Тема. Иҗек калыплары
Максат: башлангыч сыйныфта алган белемнәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар ярдәмендә тулыландыру; иҗек калыплары турында, ачык, ябык иҗекләр турында төшенчә булдыру; укучыларның сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен киңәйтү.
Дәреснең барышы:
1.Актуальләштерү.
1. Өйгә эшне тикшерү.
2. Укучылар, әйдәгез әле алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшереп алыйк. 1 слайд
БАЛАЧАКТА АЛГАН ТӘРБИЯНЕ БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ ДА ҮЗ-ГӘР-ТӘ АЛ-МАС.
- Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?
Балалар, соңгы сүзләргә игътибар итегез эле, алар ничек язылган?
- Ничек уйлыйсыз ник мин аларны иҗекләп яздым?
- Дөрес бүген безнең темабыз «Иҗек калыплары».
2. Яңа тема.
1.Белемнәрне искә төшерү.
- Иҗек сүзе белән без 1нче класстан ук инде таныш. Нәрсәләр иҗек турында беләбез соң?
(һәр иҗектә бер сузык; юлдан юлга күчерү кагыйдәләре; калын һәм нечкә иҗекләр).
- Темабызның икенче сүзенә игътибар итик. КАЛЫП – бу сүзне ишеткәнегез бар идеме? Нәрсә икән ул калып?
- Калып форма һәм шаблон дигән сүз. Безнең иҗекләр дә бер форма, шаблон башкача әйткәндә инде калыпка салынып ясала икән. Тартык авазлар Т, сузык авазлар С хәрефе белән билгеләнәләр.
Иҗек калыплары
- Сүзләр язу, иҗек калыбын билгеләү
1. С: а – па; 4. ТС: ба – ра;
2. СТ: ал – ма 5. ТСТ: кал – ды
3. СТТ: әйт – те; 6. ТСТТ: сорт.
- Күргәнегезчә татар телендә 6 иҗек калыбы бар. Иҗекнең нинди авазга беткәненә карап, иҗекләр ябык һәм ачык булалар. Сузыкка бетсә ачык, ә тартыкка бетсә ябык булалар.
3.Ныгыту.
1. – Сүзләрне иҗекләргә бүлегез һәм иҗек калыплпрын билгеләгез
2. – бирелгән калыплар буенча сүзләр уйлап языгыз. ( ТС-ТС, С-ТС; С-ТС, ТСТ-ТС; ТСТ-ТС, ТС-ТС;)
3. “Ун исемгә – чемпион” уенын уйнау. 7 слайд
4.Өй эше.
Иҗекләр кушу ярдәмендә шарадалар уйлап чыгарырга.
Мәсәлән: 1нче иҗеге безнең тәрәзә төпләрендә үсеп утыра, икенче иҗеге күңелле сүзенең синонимы авызны гел елмайтып йөри. Ике иҗекне бергә кушсаң, кеше исеме килеп чыга. (Гөлшат)
5. Йомгаклау.