2014 -2015 нче уку елы өчен татар әдәбияты буенча Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызының
календарь – тематик планы
[link]
Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) Казан.
"Татарстан китап нәшрияты* 2013
Әдәби укудан үзләштерү өчен мәҗбүри минимумга нигезләнеп сыйныфтан тыш укылырга тиеш әсәрләр: Бари Рәхмәт “Иң күңелле чак”.
Хәкимҗан Халиков “ Рәхим итегез”. “Сакаллы малай”.
Роберт Миңнуллин “Әнкәйнең ак чәчәкләре”.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов “Карга бураны”.
Татар халык әкиятләре. “Кем нәрсә ярата?”
Габдулла Тукай “Шүрәле”.
Әдәби текстны аңлап, дөрес , йөгерек һәм сәнгатьле уку.Уку төрләре (йөгерек, сайлап, аңлатмалы, эчтән, бергәләп) белән танышу.Уку максатларына төшенү.Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку.Балаларга уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең төп темалары: туган тел,табигать., хезмәт,балалар тормышы ,кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, гаилә, сәламәтлек саклау, яхшылык һәм яманлык.
Тыңлау.Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлап, аңлы кабул итү.Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.
Сөйләм.Тест эчтәлегенә бәйле сораулар һәм җаваплар бирә белү. Укыганны яки ишеткәнне кабатлап сөйләү. Әсәр турында фикер алышуда катнашу, әңгәмә кора белү. Әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында монологик сөйләм төзү, текстны план буенча сөйләү. Аралашу культурасын үзләштерү. Әсәрләрне яки өзекләрне яттан уку.
Язу. Матур язу күнекмәләре булдыру.Әдәби әсәр буенча куелган сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү (шул исәптән компьютер кулланып). Диктант язарга өйрәтү.
Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
-уку күнекмәләрен үстерү һөм камилләштерү;
-укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;
-матур әдәбият , аның авторы, әсәрнең жанры ,персонажы турында күзаллау булдыру;
-дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;
-әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар ) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
татар әдәбияты хакында гомуми күзаллау булырга;
өйрәнелгән әсәрнең исемен ,төп эчтәлеген ,авторын белергә;
әсәрнең геройларын, эш –гамәлләрен,холык –фигылен, хис-кичерешләр дөн.ясын бәяли;
текстның сюжетын ачыклый,темасын идеясен,автор фикерен билгели аларга;
автор һәм хикәяләүче,шагыйрь һәм лирик герой,тезмә һәм чәчмә сөйләм,фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;
әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;
әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү(1-4 сыйныфлар)баскычында формалаштырырга тиешле күнекмәләр:
аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән-95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;
Тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;
Текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;
Изложение, диктант яза алырга;
Автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
Программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;
Бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;
Халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль , әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
Әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера арырга;
Текста махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынландыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.