Мөстәкыйль эш. 8 сыйныф. Җөмлә кисәкләре.
Текстны укыгыз.
1)Без урманда ябалак таптык. 2)Ябалакның канаты имгәнгән. 3)Ул оча алмый. 4)Без ябалакны өйгә алып кайттык. 5)Ябалактан тавыклар курыктылар. 6)Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. 7)Аңа ашарга, эчәргә бирдек. 8) Ул бик тиз терелде. 9) Ябалакта үзгәреш күренә башлады. 10) Ябалакның иреккә чыгасы килде.
Бөтен җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләгез.
1нче һәм 4нче җөмләләрдән урын хәлне күчереп алыгыз.
_____________________________________________________________________
8нче җөмләдә рәвеш хәлен күчереп алыгыз.
_____________________________________________________________________
10нчы җөмләдән тәмамлыкны күчереп алыгыз.
_____________________________________________________________________
Ябалак турында 2-3 җөмлә төзеп, андагы җөмлә кисәкләрен билгеләгез.
________________________________________________________________________