Тема: Лексикология. Лексика һәм лексикология турында төшенчә.
Максат: 1. Лексика һәм лексикология төшенчәләрен аңлату, алар арасындагы аерманы ачыклау.
2.Лексикология исемле тел фәненең үзенчәлеген ачыклау.
3. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.
4. Әхлак тәрбиясе бирү.
Дәрес тибы: Белемнәрне кабатлау, тикшерү.
Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,
Укытучы эшчәнлеге+
Укучы эшчәнлеге
Уку-укыту гамәлләре
Мотивация
Рөстәм Акъегетнең шигырен уку. Эчтәлеге буенча әнгәмә оештыру.
Туган телем.
Бик борынгыдан
Бабалар аша
Миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң,
Бирдең белем.
Хәзер инде
Офыктагы маяк булып,
Алга чакыр,
Татар теле,
Тукай теле,
Туган телем.
Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.
Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
әхлакый-этик бәяләү
социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү
Актуализация
Өй эшләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару.
Яңа зур тел белеме бүлеген кабул итәргә әзерләү, укучыларга сораулар биреп:
Укучылар проетларын сыйныфка тәкъдим итәләр.
Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге
Прогнозлау(алдан фаразлау)
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары
Укучы нинди авырлыклар белән очраша?
Дәреснең максатларын ачу.
Укучылар сүзләрне өйрәнә торган фән бүлеге исемен белмиләр.
Укучыларга максатларны билгеләү өчен ярдәмлек схема тәкъдим ителә:
Ә би әби
У ра урак
К ка каз
Т тө төн
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;
Авырлык
тан чыгу юллары.
Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.
Табышмакка җавап табу:
Әйтермен – миннән китәр,
Тыңламасаң – синнән китәр. (Сүз)
Сүз турында шигъри юлларны укып чыгу:
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә,
Сүз киптерә төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай,
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.
(Г. Афзал)
Табышмакның җавабын табалар. Сүзлекләр белән эшлиләр.
Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.
- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Яңа материалны аңлату.
Укучылар белән сүз турында схема төзү (аңа хас сыйфатларны ачыкларга кушу).
Мәгънәгә ия, ишетәбез, күрәбез,
җөмлә кисәге була, язабыз, аңлыйбыз,
сүз төркеме була, СҮЗ авазлардан тора,
төзелеше була, укыйбыз,
Тел гыйлеме тармаклары турындагы белемнәрне яңарту, проблемалы ситуацииия тудыру, аны хәл итү: Кайсы бүлек сүзне өйрәнә?
Фонетика;
Лексикология;
Сүз ясалышы;
Грамматика;
Морфология;
Синтаксиc/
3.Лексикологиянең бүлекчәләре турында белешмә бирү:
Семасиолоия, фразеология, этимология, лексикография, ономастика.
Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, тактага чыгып схеманы тутыралар.
Нәтиҗә чыгару.
Сүз билгеле бер мәгънәгә ия, авазлардан тора, сүз төркеме тора, җөмлә кисәге була, тамыр һәм кушымчалары була.
Сүзне ишетәбез, аңлыйбыз, күрәбез.
-кирәкле информация туплау;
- билге-символлар
- модельләштерү
Логик
- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау
- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;
- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;
Материал
ны беренчел ныгыту.
Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (94б.)
211нче күнегү өстендә эшләү.
Текстны укып чыгу, сорауларга җавап бирү;
Җөмләне дәвам итү, принцибын аңлату.
Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.
Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Телдән аңлату.
Физкультминутка
Куян күзне ачуы,
Төпкә менеп басуы,
Бер, ике, өч – утыра,
Бер, ике, өч ул тора.
Я ботакка тотынып,
Ала тагын атынып.
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп.
Кинәт читкә тартыла
Һәм урынына утыра.
Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.
Ишетеп аңлау
Мөстә
кыйль эш.
212нче күнегүне эшләү (сүзлек байлыкларын үстерү.)
Нокталар урынына мәгънәләре буенча туры килгән сүзләрне өстиләр, нәтиҗә ясыйлар. Иптәшләренең сүзләре белән танышалар.
Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.
Төркемдә эшләү:
Бирелгән сүзләрне төркемнәргә бүлү, лексик мәгънәләренә карау:
Ноутбук, акбур, табиб, укытучы, дәреслек, интернет, автобус, дәреслек, флешка, информатика, көндәлек, троллейбус, такси, тәнәфес, трамвай, ангина, дәрес, шифаханә, анализ, поезд.
Сүзлекчәдән карау.
Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.
Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,,фикерне әйтә белү
Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү
Рефлексия. Өй эше.
Дәрескә йомгак ясау.
Активлыкны бәяләү.
Үзбәя.
1.213нче күнегүләр.
2. Кагыйдәне ятлагыз 94б.
3. Иҗади эш. Лексикология турында әкият төзегез.
Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.
Ноутбук, акбур, табиб, укытучы, дәреслек, интернет, автобус, дәреслек, флешка, информатика, көндәлек, троллейбус, такси, тәнәфес, трамвай, ангина, дәрес, шифаханә, анализ, поезд.