[link]
6. Контроль - тикшерү материаллары
Кереш контроль диктант: “Көз”
Диктантлар: “Сабан туе”, “Яз сулышы”, “Табигать кочагында”
Сочинениеләр: “Минем гаиләм”
Изложениеләр: “Төлке”
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары:
Контроль диктант - ел башында 125-130 сүз, ел ахырында 130-140 сүз
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 390-410 сүз (145-155 - язма күләме)
ел ахырында сүз 410-430 (155-165 язма күләме)
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Берорфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса,«4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
8. Календарь- тематик план
Сәг. саны
Уку-укыту эшчәнлеге төрләре
Планлаштырылган нәтиҗә
Үткәрү
вакыты
План
Факт
1нче яртыеллык 16 атна – 16 дәрес
1
Тел. Телнең төп функцияләре
1
Әңгәмә, төрле биремнәр үтәү.
Тел турында гомуми белешмәне аңлата белү.
1.09
2
Дөньядагы телләрне төркемләү. Төрки телләр
1
Төрле биремнәр үтәү, әңгәмә.
Башка телләр арасында татар теленең урынын күрсәтү белү.
8.09
3
Тел һәм сөйләм
1
Сүзлек , текст өстендә эшләү; аңлату, сөйләү;
Төрле биремнәр үтәү, уен элементлары, сүзлек белән эшләү.
Матур һәм дөрес итеп үз фикерләрен аңлата белүләре.
15.09
4
Кереш диктант “Көз”
1
Белем нигезләрен барлау, тикшерү.
Хаталарны киметү өстендә эш.
22.09
5
Хаталар өстендә эш. Аваз һәм хәреф
1
Дифференциаль биремнәр үтәү.
Укучыларның үз белем дәрәҗәсен мөстәкыйль билгели белүенә ирешү.
29.09
6
Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше
1
Искә төшерү, кабатлау.
Күнегүләр эшләү.
Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.
6.10
7
Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше
1
Искә төшерү, кабатлау.
Күнегүләр эшләү.
Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.
13.10
8
Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше
1
Искә төшерү, кабатлау.
Күнегүләр эшләү.
Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.
20.10
9
Изложение “Таң ату”
1
Тикшерү.
27.10
10
Хат өстендә эш. Сузык һәм тартык авазлар, аларның үзгәреше
1
Искә төшерү, кабатлау.
Күнегүләр эшләү.
Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.
10.11
11
Тартык авазлар охшашлану
1
Искә төшерү, кабатлау.
Күнегүләр эшләү.
Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.
17.11
12
Тартык авазлар охшашлану
1
Искә төшерү, кабатлау.
Күнегүләр эшләү.
Грамоталылыкка ирешү өчен тартыклар ассимиляциясенең, сингармонизмның ролен билгели белү.
24.11
13
Фонетика темасына диктант “Беренче кар”
1
Тикшерү.
1.12
14
Хаталар өстендә эш. Тартыкларның чиратлашуы
1
Электрон дәреслектән файдаланып күнегүләр эшләү.
Алган белем — күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.
8.12
15
Графика. Сүзгә фонетик анализ
1
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Фонетик анализ ясый белүгә ирешү.
15.12
16
Орфография һәм орфоэпия
1
Таратма материал белән эш.
Грамоталы язарга һәм дөрес итеп сөйләшә белергә омтылыш булуга ирешү..
22.12
2 нче яртыеллык 19 атна – 19 сәгать
17
Лексикология
Синоним һәм антонимнар
1
Яңа материалны өйрәнү.
Әңгәмә.
Тексттан синоним һәм антоним сүзләрне таба белү.
12.01
18
Лексикология
Синоним һәм антонимнар
1
Яңа материалны өйрәнү.
Әңгәмә.
Тексттан синоним һәм антоним сүзләрне таба белү.
19.01
19
Күпмәгънәле сүзләр, омонимнар
1
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Тексттан күпмәгънәле сүзләр, омонимнарны табу.
26.01
20
Фразеологизмнар
1
Әңгәмә. Проект,чагыштыру, тикшерү.
Фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлап үзләштерүгә һәм сөйләмдә куллануга ирешү.
2.02
21
Сочинение “Минем гаиләм”
1
Тикшерү.
9.02
22
Этимология
1
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Белемне практик куллана белү.
16.02
23
Телнең сүзлек составы
1
Әңгәмә.
Грамоталы язарга һәм дөрес итеп сөйләшә белергә омтылыш булуга ирешү.
22.02
24
Лексикология темасына диктант “Яз сулышы”
1
Тикшерү.
2.03
25
Хаталар өстендә эш. Алынма сүзләр
1
Әңгәмә.
Алган белем — күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.
9.03
26
Тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар
1
Әңгәмә.
Алган белем — күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.
16.03
27
Лексикография
1
Әңгәмә.
Алган белем — күнекмәләрне куллана белүгә ирешү.
30.03
28
Сүз төзелешен кабатлау
-Сүзләргә яс. куш. ялгау
1
Әңгәмә.
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.
6.04
29
Сүз төзелешен кабатлау
-Сүзләрне кушу
1
Әңгәмә.
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.
13.04
30
Сүз төзелешен кабатлау
Сүзләрнең аваз составын үзгәртү
1
Әңгәмә.
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.
20.04
31
Сүз төзелешен кабатлау
-Сүзләргә төрле кушымчалар ялгану тәртибе
1
Әңгәмә.
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.
27.04
32
Сүз төзелешен кабатлау
-сүз төзелешенең анализ тәртибе
1
Әңгәмә.
Дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.
Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белүләре.
4.05
33
Сүз төзелеше темасына биремле диктант “Беренче күкрәү”
1
Контроль тикшерү.
11.05
34
Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
1
Таратма материал белән эш.
Чыгыш ясау.
Сыйф.морф.ан. ясый белү;
18.05
35
Йомгаклау
1
Таратма материал белән эш.
Чыгыш ясау.
Сыйф.морф.ан. ясый белү;
25.05
Диктантлар: “Көз”, “Беренче кар”, “ Яз сулышы”, “ Беренче күкрәү”
Сочинение: “Минем гаиләм”
Изложение: “Таң ату”
Кушымта
Диктант.
Көз.
Төрле төстәге буяулары белән алтын кәз килә. Көндез җылы җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра, күк йөзе зәңгәрләнеп тора. Иртән һәм кичен көннәр салкынча. Агач яфраклары ,аз гына кагылуга,төрле төстәге күбәләкләр кебек, җиргә сибелә башлыйлар.Бу чорны халыкта “әбиләр чуагы“ дип йөртәләр.Урманнар сирәгәя башлый. Бары тик чыршылар гына, яшел туннарын кигән килеш, кышка керергә җыеналар. Җәйнең тырыш эшчеләре – бал кортлары-кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр. Җәнлекләр, хайваннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп,шуңа күрәдер, аларның кәефләре яхшы.
Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын. Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә, иген әле җыелып бетмәгән. Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль. (Текстны үз сүзләрең белән дәвам итәргә.)
Изложение
Таң ату
Кошлардан башка әле бар җиһан татлы йокыда. Пыяладай шома су өстеннән урыны-урыны белән аксыл пар күтәрелә. Ык аръягындагы яшел куаклар да, зәңгәрләнергә өлгермәгән күк тә әле төн шәүләсен саклый. Нуриәсма башын бераз күтәрде дә карашын, Ык аръягы өстеннән йөгертеп, еракка- зәңгәрсу өрфия артында күкләргә ашып торучы Чия тавына юнәлтте. Кояш, кызыл түбәтәен кыңгыр салып, көн саен шуннан чыга. Кояшның алтын бишеге шул тау итәгенә асылгандыр кебек тоела Нуриәсмага. Кояш алтын бишегендә яткан килеш уянып күзен ачуга, җиһанга алсу нуры иңә. Таң беленә,таң ата... Таң, таң, таң... Исеме үк чыңлап, моң таратып, җырлап тора. Ул арада, алтын бишегенең зәңгәр пәрдәсен куллары белән аралап, кояш киерелә-киерелә күтәрелә, елмаеп җибәрә. Җиһанның тәнгелеккә сүрелгән, йокыга чумган тормыш елгасы кабат ташый башлый... Нуриәсма гомере буе таңга, кояшка, җиргә табынды, аның өчен иң илаһый нәрсәләр шул булды...Ык аръягындагы агачларда, дөньяларын онытып, кошлар сайрый. Юк, юк, онытып түгел, алар, талпына-талпына, ярсый-ярсый, бу дөньяга булган мәхәббәт авазларын чыгаралар. Аларның нәни йөрәкләре шатлыктан соң чиккә җитеп киерелгән, барлык тамырларыннан йөгергән утлы очкыннар бөтен җиһанга чәчри.(Ф.Садриевтан) (168 сүз)
Диктант
Беренче кар
Тышта, тәрәзә яктысында, җилбер-җилбер җил дулкыннарында уйнаклап, җепшек кар күбәләкләре бөтерелә. Ул әрсез, гүзәл нәрсәкәйләр, бер-берсенә сырышып һәм үзара укмашып, тәрәзә өлгеләренең түбәнге өлешен инде томалый ук язганнар.
Яңгыр булса, җитмәсә, ул менә шушындый йомшак җилдә акрын гына сибәләсә, моңсу шыбырдавы белән күңелне сызландырыр яисә әкрен-әкертен генә йокыга сабыштырыр иде. Ә моның, бу ап-ак, сап-салкын күбәләкләр болытының, өне сизелми дә. Ул җанны бөртек тә сызландырмый, киресенчә, күңелгә үткәннең шаян, тиле-миле хатирәләрен җилпи сыман. Күз кабакларыңны шытардатып йомсаң да, күз алдында бу көмеш канатлар, нәфислектә берсе икенчесен уздырырга теләгәндәй, берөзлексез биешеп, бөтергәләнеп торалар; яңгыр тамчылары исә, юк, алай гәүдәләнә алмый шикелле...
Беренче кар...Беренче! (Э. Касыймовтан) (125 сүз)
Диктант
Яз сулышы
Басуның калку урыннары кардан әрчелеп,кара балчык күренде, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан, чылтырап, саргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы , зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә, берәр урыныннан ерылып, бүген таңда шаулап агып китәргә тора. Картлар, яз бик һәйбәт килде, диләр.
Сыерчыклар оялары алдындагы кечкенә баскычларда, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, әле бер якка,әле икенче якка борыла-борыла, язның аксыл күгенә таба сары томшыкларын сузып, көннәр буе сайрый.
Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый; кызылтүшләр,матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра; саесканнар,койма өсләреннән күз салгалап, эләктереп китәр өчен җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр юкмы икән дип чамалый.Киң чирәмлектә, койрык чәнчеп, яшь тайлар чабып йөри. Башка вакытта иренен бияләй шикелле салындырып,онытылганда бер генә атлый торган ялкау алашаларга хәтле дәртләнә. Алар да,ял-койрыгын туздырып, пошкыра-пошкыра чабарга тотына. Яз исен сизгән, янәсе, яшәргән. (Г. Бәшировтан) (158 сүз)
Диктант
Беренче күкрәү
Күкрәгән болытның явымы аз, диләр. Каты яңгыр тиз басылыр, дип өстиләр. Яңгыр, чыннан да, ничек кинәт башланса, күңеле булгандай, шулай тиз тынды да. Күңелле итеп, якты кояш карады. Чак сизелеп, җир өстеннән ак пар күтәрелде, җиргә һәм күккә тоташып, бик матур җиде тасма уйнады. Салават күпере!
Беренче күкрәү. Ул элек күкеләрнең телен ачып ташлады. Күке күкелдәмичә, майның яме булмый, диләр ич. Чыннан да, шулай икән шул: ямь өстенә яңа ямь өстәлде. Алар хәзер көнозын томшык йоммады. Күке, тора-бара, караңгы төшкәнче, күкелдәүдән туймады, әйтерсең безгә озын гомер теләде.
Беренче күкрәү күкеләр телен генә ачмады. Бер-бер артлы бөреләр шарлап ярыла башлады. Иң элек бүртенделәр, аннары, тышка ыргылган яшел яфракчыкларын тота алмыйча, эчләреннән ямь-яшел нәни утларын күрсәттеләр. Хәзер кая барсаң, шул җирдә үзгәреш. Апрель уртасында чикләвек куаклары чәчәк аткан булса, хәзер яшь яфраклар җибәрде. Аларга зирекләр иярде. Усаклар да, шәмәхә алкаланып кына калмыйча, зур тәңкә яфракларга төренде. (Г. Хәсәновтан) (144 сүз )