Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...










Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.


(Татар мәктәбенең татар классларында укучы 9 сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы)


















Укытучы:


Балык Бистәсе муниципаль районы

Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шарипова Ләйсән Гайфетдин кызы


Тема: Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

Максат: 1. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

2. Укучыларның белем дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Өстәмә материал:

  1. Шәмсетдинова Р.Р.

Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар/Р.Р. Шәмсетдинова; - Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2007.-Б.85-87


Җиһазлау: - дәреслек

  • таблица

  • җөмләләр язылган карточка

  • укытучылар өчен кулланма

  • музыкалҗный центр

  • диск

Дәреснең тибы: Материалны ныгыту.

Метод һәм алымнар: - укытучы сүзе

- әңгәмә

- карточкалар белән эшләү

- тактада эшләү

- аңлату

- схема төзү

Дәрес планы

I. Башлам.

  • Исәнләшү

  • Укучыларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

  • узган дәрес темасын искә төшерү

  • өй эшен тикшерү

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Укучыларга җөмләләр уку, тактада яздыру, тикшертү, схемаларын сыздыру.

  2. Физкультминутка ясау

  3. Җөмләләр язылган карточкалар белән эшләү

  4. Бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзү.

IV. Йомгаклау.

  • дәрескә нәтиҗә ясау

  • дәресне гомумиләштереп йомгаклау,.

  • билгеләр кую

V. Өй эше.

Әдәби әсәрләрдән туган телгә багышланган 4 җөмлә язып килергә.

2 се тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

2 се тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!

Шулай итеп, бүгенге татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез. Сез инде барыгыз да дәрескә әзерме? Китап- дәфтәрләрегез, ручкаларыгыз барыгызның да бармы?

Укучылар. Әйе, без дәрескә әзер.

Укытучы. Бик яхшы.

Укучылар, әйдәгез, искә төшерик әле, алдагы дәрестә без нинди тема белән танышкан идек?

Укучы. Алдагы дәрестә без тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә белән таныштык.

Укытучы. Нинди җөмлә тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә дип аталды инде?

Укучы. __________

Укытучы. Әйе, укучылар бик дөрес әйттегез. Ә хәзер, әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк. Барыгыз да 58нче күнегүне эшли алдымы?

Укучылар. Әйе, эшләдек.

(58 нче күнегү тикшерелә).

Укытучы. Булдыргансыз, укучылар. Сез барлык җөмләләрне дә бик дөрес тикшергәнсез.

Бүгенге дәресебездә без сезнең белән алдагы дәрес темасын, ягъни тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнәне дәвам итәрбез. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өстендә эшчәнлек алып барырбыз.

Укучылар, мин сезгә хәзер җөмләләр яздырам, ә сез аларны дөрес итеп тикшерергә, схемаларын төзергә тиеш буласыз. Бирем барыгызга да аңлашылдымы?

Укучылар. Әйе, аңлашылды.

Укытучы. Аңлашылса, бик яхшы. Әйдәгез, дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

(Укучылар җөмләләрне һәрберсе дәфтәрләренә яза, тикшерә, схемасын төзи. Бер укучы биремне тактада башкара. Эшләп бетергәч, һәр җөмләнең дә дөреслеге укытучы һәм укучылар тарафыннан тикшерелә).

  1. 1)Туса мәхәббәт, 2)чәчәк бөресе ачылгандай,3) бары үзеннән- үзе һәм үз вакыты белән генә туа ала. (Ә. Еники).

  2. 1)Табигатьне пычратсак, 2)киләчәк буын безне кичермәс, чөнки яшьләр дә яшеллек эчендә яшәргә тиеш.

  3. 1)Күп вакытлар узып, 2)мин тәмам зарыккач, 3)бүлмәгә җыештыручы апа килеп керде. (А.Расих)

(Әлеге җөмләләр барысы да тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә).

Укытучы. Молодцы, укучылар. Сез барлык җөмләләрне дә дөрес тикшердегез, баш кисәкләрен дә дөрес таптыгыз. Схемалары да дөрес булды.

Укучылар, инде бераз арып та киттегез, әйдәгез, ял итеп алыйк.

( Әкрен генә, һәркемне тынычландыра торган музыка уйный. Бер укучы чыгып, түбәндәге шигъри юллар ярдәмендә хәрәкәтләр ясата).

Без шулай ял итәбез»

(Хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала)

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары- артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

Укытучы. Рәхмәт. Чыннан да, менә ничек ял итеп алдык. Әйдәгез, хәзер дәресебезне дәвам итәбез.

Мин сезнең һәркайсыгызга карточкалар өләшәм, ә сез анда язылган җөмләләрне нәкъ алда тикшергән тәртиптә тикшерергә тиеш буласыз. Кайсызыз беренче бу эшне башкарып чыгар икән?

( Карточкалар тратыла, укучылар биремне үти. Шуннан соң һәрбер укучыда үзенең эше белән таныштыра. Укытучы җөмләлрнең дөреслеген тикшереп бара)


1 карточка

1. Яз җитеп, тәрәзәдән җилләр өрми башлагач, Фәнияр үзенең элекке яраткан тәрәзәсе янына күчте. (Ф.Яруллин).



2 карточка

1. Яз башы җитеп, җәйге имтиханнар якынлашу сәбәпле, уку йортларында уздырыла торган кичәләр бөтенләй тукталды.

(Г. Минский)



3 карточка

1. Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокларга яттым.

( Г. Ибраһимов)

4 карточка

1. Байтак җир китеп, үзенең авылына якынлашкач, агасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар.


5 карточка

1. Фирүзәләр кайтып киткәч, югалган бияләй табылмасмы дип, байтак өметләнеп йөргән иде Илгиз ул чакта. (Ф.Шафигуллин)

Укытучы. Карточкалардагы җөмләләрне дә бик тиз һәм дөрес тикшердегез, булдырдыгыз.

Ә хәзер мин сезгә кабаттан җөмләләр яздырам, кайсыгыз алдан тикшереп өлгерер икән? Тизлеккә эшләвегезне дә тикшереп карыйк. Сез әзерме?

Укучылар. Әйе, без инде әзер.

Җөмләләр:

  1. Яхшы атлар егелып калган чакта,

Яхшы дуслар коелып калган чакта,

Җырлар бара безне күтәреп. ( Ф.Я.)


2.Җир җылынып, үлән калку белән, ул аягын иртә- кич кычыткан суында тота башлады.


3.Күтәрелеп карамый да үзе, шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява.


  1. Җир өстендә канлы сугыш башланмасын өчен, ятимнәрнең күз яшьләре кабат таммасын өчен ныгытабыз илебезне без тыныч хезмәт белән.

  2. Балалар аякка баскач, Фәрит үзе дә гаилә корып җибәргәч, әнисе акчадан бөтенләй баш тартты.

  3. Төне матур булса, төн үтүгә,

Таңнар алып килер бураннар. (Һ.Т.)

Укытучы. Барыгыз да өлгер булып чыктыгыз бит. Инде бүгенге дәресебезнең соңгы эш төрен сезгә тәгъдим итәм. Менә сезгә барыгызга да бер үк төрле җөмләләр язылган карточкалар, сез бер- берегезгә карамыйча гына, әлеге җөмләләрнең схемаларын төзеп, миңа бирергә тиеш буласыз. Беренче эшләп бетергән укучы- җиңүче! Башладык!

Карточка

  1. Инде кыш башланса да, күлләр, елгалар боз белән капланса да, кар әле төшмәгән иде. (Н.Ф.)

  2. Кояш баеп, көзге төн караңгылана башлаганда гына, мин өйгә кайттым

Укытучы. Шулай итеп, бу биремне дә тиз генә башкарып чыктыгыз. Сынатмадыгыз. Алга таба да шулай дәвам итегез!

Укучылар, безнең бүгенге дәресебез ахырына да якынлашты. Бүген сез дәрестә барыгыз да бик актив булдыгыз. Барлык биремнәрне дә башкара алдыгыз. Димәк, сез теманы бик яхшы үзләштергәнсез, молодцы! Шулай да тагын бер кат кабатлыйк инде, нинди җөмлә тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә дип аталды?

Укучылар. _________

Укытучы. Бик дөрес. Шулай итеп, бүгенге дәрестә актив катнашкныгыз, биремнәрнең барысын да дөрес башкарганыгыз өчен барыгызга да “5” ле куям. Сорауларыгыз, аңлашылмыйча калган урыннарыгыз калмадымы?

Укучылар. Сораулар юк, барысы да аңлашылды.

Укытучы. Яхшы. Ә хәзер әйдәгез, өй эшләрен язып куегыз. Өегездә сез әдәби әсәрләрдән туган телгә багышланган 4 җөмлә язып килергә тиеш буласыз. Шуларның 2 се тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

2 се тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә булсын.

Өй эше барыгызга да аңлашылдымы?

Укучылар. Аңлашылды.

Укытучы. Сорауларыгыз булмаса, бүгенге дәресебез тәмам. Сау булыгыз!