Контрольные работы для 9 класса

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


I чирек

I вариант



Безнең әби күрше авылда тора. Ял алгач, әни әбиләргә кунакка китте. Әни булмагач, өй эче караңгыланып киткәндәй булды.

Бөтен эш әти белән миңа калды. Әни өйдә булганда, мин аңа бик булышмый идем. Хәзер генә әнинең эше күп икәнен аңладым.

Иртән торабыз. Мин сеңлем Фәүзияне киендерәм. Киемнәрен табып бирәм, кайберләрен үзем кидерәм, кайберләрен үзенә кияргә кушам.

Аннан форточкаларны ачам, идәнне себерәм. Әти чәй кайната. Һәм бергәләп чәй эчәбез. Мин Фәүзияне балалар бакчасына илтеп кайтам һәм мәктәпкә китәм, ә әти эшкә китә.

Мин, өйгә әтидән иртәрәк кайтканга күрә, аш та пешереп куя идем. Бу эш миңа башта бик авыр булды. Ашны я күп итәм, я бик аз була. Кайвакыт аш бик тозлы була, кайчак тоз салырга онытам. Шулай да тәмле аш пешерергә өйрәндем. Әти мин пешергән ашны хәтта мактый башлады.

Бөгәрләнгән күлмәк белән дәрескә барып булмый бит инде. Кулны пешерә-пешерә, үтүкләргә дә өйрәндем.

Менә әни кунактан кайтты. Эшләремне сөйләп, мин аны көлдереп бетердем. Әни:

- Бик яхшы иткәнсең. Эшең безгә булса, өйрәнүең – үзеңә, - диде.

Шуннан соң мин буш вакытларымда әнигә булыша башладым.

1. Малай шәһәрдә яши, ә әбисе авылда тора.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Малай әнисенә һәрвакыт ярдәм иткән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Сеңлесен бакчага илткәч, малай мәктәпкә бара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

4.Тырышса да, малай аш пешерергә өйрәнә алмаган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Әтисенә улы пешергән аш бик ошаган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Малай мәктәпкә үтүкләнгән чалбар белән барган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Әтисе малайны кер үтүкләргә өйрәткән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Әнисе улын тыңлаган һәм аны мактаган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми



1. Пригласите друга на новогоднее представление.

2. Спросите у родственников, когда они приедут к вам в гости.

3. Поинтересуйтесь у одноклассника, ходил ли он на футбольный матч .

4 . Уточните у друга, что он хотел бы получить в подарок на день рождения.

5 . Поздравьте классного руководителя с профессиональным праздником.

3. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сораулар җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Тиздән мәктәбебездә “Халыклар дуслыгы” бәйрәме булачак. Без аны бик тырышып әзерләнәбез, җырлар, биюләр өйрәнәбез, костюмнар тектерәбез. Анда “Иң яхшы милли костюм” конкурсы да оештырылачак.



....Ә сезнең мәктәбебегездә мәдәни чаралардан нәрсәләр үткәрелә? Мәктәп күләмендәге чараларда сыйныфыгыздан кемнәр катнаша? Сез сыйныфта бәйрәмнәргә ничек әзерләнәсез?



II нче вариант



Марат дәрескә соңга калеп килде. Бәхетсезлеккә, бу аның икенче тапкыр соңга калуы иде инде. Шуңа күрә Маратны сыйныф җыелышында тикшерделәр.
  • Я Марат, соңга кала белдең, инде иптәшләрең алдында җавап бирә бел, - диде сыйныф җитәкчесе Мөршидә апа.

Марат башта, кып-кызыл булып, сүзсез торды. Аннары күз чите белән генә сыйныфташларына карап алды: Мөршидә апа гына түгел, бөтен сыйныф аннан җавап көтә иде.

  • Юлда ике тиен акчамны төшереп югалттым, - дип сузды ул, ниһаять, ишетелер-ишетелмәс кенә һәм, көлмиләр микән дигәндәй, тагын сыйныфташларына карады.

Чыннан да, арткы партада кемдер пырхылдап көлеп җибәрде.

  • Соң... шуннан? – диде Мөршидә апа, арткы партага ачулы караш ташлап.

  • Билетка акчам җитмәде дә җәяү килдем...

Сыйныф бер мәлгә генә тынып торды. Аннары малайлар да, кызлар да берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә шауларга керештеләр.

  • Кондуктордан сораган булсаң, акчасыз да утырткан булыр иде...

  • Мин булсам, автобус артына ябышып та килер идем.

  • Бәлки, билет та тикшереп тормаганнардыр.

  • Эх, Марат...

Торып сөйләүчеләр дә, урыннан кычкыручылар да күп булды җыелышта. Укучыларның һәммәсе диярлек Маратны йомшаклыкта гаепләделәр. Иң ахырдан Мөршидә апа сүз алды.

  • Дәрескә соңга калган өчен, һичшиксез, Марат гаепле, - диде ул, инде элеккеге ягымлы, мөлаем күзләре белән әле Маратка, әле башка укучыларга карый-карый, - ләкин акчасын югалтканнан соң аның җәяү килүе гаеп эш микән?... Уйлагыз әле, балалар?

(Фаил Шәфигуллин буенча)

1. Марат дәрескә вакытында килмәгән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Аңа бөтен класс алдында җавап бирергә кирәк булган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Ул акчасын өендә онытып калдырган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Мөршидә апа аңа мәктәпкә соңга калуының сәбәбен аңлатырга мөмкинлек бирмәгән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Укучылар Маратны тыңларга теләмәгәннәр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Аны ялганчы дип әйтергә теләүчеләр дә булган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Балалар Маратны гаепле итеп санаганнар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Укытучы балаларны уйларга өйрәткән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

3нче бүлек

1. Сообщите родителям, что вы сегодня на уроке получили хорошую оценку.

2.. Спросите у чителя, какую книгу надо взять в библиотеке .

3. Предложите брату вместе посмотреть новый фильм.

4.. Уточните у классного руководителя, во сколько надо прийти в школу завтра.

5. Сообщите у классного руководителя, что завтра не будет урока математики.

3 . Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сораулар җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

...Без гаиләбез белән театрга йөрергә яратабыз. Күптән түгел генә премьерага барып кайттык. Танылган рус классигының әсәрен карадык.

....Ә сез гаиләгез белән кайларга йөрергә яратасыз? Кайсы театрларда булдыгыз? Сез нинди спектакльләр карарга яратасыз?





III нче вариант



Борын-борын заманда бер бабай яшәгән. Аның бер улы булган. Үләр алдыннан, бабай:

- Балам, минем сиңа калдырырлык бернәрсәм дә юк. Бары бер башмагым гына бар, шуны үзеңнән калдырма, ул сиңа кирәк булыр, - дигән.

Озак та үтми, бабай үлә, улы ялгыз кала. Егеткә унбиш-уналты яшь була.

Егет, әтисенең сүзен искә төшереп: “Тукта, кая барсаң да, башмакны үзеңнән калдырма, дигән иде әти”, - дип, башмакны сумкасына салып, яланаяк чыгып китә.

Юлда барганда, аның аяклары авырта башлый да сумкасындагы башмагы исенә төшә. Аны алып кия. Башмак үзе бара, үзе музыка уйный. Егетнең кәефе күтәрелә.

Менә юлда бер кеше очрый. Егетнең шат булуын күрә. Әлеге кешенең капчык белән алтыны була. Очрашкач, бу кеше әйтә:

- Сат башмагыңны миңа, мин сиңа алтын бирәм, - ди.

- Ал, - ди егет.

Ул башмагын сата. Теге кеше башмакны аягына киюгә йөгереп китә, туктый алмый. Көчкә бер агач янына барып туктый, башмакны сала.

  • Ай-яй, бу шайтанлы башмак икән, егетнең үзенә кире бирәм, - ди.

Бу кеше, егетне куып тотып, башмакны кире кайтара, хәтта акчасын да алмый.

Егет, башмагын киеп, уен-көлке, музыка белән бер шәһәргә барып җитә. Тиздән хикмәтле башмак турында шәһәрнең патшасына әйтәләр. Патша егетне чакырта һәм шәһәр халкына әйтә:

  • Болай яшәргә ярамый, күңелне күтәрергә кирәк, - ди һәм башмаклы егеткә биергә куша.

Егет көлә-көлә бии башлый. Халыкның күңеле күтәрелә. Унбиш ел буена көлмәгән патшаның күңеле күтәрелә. Патша егетне кызына өйләндерә. Патша үлгәч, халык егетне аның урынына утырта. (Татар халык әкиятеннән)

1. Бабай, үләр алдыннан, улына яулык калдыра.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Егет ялгыз кала.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Аңа 17 яшь була.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Егет дөнья буйлап сәяхәт итәргә тели.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Сәяхәткә аягына чабата киеп чыга.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Башмак тылсымлы икән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

7.. Егет бер кешегә башмагын сатып җибәрә.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Шәһәр халкы егетне патша итеп сайлый.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми



1. Спросите у друга, какой фильм ему нравится.

2. Сообщите родителям, что вы участвуете в конкурсе.

3. Узнайте у продавца, сколько стоят цветные карандаши. 4. Предложите брату покататься на лыжах. 5. Как вы скажете, что пятым уроком будет татарский язык.

3. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сораулар җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

...Мин мәктәбебезнең тарихы белән кызыксынам. Быел аның 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан без зур бәйрәм чаралары әзерлибез.



... Ә син мәктәбегезнең тарихы турында нәрсәләр беләсең? Ул кайчан төзелгән? Мәктәбегездә нинди кызыклы вакыйгалар була





IV вариант



Малай яр буенда балык тотып утырганда, бераз читтә, куак арасында әллә нинди тавышлар ишетә башлады. Курыккан, сызгырган һәм башка тавышлар....

Малай кармакларын тиз генә судан чыгарды да тавыш килгән якка китте. Анда, камыш арасында, кошлар сугыша икән. Кечкенә генә камыш чыпчыклары олы бер кошны кыйныйлар. Теге кош исә, авызын ачып, күккә карап тик ята.

Усалланган кошларны малай куып җибәрде. Һәм ни күзе белән күрсен, кыйналучы кош кәккүк икән! Барысы да шунда аңлашылды. Кәккүк камыш чыпчыклары оясына йомырка салырга кергән дә аны бу кошлар куып чыгарганнар.

Малай кәккүкне дәү әнисе өенә алып кайтты. Озак та үтмәде, кәккүк ишек янындагы почмакка күкәй салды. Шуннан соң малай аңа оя ясады һәм кәккүкне шул ояга урнаштырды. Кәккүк, чыпчыклар кыйнагач, акылга утырганда, үз оясын саклар дип уйлады малай. Ләкин бик нык ялгышты! Кәккүк үзе салган йомырканы да, оясын да ташлап качты.

- Үзеңдә булмаса, кыйнап кына акылга утыртып булмый инде аны, - диде дәү әни.

(Ә.Баяннан) 1. Малай яр буенда утыра.

1)текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Малай сызгырып утыра.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Камышлар арасында кошлар оя корган.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Бер кош күккә карап ята

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Йомырка салып утыручы кош кәккүк була.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Кошлар кәккүкне оядан куып чыгарганнар.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Кәккүк өйдә күкәй сала.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Малай кәккүкне кызгана.

  1. туры килә 2) текстка туры килми



1..Познакомьте бабушку и дедушку со своим (своей) одноклассником (одноклассницей).

2. .Уточните у прохожего, где находится дом №153.

3. Поинтересуйтесь у сестры, куда она поедет летом.

4. Спросите, у кого есть сборник стихов Г. Тукая.

5. Пожелайте родным счастливого Нового года.

3. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кышкы каникулда мин Төркиягә бардым. Анда Измир һәм Бурса шәһәрләрендә булдым, төрле истәлекле урыннарны курдем. Кафеда һәм кунакханәдә төрек милли ризыклары белән сыйландым.

... Синең кышкы каникулларың ничек утте? Син нәрсә укырга, ниләр эшләргә өлгердең? Җәйге каникулларга нинди планнарың бар?









II чирек

1 нче вариант



Байлык

Рахманның теләге – сәяхәтче булу. Сәяхәт турында китаплар укыды ул, илебез картасын биш бармагы кебек белә. Рахман үз илебездә генә сәяхәт итәчәк. Африка чүлләре, Һиндистан урманнары, Амазонка елгасы шулай ук кызыктыра, әмма үзебездә дә андый җирләрне табып була. Безнең илебез бөтенесенә дә бай.

Менә шул олы сәяхәттә сынатмаслык итеп чыныктырырга кирәк узеңне.

Бу дөньяда кешедән дә бәхетле зат юктыр: ул офыкны күрә. Их, болытлар өстенә менеп, сәяхәт итеп йөрсәң икән! Менә бу сәяхәт булыр иде! Менәрбез, тормышта яши генә башладык бит әле без. Барысына да өлгерербез, хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбез! Рахман, сәяхәтләрдә йөреп, моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.

Туктагыз әле, нәрсә соң ул байлык? Беркөнне ул әтисеннән:

- Байлык нәрсә була ул, әти? – дип сорады.

- Кешегә кирәкле барлык нәрсә - байлык, улым. Менә бу өстәл дә, синең китапларың да – байлык. Ә икмәк – төп байлык. Әмма кешенең алыштырмас байлыгы була. Беләсең киләме шуны?

-Беләсем килә!

- Син, улым, байлык эзләп сәяхәткә чыкканда, төп байлык – сиңа ипи пешерергә иген үстерүче, сине кызарып пешкән җиләкләре белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.

Әйе, онытмас Рахман моны. Сагындырыр инде ул туган җир.

1. Малай сәяхәтче булырга тели.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Россиядә чүлләрне, зур елгаларны табып булмый.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Малай болытлар буенча сәяхәт итәргә тели.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Малайның сәяхәттән билгеле булмаган байлык алып кайтасы килә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Малай байлык турында әнисеннән сорый.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Алыштыргысыз байлык – икмәк.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Малай, сәяхәткә чыкканда, үзе белән туфрак алачак.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Малай сәяхәттә туган җирен сагыначак.

  1. туры килә 2) текстка туры килми



1.


Университетның борынгы һәм искиткеч бай җиде _______________ бар.


МУЗЕЙ



2.


Геология музеенда 100 ____________ артык минерал һәм тау токымна ры тупланган.

МЕҢ



Бу музей Геология институты _______________ урнашкан.

БИНА

4.


Этнография музеена университет ____________ елларда нигез салынган.

АЧЫЛЫРГА



5.


Археология музеена җәйге экспедицияләр_____________ студентлар җыйган материаллар куелган.

ВАКЫТ



6.


Университет музейларында студентлар да, _____________ кунаклар да еш булалар.

КИЛЕРГӘ



7.


Бигрәк тә Университет тарихы музееның ишекләре _____________ тормый.

ЯБЫЛЫРГА






8.



Бу музейда Казан _____________ үткәне һәм хәзергесе турында күп

экспонатлар саклана.


УНИВЕРСИТЕТ



9.


Татарлар ______________ заманнарда ук язулы халык булганнар.


БОРЫН



Болгар чорында ук аларның үз шагыйрьләре, _____________ һәм галим-

нәре булган.

ЯЗ



11.


Казан ханлыгы чорында анда бай китапханәләр _____________ торган.


ЭШ



12.



Татарлар, төрки халыклар арасында беренче буларак, китап баса

______________________ .


БАШ



13.


1917 нче елга кадәр якынча 15 мең _____________ китап дөнья күргән.


ТАТАР



14.

Ул китаплар хәзер дөньяның ______________ почмакларында сакланалар


ТӨР



15.



Аларның _____________ Казан шәһәре китапханәләренә һәм музейлары

на җыелган.


КҮП

3. Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.


1.Сообщите другу(подруге) о том, что завтра после уроков вы идёте в спортивный зал.

2. Спросите у друга(подруги), будет ли у вас сегодня урок татарской литературы.

3. Как скажете соседке о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4. Поблагодарите библиотекаря за то, что он помог вам найти нужную книгу.

5. Поздравьте подругу (друга) с днём рождения и пожелайте ей(ему) здоровья, счастья, долгих лет жизни.

4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

...Мәктәптә минем рус, татар, әрмән милләтеннән булган сыйныфташларым һәм дусларым бар. Без бергә укыйбыз, ял итәбез, бәйрәмнәрне, кичләрне бергә үткәрәбез. Без бер-беребезгә кунакка да йөрибез.

...Ә синең башка милләттән булган дусларың бармы? Синең шәһәрдә (авылда) кайсы милләт вәкилләре яшиләр? Син башка милләтләрнең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында нәрсәләр беләсең?

II нче вариант

1. Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений соответствуют содержанию текста (1- текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2- текстка туры килми).


Туган туфрак

Язын булды бу хәл. Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген казып алдым да, өйгә кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым. Аның өчен бакчабыздан яхшы туфрак алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

Юлда кайтканда шиңә башлаган кыр чәчәге тиздән сабагын турайтып җибәрде, терелде, яшелләнеп китте. Гөлем бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан балкып тора башлады.

Шатлыгымның иге-чиге булмады. Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

Кинәт аңа әллә ни булды. Берничә көн эчендә, таҗларын коеп, гөлем шиңә башлады. Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да шиңде...

Мин нишләргә дә белмәдем: һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. Үсемлеккә болар да файда итмәде.

Шунда әниемә дәштем.

  • Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. Туган туфракка ни җитә! – диде ул.

Кеше – табигать баласы”, - дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит...

Гөлне урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.

(Г.Гыйльмановтан)

1. Малай кыр чәчәген өйгә алып кайта .

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Көн саен гөлгә су сибәргә оныта.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Чәчәк өйдә үсеп китә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Малай бик шатлана.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Берничә көннән гөлне бакчага утырталар.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

6 . Бакчада гөл чәчәк ата.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Бакча туфрагы гөлгә бик килешә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Гөл дә, кеше кебек, туган яксыз яши алмый.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми



1. Һәр уку _______________________________________ үз шәкертләре

белән горурлана ала.

ЙОРТ

2. Республикабыз мәктәпләренә күпме ________________

шәхесләр укыган.

ТАНЫЛЫРГА





1. Скажите, в котором часу отправляется автобус в Набережные Челны.

2. Спросите у прохожего, где останавливается пятый троллейбус.

3 . Поинтересуйтесь у друга (подруги), какие музыкальные произведения он (она) слушал(а) в детстве.

4. Скажите, в какие кружки вы ходили в младших классах.

5. Уточните у папы, где находится торговый центр «Ашан».



4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кичә мин татар теле дәресенә әзерләнмичә килдем. Дәрес буе: “Укытучы сорамаса ярар иде”, дип теләп, аңа карап утырдым. Укытучы миннән өй эшен сорамады, ләкин мин башка беркайчан да өй эшен әзерләмичә килмәячәкмен.

... Ә синең дәрескә әзерләнмичә килгән очрагың бармы? Өй эшләрен, гадәттә, син кайчан әзерлисең? Өй эшен әзерләгәндә, нәрсәләрдән файдаланасың?

III вариант



1. Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений соответствуют содержанию текста ( 1- текстка туры килә), какие не соответсвуют ( 2- текстка туры килми).


Кыш көне иде. Көннәр бик салкын. Кар яуган һәм буранлаган көннәр дә еш була. Тышка чыксаң, борынны чеметә. Урамнарны, агачларны, юлларны калын кар каплады.

Кошларньң хәле бик авырайды. Алар кар астыннан ашарга таба алмый башладылар.

Беркәнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле бик матур кечкенә бер песнәк килеп кунды. Тәрәзәгә карап торды да, тук-тук итеп, томшыгы белән тәрәзәне чукый башлады.

  • Әни, бу нәни песнәк нигә безнең тәрәзәне чукый икән? - дип сорады Әнисә.

  • Күрәсең бит: урамда нинди салкын. Аның бик тә ашыйсы килгән, - диде әнисе.

  • Алайса, хәзер мин аны ашатам, - диде кыз һәм, форточканы ачып, бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Һәм бик тиз генә майны ашап та бетерде. Аннан соң кыз песнәккә ярма сипте. Кош аны да ашап бетерде.

Шул көннән соң, песнәк кыз белән дуслашты. Көн саен бер вакытта тәрәзә янына килде. Әнисә аңа май, җим бирде. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

(Г.Лотфи буенча)

1. Кышын салкын иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Суык битне чеметә.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Урманны кар каплады.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Кошларга авыр, ашарга эзлиләр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Беркөнне Әнисәләр тәрәзәсенә кызылтүш килеп кунды.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Әнисә кошка май бирде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

7.Кош кыз белән дуслашты.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Ул һәр ел саен кыз янына килде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами конце строк, обозначенных номерами 9-23 так, чтобы они грамматически ответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 19- 23.


1.

Бакчачы бабай___________________________кып-кызыл

алма бирде.

ЧУЛПАН



2.

Ул алма шулкадәр матур иде: кыз аңа озак ___________________ торды.

КАРАРГА




3.

Чулпан бу________________________ашарга ашыкмады.

АЛМА




4.

Кыз аны дусларына да _________________________, һәм алар алманы өчкә бүлеп ашадылар.

КҮРСӘТЕРГӘ




5.

Кызлар алманың орлыкларын мәктәп

___________________________ утырттылар.

БАКЧА




6.

Озак та үтмәс, ул___________________________агачлар

үсеп чыгар.

ОРЛЫК




7.

Бу ________________________________тагын да тәмлерәк

алмалар булыр.

АГАЧ




8.

Алмаларны ашап,____________________шатланырлар.

БАЛА


Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 16-23 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 16 - 23.


9.

Малайлар көне буе______________________________,

ишегалдында кар тавы ясадылар.

ЭШ




10.

- Ката торсын, килгәч,___________________________

шуарбыз, - дип, өйләренә киттеләр.

РӘХӘТ






11.

Малайлар ____________________ашны бик яратып ашадылар.

ТӨШ




12.

Эшләгәч, аш бик_________________________________булды.

ТӘМ




13.

_______________________________________һәм ял иткәч, алар тау янына килделәр.

АШ




14.

Тау инде каткан иде, балалар_____________________________.

ШАТ






15.

Тауга менәр өчен,____________________та ясап куйдылар.

БАС


3. Напишите реплики в соответсвии с заданной речевой ситуацией.


1. Познакомьте друзей со своими родителями и старшим братом.

2. Уточните у прохожего, где находится торговый центр «Мега».

3.. Поинтересуйтесь у младшего брата, какого цвета машины ему больше нравятся.

4. Спросите, у кого есть учебник истории.

5. Пожелайте бабушке и дедушке долгих лет жизни.


4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кичә мин татар театрына бардым. Анда «Әле кичә генә җәй иде» спектаклен карадым. Бүген сыйныфташларыма бу спектакль турында сөйләдем, аларга да аны карарга киңәш бирдем.


... Син нинди спектакльләр яки фильмнар карарга яратасың? Соңгы тапкыр караган спектаклең яки фильмның нәрсә турында иде? Сыйныфташтарыңа син кайсы фильмны яки спектакльне карарга киңәш итәр идең?




IV вариант


1. Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).


Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.

Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә.

Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул!


1. Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. .

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми

2. Дус кире какмый.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3. Җәйге каникулларда без күл буена барган идек .

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми

4. Балык тотканда егылдым.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми

5. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми

6. Бераздан мин йөгерә башладым

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми

7. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми

8. Мин дустым белән горурланам.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми



2. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 9 – 16 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 9 – 16.








4. Һәр елны без сыйныфыбыз белән-------------, елга буйларына барабыз.


урман





7. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча ......

булды.

тәм






Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 9 – 15 так, чтобы они грамматически и лексически  соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.


















.


3. Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.


1. Что посоветуете мальчику, если он обижает девочек.

2. Спросите у друга любит ли он играть летом на улице.

3. Как скажете маме о том,что твой друг лежит в больнице

4. Как скажете другу,что на улице усиливается ветер.

5. Посоветуйте другу(подруге) прочитать понравившуюся вам книгу.

4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз.Шушы сорауларга җавап биреп,аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды.


...Сиңа нинди спорт төре ошый? Нинди секциягә йөрисең? Спорт турында китаплар укыйсыңмы?






III чирек


I вариант

Дөньяда ике көч бар: ут һәм су. Шушы ике көчтән башка тормыш юк. Акыл белән файдалана белсәң, алар икесе дә - кешеләрнең дуслары, ярдәмчеләре. Безнең авыл Ык елгасы буена урнашкан. Ык елгасы безне матурлык фәненә өйрәтте. Елга буендагы биек таулар, зәңгәр урманнар, аланнарында үскән җир җиләкләре бала чакта укыган гаҗәеп бер китапның сихри рәсемнәре кебек күз алдында тора.

Эштән арып кайткан апалар һәм абыйлар, кояш баегач, Ык буена су керергә китәләр иде. Кичләрен су май кебек җылы. Монда бөтен авыл коена. Яшьләрнең шатлыклы шау-шулары, балаларның ярдан сикерүләре – бөтенесе, бергә кушылып, әллә нинди авазлар тудыра. Ык суы үзенең җылылыгы белән тәнеңдәге арыганлыкны юа. Ә бер-берең белән аралашу, шаяру, мәзәк сүз әйтешүләр рухыңа көч бирә. Ык – яшьләрнең очрашу урыны да.

Ыкның тәмле балыклары турында тирә-якта яхшы беләләр. Безнең авылда иң зур сый – Ык балыгы.

Безнең авылда ут белән су янәшә яши. Авылыбыз янында буровойлар күп иде. Анда факеллар яна иде. Ә хәзер андый факеллар күренми, чөнки хуҗалыкта газ киң кулланыла. (Ф.Яруллин)



1. Ут белән судан башка да яшәргә мөмкин.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Ут белән су кешеләргә ярдәм итә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Табигать кешеләрне матурлыкка өйрәтә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

4 . Иртән елга суы бик җылы була.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Су коенырга килгән яшьләр шаулашмыйлар.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Рухың көчле булсын өчен, кешеләр белән аралашырга кирәк.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Авылда балык белән сыйларга яраталар иде.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Авылларда газдан файдаланмыйлар әле.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми



2. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.


1. Дус кызының үтенече 5. Үз песиләренең акыллылыгы

2. Песи баласының тәрбиясезлеге 6. Үз песиләренең матурлыгы

3. Балаларның песи баласын тәрбияләүләре 7. Дус кызының гаҗәпләнүе

4. Песиләр тычкан тота 8. Песинең иркәләнүе

А. Безгә аклы- сарылы песи баласы кереп ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Төсе матур булганы өчен генә түгел, без аны акыллы булганы өчен дә яратабыз.

Ә. Песиебез бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда, мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде, диләр.

Б. Ә күршедән кергән песи баласы бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз 2мияу-мияу” ди. Ашарга биргәч, ризыкны төрле җиргә өстерәп алып китә, идәнне пычрата. Өстәлгә менеп, икмәк кисәкләрен дә тартып төшерә. Тагын әллә нинди тәртипсезлекләр эшли.

В. Беркөнне минем белән уйнарга дус кызым Мәйсәрә керде. Ул бездәге песи баласын күргәч исе китеп: - Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куып чыгардылар, ул – акылсыз песи, - диде.

Г. - Ә мин аны куып чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм, - дидем мин. Абыем Шамил дә: - Тәрбияләп карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр, - диде. Без Шамил абыем белән песине өйрәтә башладык. Аңа ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай эчендә ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, акыллыланды.

Д. Хәзер Мәйсәрә, безгә уйнарга кергәч, аны күреп, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.

- Сезнең үз песиегез бар бит, монысын миңа бир әле, - дип сорый ул миннән. Шамил дә, мин дә көләбез.

- Без үзебез аны шундый итеп тәрбияләдек, хәзер беркемгә дә бирмибез, - дибез.

Е. Песи, безнең сүзләрне аңлаган кебек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый.

1. Поздравьте друзей, победивших в первенстве школы по волейболу.

2. Уточните у родителей, где будете отмечать 80-летие бабушки.

3. Поинтересуйтесь у друга (подруги), почему ему (ей) нравится профессия врача.

4.. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Безнең мәктәптә бик күңелле кичә үткәрелде. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Безнең мәктәптә уннан артык милләт балалары укый. Алар туган телләре турында кызыклы чыгышлар ясадылар.

... Ә сезнең мәктәптә Халыкара туган тел көнен ничек билгеләп үтәләр? Сездә нинди чаралар үткәрелә? Синеңчә, туган телләрне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?



2 нче вариант Язын булды бу хәл. Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген казып алдым да, өйгә кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым. Аның өчен бакчабыздан яхшы туфрак алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

Юлда кайтканда шиңә башлаган кыр чәчәге тиздән сабагын турайтып җибәрде, терелде, яшелләнеп китте. Гөлем бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан балкып тора башлады.

Шатлыгымның иге-чиге булмады. Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

Кинәт аңа әллә ни булды. Берничә көн эчендә, таҗларын коеп, гөлем шиңә башлады. Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да шиңде...

Мин нишләргә дә белмәдем: һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. Үсемлеккә болар да файда итмәде.

Шунда әниемә дәштем.

  • Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. Туган туфракка ни җитә! – диде ул.

Кеше – табигать баласы”, - дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит...

Гөлне урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.

(Г.Гыйльмановтан)

1. Малай кыр чәчәген өйгә алып кайта .

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

2. Көн саен гөлгә су сибәргә оныта.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

3. Чәчәк өйдә үсеп китә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

4. Малай бик шатлана.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

5. Берничә көннән гөлне бакчага утырталар.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

6. Бакчада гөл чәчәк ата.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

7. Бакча туфрагы гөлгә бик килешә.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

8. Гөл дә, кеше кебек, туган яксыз яши алмый.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

1. Матурлыкка табыну 5. Шәһәргә китәсе килмәү

2. Болында тыныч кына йөрү 6. Болын белән күрешү

3. Печән чабучыларга кычкыру 7. Чәчәкләрне өзмәү

4. Җәй саен авылга кайту 8. Ауган чәчәкләр



А. Мин шәһәрдә туып үстем. Ләкин һәр җәйне мине авылга әбтләремә кайтаралар иде. Ул кайтуларны мин әкият дөньясына кайткандай көтеп ала идем. Шәһәрнең кырыс режимыннан соң, кыш буе мәктәп белән үзем яшәгән йорт арасыннан башка дөнья күрмәгән бер кыз бала өчен авыл ул могҗиза иде! Ул әкият иде.

Ә. Мин, авылга кайтуга, аякларымнан кыйммәтле шәһәр туфлиләрен салып ташлыйм да болынга йөгерәм. Андагы чәчәкләр минем билемә җитә. Шунда ук мең төрле бөҗәкләр мәш килә, болын өстендә әллә нинди кошлар сайрый.

Б. Чәчәкләр исә, иелеп-иелеп, минем битләремнән, күзләремнән үбеп алалар, муенымны кытыклыйлар. Мин аларны өзмим, өзгәч, алар шунда ук шиңәләр, ямьсезләнәләр.

В. Ә беркөнне, бирегә йөгереп килгәч, мин чәчәкләремне тапмадым. Чәчәкләр, бер рәт булып, җиргә ауганнар.

Г. Мин, елый-елый, печән чабучы ирләр янына йөгерәм.

- Ник тиясез сез ул чәчәкләргә?! – дип кычкырам мин, килә-килә.

Мин аларның җавапларын тыңлап та тормыйм.

Д. Икенче җәйдә мин инде болынның чабылачагын алдан ук белә идем. Өченче җәйдә мин инде аның чабылырга тиешлеген аңладым. Калган җөйләрдә мин инде беркайчан да, елый-елый, ул болынга йөгермәдем. Барсам да, тыныч кына, ял итәргә генә бара идем.

Е. Тик беркайчан да, беркайчан да мин ул чәчәкләрне өзмәдем! Минем балачак хыялларымны шулай үткен чалгы белән бер селтәнүдә юк итә алсалар да. Матурлыкка табынган җанымны сындыра алмадылар. Мин ул чәчәкләрне беркайчан да өзмәдем.

(Ф.Бәйрәмовадан

1. Скажите, в котором часу отправляется автобус в Набережные Челны. 2. Спросите у прохожего, где останавливается пятый троллейбус. 3. Поинтересуйтесь у друга (подруги), какие музыкальные произведения он (она) слушал(а) в детстве.

4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кичә мин татар теле дәресенә әзерләнмичә килдем. Дәрес буе: “Укытучы сорамаса ярар иде”, дип теләп, аңа карап утырдым. Укытучы миннән өй эшен сорамады, ләкин мин башка беркайчан да өй эшен әзерләмичә килмәячәкмен.

... Ә синең дәрескә әзерләнмичә килгән очрагың бармы? Өй эшләрен, гадәттә, син кайчан әзерлисең? Өй эшен әзерләгәндә, нәрсәләрдән файдаланасың?




III вариант.


1. Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверҗдений соответствуют содержанию текста (1 - текстка туры килә), какие не соответствуют (2 — текстка туры килми)

Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да урамны күзәтәсең. Анда машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә.

Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барасы килә. Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр янында дача алды.

Дачалары каенлык уртасында аланда икән. Өй зәңгәр, яшел, ак буяуларга буялган. Идәне сап-сары.

- Йә, ничек, ошыймы сезгә дача? - дип сорады әтиләре.

- Әйе. Без монда хәзер җәй буе торабызмы?

- Теләсәгез, җәй буе да мөмкин.

Әниләре аш-су әзерли башлады. Әбиләре яшелчәләргә су сибәргә чыгып китте. Әтиләре баскычка юнәлде. Ул ике кулы белән баш очындагы тоткаларны эткән иде, түшәм ишек кебек өскә ачылды да китте. Ур-ра! Монда берсендә - диван, икенчесендә карават торган бүлмәләр бар икән ич.

Тиздән аш пеште, чәй кайнады. Яңа дачада беренче мәртәбә табын янына җыелдылар. Шатлыкны кайбер күршеләр дә уртаклашты. Алар Айнур белән Алсуга үзләре үстергән чәчәкләр бүләк иттеләр.

Әй, кызык икән дачада! (Тәүфикъ Әйдидән)


1.. Айнур белән Алсу унсигезенче катта яшиләр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

2. Язын әтиләре дача сатып алды.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

3. Дачаның тәрәзәләре бик зур.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

4. Балаларга дача бик ошый.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

5. Дачаның икенче катында өч бүлмә бар икән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

6. Тиздән бәлеш пеште.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

7. Гаилә табын янында җыелды.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

8. Күршеләре балаларга җимешләр бүләк иттеләр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми


2. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-8 и текстами А - Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В заданий есть один лишний заголовок.


1. Бүләкне яшереп кую. 5. Су буенда ял итү.

2. Абыйсы белән апасының бүләкләре. 6. Малайның шатлыгы.

3. Илдарның бүләк тапшырырга әзерләнүе. 7. Илдар әнисенә бүләк әзерли.

4. Илдарның идән сөртүе. 8. Туганнарның гаҗәпләнүе.


А Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды. Ул инде белә: Хәлим абыйсы, әнисенә дип, матур сәгать алып куйды. Нәсимә апасы тәмле исле хушбуй алып кайтып яшерде. Илдар аның тәмледән-тәмле исләрен каян беләме? Апасы өйдә юк чакта, ике мәртәбә алып иснәп карады инде ул бу бүләк-хушбуйны.

Ә Беркөнне, тәрәзәдән тышка карап утырганда, Илдарның башына шундый уй килде: әгәр дә ул, кардан әнисенең сынын ясап, 8 нче Март көнне шуны алып кереп бүләк итсә? Әй сөенер иде әнисе! Илдар шулай итте дә. Әниләр бәйрәменә бер көн кала, ул кич буе кар тәгәрәтте, кар кисәкләреннән бер кеше сыны ясап куйды. Бу сын әнисенә бик тә охшаган кебек тоелды.

Б Шул ук кичтә Илдар үзенең бүләген яшереп кенә алып кереп, бүлмәсенең бер почмагына бастырып куйды. Җәймә белән капларга да онытмады. Иртән барысы да гадәттәгедән иртәрәк уянды. Ел саен шулай: иртәнге ашка кадәр үк Илдар әтисе, абыйсы һәм апасының котлау сүзләрен, бүләк бирүләрен түземсезлек белән көтте.

В Чират җиткәч, Илдар әнисе янына килде дә: «Хәзер мин үз бүләгемне күрсәтәм», - дип, бүлмәсенә йөгерде. Әмма, бүлмә ишегеннән атлап керүгә, ниндидер суга басуын тоеп алды Илдар. Идәнгә карады да аһ итте: аның «кар әнисе» җылы өйдә бөтенләй эреп беткән, ә кар суы бөтен бүлмәгә җәелгән!

Г Илдар нишләргә дә белмичә каушап калды. Әнисенә нинди бүләк бирә инде ул хәзер? ... Менә сиңа бәйрәм! ... Әнисе күргәнче, тизрәк сөртеп алырга кирәк. Әле ярый бүлмәдә зур агач савытта гөл үсеп утыра. Илдар җыеп алган суны шул гөл төбенә агызды. Инде идәнне сөртеп бетерәм дигәндә генә, зал яктан әнисенең: «Илдар, балам, бүләгеңне карарга чыгыйкмы инде?» - дигән тавышы ишетелде.

Д Илдар соңгы мәртәбә идәнне сыпырып алды да, гөл төбенә соңгы тамчы суны агызып, чүпрәкне карават астына яшереп куйды. Шулвакыт аның янына әнисе, әтисе, абыйсы, апасы килеп керде. Килеп керүгә, юеш идән уртасында басып торган Илдарга карап сүзсез калдылар...

Е Тынлыкны әнисе бозды:

- И-и-и улым, менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең, икән син миңа! Идәнне юып куйгансың! Миңа бер эш тә калдырмагансың. Рәхмәт, улым, мең рәхмәт сиңа!.. Кил әле, шуның өчен бер яратыйм үзеңне!

Шулвакыт еларга җитешеп басып торган Илдарның күзләрендә ниндидер тылсымлы нур балкышы чагылып китте, һәм ул, дөньядагы иң бәхетле бер малай булып, әнисенең кочагына атылды... (Галимҗан Гыйлъмановтан)

3. Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

1. Спросите у друга (подруги), какой сегодня день недели.

2. Скажите,что вы любите своих друзей. Они очень добрые,щедрые и весёлые.

3. Посоветуйте другу (подруге), что надо знать несколько языков.


4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 - 80 сүздән торырга тиеш.

... Мин спорт белән кызыксынам. Дәресләрдән соң баскетбол секциясенә йөрим. Спорт миңа тормышта бик булыша, чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм.


Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?



IV нче вариант


Аралашу этикеты.

Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр, аңлашалар, бәхәсләшәләр, фикер алышалар... Авыру- табиб белән, укучы укытучы белән аралаша, егетләр- кызлар белән, син дустың белән очрашасың. Аралашуның билгеле бер кагыйдәләре була. Мәсәлән, сез китапханә коридорында, ди. Кешеләр, озак утырып эшләгәннән соң, бераз ял итәләр.Кемдер әрле-бирле йөри, берәүләр сөйләшә, басып торучылар да бар. Әгәр шунда бер кеше гимнастика ясый башласа, бик сәер булыр иде. Әдәпле кеше болай эшләми.

Кеше күп автобуста сез шәхси тормышыгыз турында кычкырып сөйләшәсез, ди. Һич ярамый. Бу да әдәпсезлек.

Аралашу кагыйдәләре буыннан буынга тапшырылып килә. Шулар конкрет ситуациядә үз-үзенңе тоту үрнәкләрен билгелиләр дә инде. Кешеләр һәрвакыт үзара бәйләнештә яши, мәсәлән, ир һәм хатын, әни һәм бала, хуҗа һәм кунак, сатучы һәм сатып алучы һ.б

Һәр мохиттә бер-береңә аңлаешлы кодекс - кабул ителгән аралашу кагыйдәләре була.


1. Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр, ачуланышалар, фикер алышалар...

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

2. Аралашу кагыйдәләре әби -бабайлардан тапшырылып килә.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

3. Кешеләр, озак утырып эшләгәннән соң, бераз бииләр, җырлыйлар.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

4. Шулар конкрет ситуациядә үз-үзенңе тоту үрнәкләрен билгеләмиләр.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

5.. Әгәр шунда бер кеше гимнастика ясый башласа, бик дөрес булыр иде.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

6. Бу да әдәпсезлек.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми


7. Кешеләр һәрвакыт үзара бәйләнештә яши.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

8. Монда ау белән шөгыльләнү, балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю, автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөсхәт ителә.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

. Мин кешеләр белән аралашырга яратам.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Әдәпле кеше болай эшләми.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Ир белән хатын һәрвакыт үзара бәйләнештә яши.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми


2. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-6 и текстами А-Д. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1.Язны көтеп алу. 5. Сыерчыкның сайравы.

2. Сыерчыкларның төньякка 6. Ояга сыерчык килүне көтү.

очып китүләре. 7. Шамилнең сыерчык оясы буш.

3. Сыерчыкларның оя сайлавы.

4. Шамилнең куанычы.


А. Кабат яз килде. Бу язны Шамил аерым бер түземсезлек һәм өмет белән көтеп алды. Моның үзенә генә билгеле сәбәбе дә бар иде.

Ә. Узган елны аларның колга очына кадакланган сыерчык оялары буш калды. Сыйныфташы Ильясларга килде сыерчык, ә менә Шамилләрнең оясында җил уйный.

Б. Малайлар арасында, яшен тизлеге белән, сыерчык килгән дигән хәбәр таралды. Шул көннән башлап, һәрберсе үзләренә сыерчык килүне көтте. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да бу хакта сүз чыкмый калмый иде. Сыерчыклар, чыннан да, өй кыекларына, лапас түбәләренә килеп кунгалыйлар, бакча башларындагы, су буендагы өянкеләрдә күренгәлиләр, кайберләре биеккә кадакланган оялар тирәсендә чуала, аны кереп тикшереп чыгалар. Алар оя сайлыйлар.

В. Сыерчык килү хәбәре таралганның икенче көнендә үк Шамил янына Ильяс йөгереп керде.

- Безгә килде, сайрап утыра, әйдә, тизрәк, карыйбыз, - диде ул килеп кергәч. Малайлар ишеккә ташландылар. Капкадан чыгып, Ильясларга таба йөгерделәр.Ильясларның капка төбендәге тирәктә, чыннан да, сыерчык утыра иде. Ботакка кунган да, муенын сузып, кара каурыйлары белән кояшта җемелдәп, сайрапмы-сайрый. Шундый бәләкәй гәүдәгә каян килгән диген ул кадәр дәрт.

Г. Шамил бу юлы инде ояны колга башына түгел, ә тәрәзә каршындагы юан өянкегә менгереп кадаклады. Ул түземсезлек белән ояга сыерчык килүне көтте.

Д. Беркөнне, торып, өметсез генә тышка караса, ни күрсен: оя янындагы ботакта пар сыерчык утыра.

Шамил куанычыннан:

-Әни, сыерчык килгән, ояга сыерчык килгән, - дип, табын хәзерләп йөргән әнисен сискәндереп, яланөс килеш ишегалдына йөгереп чыкты.

3. Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

1.Сообщите другу(подруге) о том, что завтра после уроков вы идёте в гости к родственникам.

2. Спросите у друга(подруги), будет ли у вас сегодня урок русской литературы.

3. Как скажете классному руководителю о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.


4. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

Икенче чирек тәмамлангач, кышкы каникуллар башлана. Ул Яңа ел бәйрәме белән бер вакытта була. Без мәктәптә Чыршы бәйрәмен үткәрәбез. Кышкы каникуллар бик тиз үтә, ләкин мин һәрвакыт бик канәгать калам.


Гадәттә, кышкы ялны кайда үткәрәсез? Ял вакытларында нәрсәләр эшлисез һәм кемнәр белән аралашасыз? Кышын Татарстанда һава торышы нинди була?





IVчирек

1нче вариант


1. Прочитайте текст. Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных обозначенных номерами 1- 6 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию

текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельно-

му заданию 1 - 12.


1.Сообщите другу(подруге) о том, что завтра после уроков вы идёте в спортивный зал.

2. Спросите у друга(подруги), будет ли у вас сегодня урок татарской литературы.

3. Как скажете соседке о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4. Поблагодарите библиотекаря за то, что он помог вам найти нужную книгу.

5. Поздравьте подругу (друга) с днём рождения и пожелайте ей(ему) здоровья, счастья, долгих лет жизни.


3. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

...Мин укый торган 129 нчы мәктәп - Казан шәһәрендә иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Ул шәһәрнең Идел буе районында Яңа Дәүләки урамында урнашкан.


... Сезнең мәктәп ничә катлы? ... Анда нинди кабинетлар бар? ... Сезнең сыйныфта ничә укучы бар?... Синең яраткан укытучың кем? Аның турында сөйлә .




2 нче вариант


сүз

2. Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

  1. Сообщите маме, что вы завтра идёте в Музей изобразительных искусств.

  2. Пожелайте друзьям счастливого пути.

  3. Уточните у прохожего, где находится Национальная библиотека РТ.

  4. Как спросите в магазине о том, сколько стоит килограмм яблок.

  5. Обратитесь к одонокласснику и попросите у него учебник истории на один день

  • 3. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


... Күптән түгел минем туган көнем булды. Дусларым безгә кунакка килделәр. Без бергәләп күңел ачтык туган көнем – минем яраткан бәйрәмем.

Синең туган көнең кайчан? Син бу көнне ничек бәйрәм итәсең? Сиңа тагын кайсы бәйрәмнәр ошый?





3 нче вариант


Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 1 – 6 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует отдельному заданию. 11.Раиләләрнең ….. ……….. балалар бик күп.

ишегалды


2.Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле ……….. уйныйлар.

уен


Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 7 – 12 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

2.Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

    1. Спросите у друга (подруги), какие татарские песни он (она) знает.

    2. Как скажете родителям о том, что вы хотите побывать в Национальном музее Республики Татарстан.

    3. Предложите брату пойти на праздник Сабантуй.

    4. Сообщите друзьям, что команда вашего класса победил в соревнованиях по футболу.

    5. Поздравьте дедушку с Днем Победы.

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

... Минем дусларым күп. Буш вакытымда мин алар белән аралашырга яратам. Без Интернет аша да, телефоннан да, очрашып та аралашабыз. Дуслар белән бик күңелле.


... Ә синең дусларың күпме? ... Сез ничек аралашасыз? ... Очрашкач, кая барасыз, нәрсә турында сөйләшәсез


4 нче вариант


9. Татарстанның табигате бик .................

төр

10. Анда катнаш урманнар да, ........... урманнар да шактый күп.

ылыс

11. Куе агачлар арасында, куакларда зур ...... пошилар, аюлар, бурсыклар, бүреләр очрый.


мөгез

12. Татарстанның климаты .......: анда артык салкын да, түзә алмаслык эссе дә булмый.

урта

13. Республиканың халкы игенчелек, терлекчелек белән .........

шөгыл

14. Татарстан урманнарында бик ........... кура җиләге, җир һәм каен җиләкләре үсә.

тәм

15. Чиста табигать һәм саф урман һавасы ......... өчен бик файдалы.

сәламәт


2.Напишите реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

1. Познакомьте одноклассников с новым учеником.

2. Уточните у прохожего, где находится дом №51.

3. Поинтересуйтесь у дедушки, будет ли сегодня футбольный матч.

4. Спросите, у кого есть диск с татарскими песнями.

5. Пожелайте тёте счастливого пути.


3. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.


Мәктәбебездә укытучыларыбыз өчен бәйрәм концерты булды. Мин дә бу концертта катнаштым: беренче укытучым хәрмәтенә җыр җырладым. Укытучыларыбызга концерт ошады. Алар безгә рәхмәт әйттеләр.


... Сезнең мәктәптә нинди чаралар (концертлар, кичәләр) үтә? Аларга кемнәрне чакырасыз? Син бу чараларда катнашасыңмы?
































9 класс контроль эш җаваплары

I чирек



1.Дустым,әйдә Яңа ел тамашасы

на барабыз.

1

1

1.Әтием һәм әнием, мин бү-

ген дәрестә яхшы билге ал-

дым.

1

2

1.Дустым, сиңа нинди

фильм ошый?

1

1

1.Әби һәм бабай, таныш бу-

лыгыз, бу – минем сыйныф-

ташым.

2

2

2

1

2

1

2

2

3

1

2.Туганнарым, кайчан безгә ку-

накка кайтачаксыз.

3

2

3

2

2.Әтием һәм әнием, мин

конкурста катнашачакмын.

3

1

4

2

4

2

2.Алсу Мансуровна, китап-

ханәдән нинди китап алыр-

га кирәк?

4

2

4

1

2.Гафу итегез, әйтегез әле,

153 нче йорт кайда урнаш-

кан?

5

1

3.Сыйныфташым, син футбол

матчына бардыңмы?

5

2

5

2

3.Гафу итегез, әйтегез әле,

төсле карандашлар купме

тора?

5

2

6

2

6

2

6

1

6

1

7

2

4.Дустым, син туган көнеңдә

нинди бүләк алырга теләр

идең?

7

2

3.Абый, әйдә яңа фильмны

бергә карыйбыз.

7

1

7

1

3.Апа, җәй көне син кая барачаксың?

8

1

8

1

8

1

4.Абый, әйдә чаңгыда шу-

арга чыгабыз.

8

2

4.Әйтегез әле, кайсыгызда

Г.Тукайның шигырьләр

җыентыгы бар?





4.Алсу Мансуровна, иртә-

гә мәктәпкә сәгать ничәдә

килергә?





5.Алсу Мансуровна! Сезне һө-нәри бәйрәмегез белән тәбрик

итәм.

5.Бишенче дәрес татар теле була.





5.Туганнарым, бәхетле

Яңа еллар сезгә!

5.Алсу Мансуровна, иртә-

гә математика дәресе бул-

маячак.























II чирек

9.кунаклар

1

1

1.Чулпанга

9.эшләделәр

1

1

1.тиеннең

9.келәмен

2

1

2.меңнән

10.язучылары

2

2

2.танылган

10.тузан

2

2

2.карап

10.рәхәтләндере

2

1

2.коелган

10.көзен

3

1

3.бинасында

11.эшләп

3

1

3.арасында

11.өстәлгә

3

2

3.алманы

11.төшке

3

1

3.итәргә

11.көзге

4

2

4.ачылган

12.башлаганнар

4

1

4.безнең

12.тәмле

4

1

4.күрсәтте

12.тәмле

4

2

4. урманга

12.җәйге

5

2

5.вакытында

13.татарча

5

2

5.укыганнар

13.әзерләргә

5

2

5.бакчасына

13.ашагач

5

1

5.әзерләргә

13.иртәнге

6

1

6.килгән

14.төрле

6

2

6.булу

14.кичен

6

1

6.орлыктан

14.шатландылар

6

2

6.җәен

14.җиләге

7

2

7.ябылып

15.күбесе

7

2

7.укытучылар

15.котлады-

7

1

7.агачларда

15.баскыч

7

1

7.тәмле

15.җыю

8

1

8.университетының

8

1

8.урыныбыз-

лар

8

2

8.балалар


8

2

8.кышны







ны







3 бирем

3 бирем

3 бирем

3 бирем

1.Дустым, иртәгә дәрестән соң спорт залы

1.Әйтегез әле, Яр Чаллыга автобус сә-

1.Дусларым, таныш булыгыз, бу минем

1.Кызларны кыерсытырга ярамый.

на барабыз.

гать ничәдә китә?

әти-әнием һәм абыем.

2.Дустым, син җәй көне урамда

2.Дустым, бүген татар әдбияты дәресе бу-

2.Гафу итегез, әйтегез әле, бишенче

2.Гафу итегез, әйтегез эле,”Мега” сәүдә

уйнарга яратасыңмы?

ламы?

троллейбус кайда туктый?

йорты кайда урнашкан?

3.Әнием, минем дустым хастаханә

3.Күршем, мин татар теле буенча олимпиа

3.Дустым, син кечкенә вакытта нин-

3.Энем, сиңа күбрәк нинди төстәге маши

дә ята.

дада беренче урынны алдым.

ди музыка әсәрләрен тыңладың?

лар ошый?

4.Дустым, урамда җил көчәя.

4.Китапханәче апа, кирәкле китапны табар

4.Әйтегез әле, кечкенә классларда сез

4.Әйтегез әле, кемдә тарих дәреслеге

5.Дустым, бу китапны укы әле, ул

га ярдәм иткән өчен зур рәхмәт.

нинди түгәрәкләргә йөрдегез?

бар?

бик кызыклы.

5.Дустым! Сине туган көнең белән кот-

5.Әти, “Ашан” сәүдә үзәге кайда ур-

5 Әби һәм бабай! Сезгә озын гомер те-


лыйм. Сиңа исәнлек, бәхет, озын гомер те-

нашкан?

лим.


лим.












III чирек





















IV вариант