Тема: Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Алынмалар.
Максат: 1.Сүзлек байлыкларын үстерү.
2.Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы турында белешмә бирү.
3. Гомумтөрки һәм алынма сүзләрнең үзенчәлекләрен билгеләү.
4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.
5. Туганлык, дуслык хисләрен үстерү.
Дәрес тибы: Яңа белем бирү.
Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек, схема
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Уку-укыту гамәлләре
Мотивация
Укучыларны саләмләү, уңышлар теләү. И тормыш!
Һәр мизгелеңне
Бал, ширбәт итеп эчәм!
Моң тулы, шигъият тулы
Иртәм, көндезем, кичем!..
(Салисә Гәрәева)
Саләмне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.
Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
әхлакый-этик бәяләү
социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү
Актуализация
Теоретик белемнәрне яңарту, сорауларга җавап бирү:
Татар теленең сүзлек составы үзгәрәме?
Лексиканың төп өлешен нинди сүзләр тәшкил итә?
Гомумтөрки сүзләр башка телләрдә бармы?
Лексиканы тулыландыручы тагын нинди сүзләр бар?
Татар телендә нинди телләпдән алынмалар аеручы күп?
Өй эшенә бирелгән күнегүне тикшерү.
Сүзлек диктанты яздыру. (дәреслектәге сүзләрдән файдалану.)
Укучылар теоретик белемнәрен яңарталар, телдән җавап бирәләр.
Сорауларга җавап бирәләр.
Сүзлек диктанты язалар, үрнәк буенча тикшерәләр.
Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге
Прогнозлау(алдан фаразлау)
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары
Укучы нинди авырлыклар белән очраша?
Дәреснең максатларын ачу.
Мисал бирү, дәреснең максатын билгеләү өчен проблемалы ситуация тудыру.
Безнең эрага кадәр 4нче гасыр башында грек философы Платон мәктәп ача. Аны Академия дип атыйлар, чөнки укучылар белән әңгәмәләрен ул Академ статуясы янында үткәрә. Арада бер укучы барысын да үзе тикшереп карарга тырыша һәм: “Платон – миңадус, ләкин хакыйкать кадерлерәк”, - ди. Бу Аристотель була.
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;
Авырлык
тан чыгу юллары.
Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.
Сүзлекләр белән эшлиләр.
Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.
- проблеманың әйтелеше яки бирелеше
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Материал
ны беренчел ныгыту.
Дәреслектәге күнегү өстендә эшләү. Укучыларның нәтиҗәләре белән чагыштыру.
Таблицаны өйрәнәләр, алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерәләр. Фикерләрен сыйныфка әйтәләр. Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр. Сүзлек белән эшлиләр.
Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Телдән аңлату.
Физкультминутка
Ак куян басып тора,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Ак куян басып тора,
Ул кулларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай
Ул кулларын җылыта.
Ак куян басып тора,
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай
Аякларын җылыта.
Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.
Ишетеп аңлау
Мөстә
кыйль эш.
Алынма сүзләр файдаланып җөмләләр төзү.
Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.
Төркемдә эшләү:
күнегү өстендә эшләү.
-Афиша сүзләрендә нинди алынма сүзүзенчәлекләре бар?
- рәсемдә тагын нинди алынма сүзләр бар?
- Аларның килеп чыгышын һәм мәгънәләрен аңлату.
Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар. Күрсәтмә материал белән эшлиләр.
Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.
Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,
Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә
Рефлексия. Өй эше.
Дәрескә йомгак ясау.
Нинди эш башкардык?
Нинди яңалык белдегез?
Кайсы эш катлаулы булды?
Үзбәя.
1. 250нче күнегү.
1. Алынма сүзләрне кулланып 5 җөмлә төзегез.
2. кагыйдәне ятлагыз (108б.)
Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.