Татар теле. ФДББС. Лексикология. Аңлатмалы сүзлек.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема: Лексикология. Аңлатмалы сүзлекләр. (Омоним, антоним, синонимнар).

Максат: 1.Лексикология турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2. Сүзнең лексик мәгънәсе турында белемнәрне тирәнәйтү. (татар телендәге сүзләрне төркемләү кагыйдәләрен өйрәнү)

3. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуда аңлатмалы сүзлекләрнең урынын билгеләү.

4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

5. Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,

Укытучы эшчәнлеге+


Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Г. Зәйнәшеваның “Туган телем” шигырен уку. Эчтәлеге буенча әнгәмә оештыру.

Бишек җыры көйләгән тел,

Моңлы, ягымлы тел син.

Халкымны иманлы иткән,

Шәфкатьле иткән тел.

Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;


әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

Өй эшләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару.

  1. Яңа зур тел теманы кабул итәргә әзерләү, укучыларга сораулар биреп:

  • Сүзнең лексик мәгънәсе дип нәрсәне атыйлар?

  • Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуда нинди юллардан файдаланып була?

  • Иң төгәл мәгълүматны кайдан белеп була?

Укучылар өй эшләрен сыйныфка тәкъдим итәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары


Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар аңлатмалы сүзлек белән эшли белмиләр. Төзелеш үзенчәлекләрен аңлап бетермиләр.

Укучыларга максатларны билгеләү өчен “Модель-Эйр-Гайд” тәкъдим ителә.

Без бүген нинди эш белән шөгыльләнербез?



Модель-Эйр-Гайд” таблицасын тутыралар.

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;


Авырлык

тан чыгу юллары.

Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.


Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.


- проблеманың әйтелеше яки бирелеше

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

  1. Укучылар белән сүзнең бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында күзаллау булдыру.

Мисаллар карарга, проблемалы сорауга җавап табу:

Тел ул – байлык.

Телнең сөяге булмый.

Кош теле тәмле булды.

Агачлар ап-ак карга төренгән.

  • Мисаллардагы сүзләрнең мәгънәләрен билгеләгез. Аңлатыгыз.

  1. Сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен күзәтү:

А. Мисал ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру, аны хәл итү:

Кара карга

Төште карга,

Сикергәли

Ап-ак карда.

(Г. Мөхәммәтшин)

- Аваздаш сүзләр бармы?

- Аларның лексик мәгънәләре берме?

- Алар нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?

В. Мисал ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру, аны хәл итү:

Нигез иске, йортыбыз яңа,

Бусага саен бер дага.

(Р. Әхмәтҗанов)

- Бу юлларда аерып күрсәтелгән сүзләр нәрсә белән аерыла?

- Нинди охшашлык бар?

В. Мисал ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру, аны хәл итү:

Йодрыктай йөрәккә никадәр

Кайгылар газаплар сыялар.

(Н. Арсланов)


Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.


Нәтиҗә чыгару.

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.

-кирәкле информация туплау;

- билге-символлар

- модельләштерү


Логик

- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;

- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;


Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (97б.) Укучыларның нәтиҗәләре белән чагыштыру.



  1. Кагыйдә ярдәмендә модель төзү. (220нче күнегү )



Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.


Схеманы өйрәнәләр, алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерәләр. Фикерләрен сыйныфка әйтәләр. Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

- логик фикерләү чылбырын төзү,

- исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкультминутка

Куян күзне ачуы,

Төпкә менеп басуы,

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч ул тора.

Я ботакка тотынып,

Ала тагын атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартыла

Һәм урынына утыра.


Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

219нчы күнегүне башкару.

-Укучыларга сүзлекләр тәкъдим итү;

- Аларның төрләрен аңлату;

- План белән таныштыру;

- Эшләү тәртибен искә төшерү.


Сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә ясыйлар. Иптәшләренең сүзләре белән танышалар.

Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;


Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Төркемдә эшләү:

221нче күнегү өстендә эшләү, Җөмләләр төзү.


Сүзлекчәдән карау.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.


Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Нинди эш башкардык?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Кайсы эш катлаулы булды?

  • Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

Үзбәя.

1.222нче күнегү.

2. Кагыйдәне ятлагыз 97б.

3. Иҗади эш. Антонимнар кулланып 5 җөмлә төзегез.

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.