МБОУ «Гимназия №3»
Чистопольского муниципального района РТ
Конспект урока литературного чтения (тат)
Класс: 3
Учитель: Мифтахова Г.Д.
Тип урока: развитие речи.
Тема: Развитие речи по рассказу И.Туктара «Авыраяк».
Цель: Закрепление лексико-грамматического материала по теме, развитие умения у обучающихся нестандартно и креативно решать возникающие задачи.
Задачи:
1.Применение обучающих структур и мыслительных приемов.
2.Развитие речи учащихся.
3.Развитие диалогической и монологической речи.
Оборудование: экран, ноутбук, мультимедийный проектор, презентация.
Тема.Идрис Туктарның “Авыраяк” хикәясе буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.
Дәрес максатлары.
Белем бирү максаты: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу,эшчәнлекне планлаштыру,аны тормышка ашыру юлларын эзләү,нәтиҗә ясау.
Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.
Тәрбияви максат: ялкау буласка өндәү,укучыларда мөстәкыйльлек,эшләрендә тәртип формалаштыру.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси УУГ:
-укуга карата кызыксыну хисе;
-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;
-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив УУГ:
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркенәрдә эшли белү
Танып-белү УУГ:
-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.
Дәрес тибы: Б.С.Ү.
Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.
Сингапур структуралары: финкин-мэпс (карта-агач,карта-күпер),модель фрейер.
Дәрес планы
I.Оештыру:
1)исәнләшү,хәл сорашу;
2)һава торышы турында сөйләшү;
3)уңай психологик халәт тудыру.
II.Актуальләштерү:
1)фонетик күнегү;
2)аудирование;
3)өй эшен тикшерү;
4)ребус чишү;
5)дәреснең темасын ачыклау;
6)максатны билгеләү.
III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
1)Модель фрейер структурасы белән эшләү;
2)карточкалар белән эш (Финкин мэпс, карта-күпер);
3)ял минуты ;
4)образлар,детальләр белән эш (Финкин мэпс, карта-агач);
5)видеоөзек карау, тәрбияви момент;
6)ситуатив күнегүләр;
7)диалоглар төзү;
IV.Өй эше.
V.Рефлексия.
VI.Йомгаклау.
Дәрес барышы
I.1. -Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!
-................
-Хәлләрегез ничек?
-...................
-Рәхмәт,минем дә хәлләрем әйбәт.
2.-Ә хәзер бүгенге көн турында бераз сөйләшеп алыйк.Хәзер нинди ел фасылы?
-...................
-Кышның кайсы ае?
-..................
-Бүген декабрь аеның ничәнче числосы?
-.................
-12 нче декабрь атнаның кайсы көненә туры килә?
-.................
-Бүгенге һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?
-.................
3.-Әйе,бүген шимбә көн. Атна ахыры. Сезне алда яллар көтә. Ә бүген безгә шушы кышкы көн уңышлар тели. Кар бөртеге сезгә сәлам бирә.
- Сезнең өстәлләрдә ак түгәрәкләр бар. Хәзер шушы түгәрәкләргә үзегезнең дәрес башындагы кәефегезне ясап куегыз. (смайлик формасында ясыйлар)
- Кемнәрнең кәефе яхшы дәрес ахырына хәтле шуны саклап калырга.Ә кемнәрнең уртача яки начар икән дәрес ахырына күтәрелер дип ышанып калам.
II.1.- Ә хәзер экранга күз салыйк. Монда бирелгән фонетик күнегүне бергәләп укыйк әле.
-рек -рек -рек Бу минем бүрек.
-як -як -як Бу синең тимераяк.
-ләй -ләй -ләй Бу җылы бияләй.
-то -то -то Бу кара пальто.
-Яхшы. Ә хәзер мин шушы җөмләләрне укыйм,ә сез киресенчә, миңа кайтаваз рәвешендә әйтерсез.
Бу минем бүрек -рек -рек -рек
Бу синең тимераяк -як -як -як
Бу җылы бияләй -ләй -ләй -ләй
Бу кара пальто -то -то -то
-Булдырдыгыз. Хәзер күзләрне йомабыз һәм күз алдына китерәбез.
Кышкы көн. Күп итеп кар яуган. Шул карларны учлап алабыз да өреп җибәрәбез.
(Укучылар “Өф-ф-ф” итеп өреп карларны туздыралар.)
-Яхшы.Күзләрне ачмыйбыз. Хәзер барабан таяклары алабыз һәм минем арттан кабатлыйбыз.
(Укытучы башта әкрен генә ритмда, аннары тизрәк ритмда барабан суккан тавыш чыгара. Укучылар шуны кабатлыйлар.)
-Булдырдыгыз,укучылар.Кәефләр тагын да күтәрелеп китте.
2.-Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Тыңлыйбыз,аңлатабыз,күрсәтәбез.
Өстәл янында, өстәл артында,өстәл өстендә, өстәл алдында, өстәл астында.
3.-Яхшы,укучылар. Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк.Сезгә текст буенча сораулар төзеп килергә иде.Хәзер һәрберегез берәр сорау биреп,иптәшләрегездән җавап алырсыз.
(укучылар өйдә төзегән сорауларын бер-берсенә әйтәләр.)
4.- Бик яхшы. Хәзнр экранга карыйк.Монда ребус бирелгән. Сез шуны чишеп,нинди сүз язылганын укырга тиеш буласыз. Тик нинди сүз икәнен кычрып әйтергә кирәкми. Һәр өстәлдә хәрефләр бар. Сез шул хәрефләр ярдәмендә әлеге сүзне җыегыз.
Экранда рәсемнәр:
Ат(,) (,,)тавык(,,) (..карандаш(,,,,) (,)аяк
Килеп чыккан сүз – АВЫРАЯК.
-Димәк,укучылар,без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
(Авыраяк турында)
-Әйе,без Авыраяк турында сөйләшербез. Дәресебездә бәйләнешле сөйләмне үстерербез.
-Дәрестә без нәрсәләр эшләрбез?
(Авыраяк турында сөйләшербез,татарча сөйләшербез,сүзләрне кабатларбыз һ.б.)
-Шулай,укучылар.Диалоглар төзеп сөйләшербез,төрле биремнәр эшләрбез.
III.1.-Хәзер без сезнең белән Модель Фрейер структурасы буенча эшләрбез. Авыраякка кагылышлы мәгълүматны язарсыз. Мин сезгә схема бирәм,сез шуны тутырасыз.
-Сезгә 1 минут вакыт бирелә.Вакыт чыккач,җаваплар тикшерелә. (Төрле өстәл,төрле номерлы укучы).
-Хәзер экранга карыйбыз. Үзегез язганнар белән,слайттагысын чагыштырабыз. Димәк,сез дөрес эшләгәнсез.
2.-Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм.Анда карта-күпер ясалган. Бу Финкин мэпс структурасы. Охшаш билгеләренә карап,күпернең икенче ягына тиешле сүзләрне языгыз. (Вакыт куела).
? Автор ? киемнәр ?
Төп герой ? хикәя ? ел фасылы
-Хәзер бер-берегезгә биреп тикшерегез. Дөрес булмаса, төзәтегез,билгеләр куегыз.
-Хәзер исә тактадагы белән тикшерегез.
3.-Сез булдырдыгыз. Ә хәзер ял итеп алыйк.
Физминутка “Очты,очты...”
Карлар очты,карлар очты,
Тимераяклар очты,
Авыраяклар очты,
Урамда кошлар очты,
Кипкән яфраклар очты,
Бияләй,пәлтә очты,
Чыпчык,каргалар очты,
Безнең малайлар очты.
4.-Ял итеп алдык.Хәзер Финкин Мэпс структурасы буенча карта-агач схемасын бирәм. Беренче линиягә тиешле категория язылган. Вы должны писать подкатегории,а потом объекты в каждой подкатегории.
Образлар,детальләр
-Вакыт куела.Аннан соң һәр өстәл тыңлана.
-У вас всё получилось. А сейчас давайте посмотрим на экран. Совпадают ли у нас мнения.
(Фикерләр төрле булырга мөмкин.)
5.- На прошлом уроке вы говорили,что этот рассказ похож на какой-то “ералаш”.А вы помните название этого ералаша.
( .............................................)
-Ә хәзер без шушы ералашны карап алырбыз. А вы сравните мальчиков из рассказа и из ералаша. Какие они? Общие черты характера какие?
(Видео карау)
-Яхшы,карадык. Малайның исеме ничек?
-Общие качества Серёжи и Авыраяк?
(тәртипсез,әкрен эшли,пөхтә түгел,игътибарсыз һ.б.)
-Әйтегез әле,бу уңай сыйфатлармы? Әлеге малайлар кебек булырга ярыймы? (.................)
-Ә без нинди булырга тиеш соң? (..................)
-Әйе.Без тәртипле,пөхтә,тырыш булырга тиеш.Әти-әниләргә без үзебез булышырга ,ялкау булмаска тиеш.
6.-Ә хәзер без Авыраякка киңәшләр бирик. (Ситуатив күнегүләр экранда).
Как скажешь:
-что Авыраяк долго спит;
-что Авыраяк ленивый мальчик.
Дайте совет мальчику:
-чтобы он долго не спал;
-чтобы он не был ленивым;
-чтобы был внимательным;
-чтобы был старательным.
-Булдырдыгыз,молодцы.
7.- Ә сез күрәсезме, авыраяк сезне тыңлап тора.Әйдәгез,без аңа үзара сөйләшеп күрсәтик.Текстта бары тик малай гына сөйли. Ә сез әнисе белән малайның сөйләшүен күрсәтегез. Парлап эшлибез. Төрле диалоглар булачак.
Диалог №1.
---- Әни,минем тимераякларым кайда?
---- ...
---- Әни,минем бүрегем кайда?
---- ...
---- Әни, мин урамга киттем.
---- ...
Диалог №2.
---- ...
---- Минем вакытым юк.
---- ...
---- Мин белмим шул.
---- ...
---- Яхшы кара. Мин эшкә киттем.
Диалог №3.
----Улым,йокыдан тор.
---- ....
----Дусларың урамда уйный.
---- Мин дә чыгам.Әни,пальто кайда?
---- ...
---- Әни, ә бияләй кайда?
---- ...
(Диалогларны тыңлау,нәтиҗә ясау)
-Яхшы, диалоглар яхшы килеп чыккан. Сез җөмләләрне дөрес язгансыз.
8.- Хәзер экранга күз салабыз. Авыр сүзенең антонимы ничек? (Җиңел)
-Хәзер әлеге сүзләр янына аяк сүзен куябыз.(Ике малай рәсеме килеп чыга,алар астында сүзләр)
Авыраяк һәм Җиңелаяк.
-Әгәр безнең героебызның исеме Җиңелаяк булса,ул нинди малай булыр иде икән? Если мы рассказ назовём «Җиңелаяк»,как изменится его содержание?
IV.-Сезгә өй эше Җиңелаяк турында сөйләргә,аңа характеристика бирергә. Көндәлекләргә язып куябыз.
V.-Ярар,укучылар,әйтегез әле тиздән нинди бәйрәм җитә?(.......................)
-Ә сез өйдә чыршы бизәдегезме инде? (...........................)
-Без дә бүген дәресебез ахырында чыршы бизәрбез. Сезнең өстәлләрдә уенчыклар. Алар төрле төстә.
Кызыл түгәрәк- мин теманы аңладым,тик шулай да авырсынам,миңа ярдәм кирәк ,дигәнне аңлата.
Сары түгәрәк- мин теманы аңладым, өйрәнгәннәремне куллана алам, тик бераз гына ярдәм кирәк булачак,дигәнне аңлата.
Зәңгәр түгәрәк-мин теманы аңладым, үзем дә әлеге теманы башкаларга аңлата алам,дигәнне аңлата.
(Укучылар үзләре тиеш дип тапкан чыршы уенчыкларын алып, тактада эленгән чыршыны бизиләр.)
VI.-Рәхмәт. Әйдәгез,дәресебезгә тагын бер кабат йомгак ясап куйыйк.
-Бүген без дәрестә кем турында сөйләштек?
-Әгәр Авыраяк яхшы малай булса,аның исеме ничек булыр иде?
-Син нинди булыр идең?
-Без дәрестә нәрсәләр эшләдек?
-Әйе,без И.Туктарның “Авыраяк” хикәясе буенча сөйләштек. Төрле биремнәр эшләдек,диалоглар төзедек.
-Бүген барыгыз да актив булдыгыз. Бигрәк тә ............................ Билгеләр..................................... .
-Дәрес тәмам. Сау булыгыз.Чыгарга мөмкин.