Дан җырлары иҗат итегез!
Әдәби – музыкаль кичә.
“Күтәрел, ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга”
(Бөек Җиңүгә багышлана)
Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә. Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайравы.Бер төркем егетләр-кызлар, 10 классны тәмамлаучылар, учак янында утыралар, учакка утын өстиләр. Шул чакта арадан берәү җыр башлап җибәрә.
Сабан туе-хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Бәйрәм итик шатланып,
Туганнар, бергә-бергә шул,
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
Җыр тәмамлана. Егетләр-кызлар үзләренең киләчәктәге планнары, хыяллары турында гәпләшә башлыйлар.
1 нче укучы уртага йөгереп чыга.
Беләсезме, дусларым, киләчәктә мин укытучы булачакмын. Үземнең бөтен гомеремне балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирәчәкмен. Укытучы- нинди олы һәм изге исем. Шул исемгә тап төшермичә, армый-талмый халыкка хезмәт итү-минем иң зур хыялым. Әти-әнием дә киләчәктә мине укытучы итеп күрергә тели.
2 нче укучы.
Ә мин туган авылымда калам. Әти-әниләрем инде картлар, аларны ташлап бер җиргә дә китәсем килми. Әтиемне ял иттерәсем килә. Мөгаен, мин аның урынына тимерчелектә эшкә калырмын. Картлык көннәрендә алар да бәхетле булырга хокуклы бит. Җитмәсә, әле мин гаиләдә бердән-бер бала.
3 нче укучы.
Ә мин табибә булачакмын.Ишетүемчә, табибә булу өчен Казан шәһәренә барып укырга кирәк. Инде мин юлга әзерләндем дияргә дә була. Чөнки иртәгә үк юлга чыгачакмын. Ә сезне мин, кадерле дусларым минем, гомерем буе сагынып, искә алып яшәрмен. Минем авыруларга ярдәм итәсем, аларны терелтәсем, киләчәккә ышанычларын уятасым килә. Юлыгыз Казанга төшсә, һич икеләнми минем янга килә аласыз. Мин сезгә үземнең кайда яшәвемне хәбәр итәрмен.
4 нче укучы.
Ә мин очучы булачакмын. Очучыларны Оренбург очучылар мәктәбендә әзерлиләр икән. Хәтерлисезме мәктәптәге очрашуны? Анда бер очучы килгән иде. Аның сөйләве буенча мин бу һөнәрнең авыр, җитди, ихтыяр көче соравына төшендем. Мин үз хезмәтемне яратырга, аның нечкәлекләренә төшенергә, үземдә ихтыяр көче тудырырга телим.
5 нче укучы.
Мин дә туган авылымда калам. Дусларым, безнең Якебез бик матур бит. Аның шифалы һавасын, чикләвек белән баланга бай урманы, җиләк-җимешкә бай үзәнлекләре генә дә ни тора. Юк, мин бер җиргә дә китмим. Әнием дә ялгыз. Аңа да ярдәм кирәк. Минем дә укыйсым, зур кеше буласым килә. Ләкин вөҗданым әниемне, Түбән Якемне ташлап китәргә ирек бирми. Сау кешегә авылда да эш бетмәс әле.
Ерактан кычкыра-кычкыра бер җайдак чабып килә. Килеп җитәр-җитмәс:”Сугыш, сугыш башланган”,-дигән бер җөмләне кычкыра да борылып кире чаба. Шау-шу, елаш, кычкырыш башлана.
Шул ук көн. 22 июнь, 1941 ел. Вакыт кичкә авышып килә. Бер төркем әлеге егетләр-кызлар, араларында урта яшьтәге ирләр дә бар. Ә хатын-кызлар, балалар елашып бер читтә тора.
1 нче солдат. Күп илләрне кара күмер ясап, [pic]
Үлек белән түшәп юлларын,
Канга туймас Гитлер безгә табан
Суза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең көл итәргә.
Кол итәргә азат халыкны-
Хыяллана фашист этләреннән
Талатырга безнең байлыкны.
2 нче солдат. Чын ирекнең гөрләп чәчәк аткан
Бакчасына килеп ул шакшы,
Төрмә, богау, канлы балта белән
Өстебездән басып тормакчы!
Көлеп аккан көмеш чишмәбездә
Канга баткан кулын юмакчы,
Кырым кояшында кызынмакчы,
Балабызны килеп бумакчы!...
3 нче солдат. Утлы сулышын өреп, ил чигеннән
Шыкырдата безгә тешләрен, [pic]
Азатлыкның, бөтен матурлыкның,
Кешелекнең явыз дошманы.
Без илебездә якты таң аттырдык,
Зур көрәштә алдык өстенлек.
Фашист өчен түгел, үзебез өчен
Мәңге шиңмәс гөлләр үстердек.
4 нче солдат. Талаучылар килде ил чигенә,
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга1
Тезел сафка, халык, якты бәхетең
Чәчәк аткан илне сакларга.
Явыз Гитлер башын бәреп ватсын
Корычтан нык безнең сафларга.
5 нче солдат. Мул башаклы алтын кырыбызга
Комсыз дошман кулын сузмасын!
Алтын бодай, татлы бал урынына,
Авыз итсен ачы кургашын.
Сугышка китүчеләр саубуллашып, “Герман” көен җырлап юлга кузгалалар. Хатын-кызлар, бала-чагалар елашып озаталар.
2 нче күренеш.
Сугыш беткән ел.
Сәхнәгә улларын, сөйгән ирләрен, егетләрен, газиз әтиләрен югалткан балалар чыга. Барысының да күзләрендә сагыш, фашистларга карата нәфрәт ,үч чагыла. Арадан бер ана”Сугышта югалган солдатдар” шигырен сөйли.
Сугышта югалган солдатлар.
Дан җырлары иҗат итегез
Сугышта югалган туганнар хакына. [pic]
Дошманнарга нәфрәт булып барсын бу җыр,
Нәфрәт булып.
Туганнарга рәхмәт булып калсын бу җыр,
Рәхмәт булып.
Дан җырлары иҗат итегез
Сугышта югалган солдатлар хакына
Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә,
Кайсы илнең кайсы якларыннан,
Кайсы юлның кайсы чатларыннан
Үтсәләр дә.
Дан җырлары иҗат итегез [pic]
Билгесез югалган солдатлар хакына.
Һәйкәл куегыз җирдәге бар бакчаларга,
Кайсы илнең кайсы диңгезендә
Кайсы якның кайсы нигезендә
Ятсалар да.
Дан җырлары иҗат итегез
Мәңге югалган туганнар хакына.
Сугышларны җирдән мәңге кусын бу җыр,
Мәңге кусын.
Тынычлыкны җирдә раслау булсын бу җыр,
Раслау булсын.
Дан җырлары иҗат итегез
Мәңгегә югалган солдатлар хакына.
Алар үлеме безгә тормыш китергәнен
Бөтен чорның бөтен гасырлары
Хәтерләсен.
Әкрен генә музыка тавышы ишетелә.Шигырь сөйләүче һәм башкалар тынып кала. Сәхнә эченнән “Сугыш кырында ятып калган әтиләр сүзе” ишетелә. Сәхнәдәге бар халык әлеге сүзне тыңлый:
“ Әй балам, илләр күреп кайт, җирләр күреп кайт, ирләр күреп кайт, дөньяда ни булса, барын күреп кайт, ләкин мин күргәннәрне күрмә!
Баллар таты, ширбәтләр, майлар, җимешләр таты, дөньяда ни тәм бар, барын да таты, ләкин мин татыганны татыма!
Сандугачлар сайравын, үзәк өзгеч симфонияләр, гомердә ишетмәгән халык җырларын ишет, дөньяда ни моң бар, барын да ишет, ләкин мин ишеткәннәрне ишетмә!
Мин күргәннәр, мин татыганнар, мин ишеткәннәр барысы да-Кешелек өчен мыскыл, адәм хуры. Мин күргәннәрне, мин татыганнарны, мин ишеткәннәрне сөйләсәң-сүз җитмәс, язсаң-кәгазь, еласаң-күз яше, эчтән тынсаң-тын җитмәс.
И балам!
Тау ташларны актарып алтыннар, нефть, металлар, күмер эзлә, тирән су төшләренә төшеп, мәрҗәннәр, алтын балыклар, файдалы суүсемнәр эзлә; иксез-чиксез галәмнәр гизеп, яңа дөньялар эзлә, яңа планеталар, яңа Айлар, яңа Кояшлар эзлә; дөньяда ни кызык бар, ни сер бар, барын да эзлә, ләкин беренче чиратта безнең каберләрне эз