ФДББС. 4нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен әдәби укудан эш программасы.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...



Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемендәге 4 нче сыйныф укучылары өчен

әдәби уку буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасының статусы.

4 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде

  1. 129 нчы мәктәп”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы.

  2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, 2013нче ел.

  3. Татарстан Республикасы дәүләттелләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче ел, 1 нче июль).

  4. 2014-2020нчеелларга Татарстан Республикасыдәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан РеспубликасыДәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

  5. .Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту: үрнәк гомуми программа”I-IV сыйныфлар өчен (Ф,Г.Галимуллин,З,Н.Хабибуллина ,Х.ГФәрдиева.-Казан,2011)

  6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәби уку “предметын укыту программасы ”I-IV сыйныфлар өчен Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсанова, К а з а н , 2011

  7. 129 нчы мәктәп”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Программада күрсәтелгәнчә атнага – 3 сәг.,елга барысы – 105 сәг.


Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләр, укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә алган программаның эчтәлегеннән.


Эш программасының эчтәлеге

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ. б. Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни әдәбиятны милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул — укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.


Рус мәктәбендә татар әдәбиятын укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

-укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның әдәбиятына мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

-татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;

-әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

-текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

-укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү;

-әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

-мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

-татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

-укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

-әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

-дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.

Татар әдәбияты дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтыяҗына әверелә.

Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү , сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан, сочинение яздырыла.


Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

  • сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • әдипләрнең биографик белешмәләре белән танышу;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • [link]

    4 нче сыйныф, татар төркеме.

    Әдәби укудан еллык тест.

    1. Берәр кешегә яки вакыйгага багышланып, гадәттә шаяру яки кызгыну хисләре белән сугарылган шигырь:

    1. Мәсәл; 2) Бәет; 3) Җыр.

    1. Морале(акыл бирү) булган шигъри әсәр:

    1. Мәсәл; 2) Бәет; 3) Җыр.

    1. Нәрсә ул фольклор?

    1. Халык авыз иҗаты; 2) Автор җырлары; 3) Мифик геройлар белән автор язган әкият.

    1. Яшь агач” мәсәлен кем язган?

    1. Абдулла Алиш; 2) Габдулла Тукай; 3) Халык.

    1. Шүрәле” әсәре нинди жанрда иҗат ителгән?

    1. Хикәя ; 2) Шигырь; 3) Әкият.

    1. Кем ул Байназар Әлменов?

    1. Рәссам ; 2) Язучы; 3) Композитор.

    1. Койрыклар” әкиятен кем язган?

    1) Абдулла Алиш; 2) Габдулла Тукай; 3) Халык.

    1. Кем ул Фәнис Яруллин?

    1)Рәссам ; 2) Язучы; 3) Композитор.

    9. Шәүкәт Галиев шигырьләрендә:

    1) юмор бар; 2) фантастика бар; 3) кайгы – хәсрәт бар.

    10. Нәрсә ул гипербола?

    1) әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү; 2) астыртын көлү; 3) “кинаяләп әйтү”

    11. Нәрсә ул ирония?

    1) әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү; 2) астыртын көлү; 3) “кинаяләп әйтү”

    12. Нәрсә ул аллегория?

    1) әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү; 2) астыртын көлү; 3) “кинаяләп әйтү”

    13. “Камырша” әсәрендә төп геройның исеме ничек?

    1. Камырша ; 2) Тимерша; 3) Гаделша.

    14. “Юылмас хурлык” әсәренең төп герое кем?

    1. Ат ; 2) Бозау; 3) Колын.

    15. “Сертотмас кәҗә”хикәясен кем язган?

    1. Абдулла Алиш; 2) Роза Хафизова; 3) Нәбирә Гыйматдинова.

    БИРЕМ: “Минем яраткан әдибем” исемле темага кечкенә хикәя яз.