Тема: Белемнәрне тикшер. Фонетик анализ һәм транскрипция.
Максат: 1.Фонетика буенча теоретик белемнәрне гамәли куллану күнекмәләрен ныгыту, тикшерү.
2. Төп фонетик законнарны кабатлау. Сүзлек диктанты язу.
3. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.
4. Әхлак тәрбиясе бирү.
Дәрес тибы: Белемнәрне кабатлау, тикшерү.
Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге+
Укучы эшчәнлеге
Уку-укыту гамәлләре
Мотивация
Вәсимә Хайруллинаның “Хәерле көн”шигырен уку. Эчтәлеге буенча әнгәмә оештыру.
Исәнмесез, тулар, кырлар,
Күлләрем, камышларым.
Саумысез, җәнлек,бөҗәкләр,
Дусларым, танышларым.
Хәерле көн, туган ягым!
Яңа көнем, бул изге!
Алып кил җиргә бәрәкәт,
Куандыр әле безне!
Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.
Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
әхлакый-этик бәяләү
социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү
Актуализация
Алдагы дәрестәге язма эшнең билгеләре белән таныштыру, нәтиҗәләр чыгару.
Хаталар өстендә эш башкару(тест буенча теоретик белемнәрне яңарту)
Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге
Прогнозлау(алдан фаразлау)
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары
Укучы нинди авырлыклар белән очраша?
Дәреснең максатларын ачу.
Дәресне сүзлек диктанты язу белән башлап җибәрү.
Диктант тексты: бал корты, чебен, үрмәкүч, пәрәвез, кәрәз, кигәвен, коңгыз, черки, күбәләк, энә карагы, кырмыска оясы, төклетура, шөпшә.
Укучылар фонетик кагыйдәләрне искә төшерәләр;
Кайбер бөҗәкләрнең исемнәре таныш түгел.
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;
Авырлык
тан чыгу юллары.
Орфографик сүзлек, тактадагы язма ярдәмендә тикшерү.
Укучылар, хәзер шушы сүзләр ярдәмендә кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтәрбез:
а) кайсы сүзләрне язганда о һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсен искә төшердегез, дөрес яздыгызмы?
б) Диктант текстындагы сүзләр сингармонизм законына буйсынганмы? Нәрсә ул сингармонизм?
В) - Без язган сүзләрнең төклетура сүзеннән башкалары бу законга буйсынган.
- Ни өчен төклетура сүзе бу законга буйсынмый?
Сүзләргә басым куеп карау.
Сүзлекләр белән эшләү.
Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.
А)- Бал корты, коңгыз, төклетура, шөпшә сүзләрендә тар әйтелешле о һәм ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә язылалар. Калган иҗекләрдә бу авазлар ы, е хәрефләре белән белдереләләр.
Б)- Сузыкларның бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.
В) Ул- кушма сүз.
Басымны кайсы иҗеккә куйдың? Ни өчен? Сорауларына җавап бирәләр.
- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Материал
ны беренчел ныгыту.
1.Татар халкының 19нчы йөздә яшәп иҗат иткән шагыйре Г. Кандалыйның тирән мәгънәле сүзләре язылган шигъри юлларны уку.
Якутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.
- Бу юллар сезгә аңлашыламы? Якутлар сүзенең мәгънәсен кем белә? Аңлатмалы сүзлектән карыйк.
Сүзлек белән эшләү өчен нәрсәне белү кирәк?
Бу юллар вакытның кадерен белергә чакыра.
- Дөрес, укучылар, кеше гомеренең кадерен белергә, исәнлеген сакларга тиеш, моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Сәламәт яшәүне сез ничек күз алдына китерәсез?
2.Сүзләрнең транскрипциясен искә төшерү. Шул юлларны ук.
Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.
Сүзлек белән эшләү өчен алфавитны белү кирәклеген ачыклыйлар.
1-2 укучы алфавитны сөйли.
- Авырмыйча яшәү, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, йоклау; әти-әниеңне, туганнарыңны, дусларыңны хөрмәт итү.
Транскрипция төшенчәсен искә төшерәләр. Транскрипция ясыйлар. Язылыш белән әйтелеше туры килмәгән очракларны аңлаталар.
Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Телдән аңлату.
Физкультминутка
Ә хәзер физкультминут, без ял да итәбез һәм сузык, тартык аваз хәрефләрен искә төшерәбез. Тартыкка бетсә, бер тапкыр сикерәбез һәм куллар белән бер тапкыр чәбәклибез; Сузыкка беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикереп, ике тапкыр чәбәклибез.
Сүзләр: бармак(2), ана(1), җәя(1), әби(1), аю(1), иләк(2), мәктәп(2), Сабиров(2), урман(2), актив(2), сөлге(1), балык (2), тау (2) һ.б..
Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.
Ишетеп аңлау
Мөстә
кыйль эш.
1. Фонетика сүзе безгә кайсы телдән кергән?
а) рус;
б) грек;
в) француз.
2. Орфография өйрәтә:
а) сүзләрне дөрес әйтергә;
б) сүзләрне дөрес язарга.
3. Татар алфавитында аваз белдермиләр:
а) 3 хәреф;
б) 1 хәреф
в) 2 хәреф.
4. Азык сүзендә ничә аваз?
а) 4 аваз;
б) 5 аваз;
в) 6 аваз
5. Түбәндәге хәрефләр икешәр авазга билге булып йөриләр:
а) в,г,к
б) н,б,п
в) л,м.х.
Татар сүзләрен күчереп язалар, басымын билгелиләр, нәтиҗә ясыйлар.
Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.
1.Орфографик сүзлек турында сөйләшү.
-Орфографик сүзлек турында нәрсә беләсез?
- Без кайчан орфографик сүзлеккә мөрәҗәгать итәбез?
93б. 1нче күнегү ярдәмендә фонетик анализ ясау күнекмәләрен искә төшерү.
Тавышы, язарга.
Дәреслектәге сорауларга җавап бирү.
“Алга, алга” уены үткәрелә. Чылбыр буенча сораулар бирелә, белгән укучыга-йолдызчык, белмәсә, йолдызчыгы кире алына.
СОРАУЛАР:
1.Әрәмәлек сүзендә ничә сузык аваз бар?
2.Ө сузыкмы, тартыкмы?
3.Ш – яңгыраумы, саңгыраумы?
4.Сөйләм барышында вакытлыча тукталыш ясау?
5.Ы – иренләшкәнме, иренләшмәгәнме?
6.Фонетика нәрсәне өйрәнә?
7.Ң тартыгыннан башланган сүз әйт.
8.Яшьлек сүзендә ничә аваз, ничә хәреф бар?
9.Алфавиттагы иң соңгы хәреф?
10. Иҗек ничә төркемгә бүленә?
11. Алфавиттагы 5 нче хәреф?
12. Без бүген нинди бүлекне кабатладык?
Сүзлекчәдән карау.
Илдар Юзеевның “Хатасыз ничек язарга?” исемле шигырен уку. (Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.)
Биремне үтәү.Фонетик анализ ясау тәртибен искә төшерәләр, төркемдә эшлиләр.
Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.
Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,,фикерне әйтә белү
Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү
Рефлексия. Өй эше.
Дәрескә йомгак ясау.
Активлыкны бәяләү.
Үзбәя.
1.93б. 2,3нче күнегүләр.
2. Иҗади эш. Б хәрефеннән (башка хәреф сайласагыз да була) генә башланган сүзләр кулланып хикәя языгыз
Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.
8