Әдәбият дәреслекләре буйлап (V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Н.С. Гыймадиева

Ә.Г. Билалова









Әдәбият

дәреслекләре

буйлап

(VVIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)





















Казан

«Яңалиф» нәшрияты

2006


ББК 83.3(2 Рос=Тат)я721

Г 92






Гыймадиева Н.С. − Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы; югары категорияле укытучы

Билалова Ә.Г. − югары категорияле укытучы






Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г.


Г 92 Әдәбият дәреслекләре буйлап. (VVIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). − Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.








Җыентык урта мәктәпнең VVIII сыйныфлары, педагогик көллият укучыларына, укытучыларга әдәбият укыту өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә дәреслектәге биремнәргә язмача җаваплар, төрле инша үрнәкләре бирелә.





ISВN 5-91145-006-2






© «Яңалиф» нәшрияты, 2006


Эчтәлек

[link] Иң татлы тел − туган тел,
Анам сөйләп торган тел
(Инша)

И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Г. Тукай.

Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.

Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.

Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.

«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «...ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм...» − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.

Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!

Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.

Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:

Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?!

дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,

Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам!..

дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:

Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә:

Бар җиһанга эндәшәсем килә:

Мин бәхетле, ап-ак кышым бар.

Үз телендә генә сайрап торган

Күңелемдә бәхет кошым бар.

Мин бәхетле, әбкәм сине тапкан

Һәр ел саен килгән язым бар.

Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,

Җаным тулы сиңа назым бар.

Мин бәхетле, җиргә әткәм туган,

Муллыкка күмелгән көзем бар.

Туган телдә җырлап яшәүче

«Ләкләк» алып килгән үзем бар.












Учебное издание



Гимадиева Назия Саляховна

Билалова Альфинур Гильмутдиновна


По страницам учебников литературы


(Пособие для учащихся VVIII классов)

(на татарском языке)








Редакторы Г.Ш. Шакирҗанова

Битләргә салучы И.К. Галләмов





Форматы 60x84 1/16. Офсет кәгазьдә. «SL_Таймс» гарнитурасы. Нәшер-хисап табагы 7,75. Тиражы 3000 данә. ОКП коды − 953000



«Яңалиф» нәшрияты. 420088, Казан, Ак. Губкин ур., 50.

Тел.: (843) 272-55-73.



«ЭксПресс-Плюс» нәшрият-полиграфия үзәгендә басылды.

Казан, Даурия ур., 20. Тел/факс: (843) 298-64-15.

1