Шамил кызы Устимованың
“Риторика һәм сөйләм культурасы” исемле электив курс программасына
БӘЯЛӘМӘ
11 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән әлеге электив курс программасы татар теле стилистикасын һәм риторикасын тирәнтен өйрәнүне, телдән һәм язма сөйләмгә куелган төп таләпләрне белүне, аның өчен кирәк булган кайбер гамәли күнекмәләр формалаштыруны күздә тота. Монда сөйләм оештыру өчен җәлеп ителә торган тел чараларын системага салып өйрәнүгә әһәмият бирелә, текст өстендә эшнең фәнни нигезләре күрсәтелә.
Программа өч төп бүлектән тора. Аңлатма язуында электив курсның әһәмияте аңлатыла, максат-бурычлар ассызыклана. Икенче бүлектә укучылар үзләштерергә тиешле төп мәсьәләләрнең тематик планы бирелә. Уку материалының эчтәлеген күрсәткән өченче бүлектә укучыларга сөйләмнең төрле яссылыкта хәрәкәт итүен ( фикерне төрле рәвешләрдә белдерү, белдергән фикерне төзәтү һ.б.) төшендерүнең конкрет юллары һәм алымнары күрсәтелә. Программада укучылар алырга тиешле белем һәм күнекмәләр конкрет билгеләнә.
Фәннилек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, системалылык, дәвамчанлык кебек гомумдидактик принциплар исәпкә алынган. Шактый тулы әдәбият исемлеге бирелгән.
“Риторика һәм сөйләм культурасы” дигән авторлык программасы мәктәпләрдә профильле укытуның мәҗбүри атрибуты булган электив курсларга куелган бүгенге көн таләпләренә туры килә, эчтәлеге тулы, структурасында барлык кирәкле бүлекләр дә бар, укыту-тәрбия процессында кулланырга яраклы.
Филология фәннәре кандидаты, Р.Х.Гаррапова
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт
институты доценты