Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тулырак күз алдына китерү өчен дәрес-сәяхәт формасы отышлы. Алар бу уен-дәрескә җиңел кереп китәләр, хәлләрне гамәлдә куллану күнекмәсе алалар. Дәрес тәрбияви максатны тормышка ашыру өчен җайлы. Укучылар туган якның экологик проблемалары буенча уйланалар, хәл итү юлларын да үзләренчә күрсәтәләр.
Тема: Хәл төркемчәләрен йомгаклау.
Максат:
Хәл төркемчәләре буенча укучыларның белемнәрен системалаштыру һәм гамәлдә куллануны ныгыту.
Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһаз: плакат “Табигать-тиңсез хәзинә”, карта, плакат-шигырь, тест сораулары, “Балык тоту” рәсеме, карточкалар, перфокарталар, табышмак, сәяхәт картасы.
Дәрес барышы:
Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Укучылар, бүген мин сезне Хәлләр иленә сәяхәткә чакырам. Анда без тагын бер кат хәлләр белән очрашырбыз. Укучылар, без нинди транспортка утырып барырбыз икән? Әгәр минем табышмакка җавапны таба алсагыз, сез аны бик тиз белерсез.
Дүрт тәгәрмәчле әрҗә
Үзе зур көчкә ия.
Юлдан кызу йөгерә,
Максатка тиз җиткерә. (автобус)
- Балалар, йөгерә, җиткерә сүзләрен кайсы сүзләр ачыклап килгән?
- Тиз, кызу
- Болар нинди кисәкләр?
- Хәлләр.
- Нәрсә белән белдерелгәннәр?
- Рәвеш белән.
- Күрәсезме, укучылар? Әле без сәяхәткә чыгарга җыенабыз гына, инде аларның шымчылары килеп тә җиткән. Алар монда сезнең турында күбрәк мәгълүмат тупларга килгәннәр. Чөнки хәлләр иленә теләсә кемне кертмиләр. Анда баргач, авыр хәлдә калмас өчен, хәл төркемчәләрен искә төшерик әле. Бу уен “Кем тизрәк?” дип атала. Таблицаны тутырырга (һәр төркемгә буш таблица-шакмаклар бирелә, укучылар тиз-тиз тутыралар. Бер укучы җавап бирә.)
- Әйдәгез, автобуска билетлар алыйк. Аны без төркемләп алырбыз. Моның өчен плакаттагы сорауларга сигнал карточкалары белән җавап бирерсез.
Сигнал карточкалары белән эш.
Хәлне билгеләгез:
Кыскыч
Баскач
Баскыч
Хәлләр нәрсәне ачыклый?
Күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген.
Исем белән белдерелгән кисәкне.
Теләсә кайсы җөмлә кисәген.
Хәлләр нәрсәне белдерә?
Процессның нинди хәлләр эчендә үтәлүен.
Процессны.
Предметлаштырылган эш-хәлне.
Ул нинди кисәк?
Иярчен кисәк.
Баш кисәк.
Модаль кисәк.
Хәлләрне табыгыз:
Өйгә таба.
Майлы таба.
Юл таба.
Яхшы. Хәзер юлга кузгалыйк. Хәерле сәгатьтә!
Укучылар, карагыз әле, юл өстендә нинди плакат тора? Нәрсә дип язылган?
- “Табигать-тиңсез хәзинә”, - диелгән.
Ни өчен тиңсез хәзинә?
Чөнки ул безне ашата, эчертә, киендерә.
Әле ул безнең иң кадерле байлыгыбыз. Аны бернинди акчага да, алтынга да сатып алып булмый.
II нче тукталыш “Алгоритмнар тавы”
Хәл төркемчәсе.
Күпме? Күпмегә? Никадәр? Ничә тапкыр? ?
.............................
.............................
[pic]
Хәл төркемчәсе.
Эш яки хәлнең максатын белдерә. ?
.........................
.........................
[pic]
1. Хәл төркемчәсе.
Кая? Кайдан? Кайда? ?
....................
....................
[pic]
Хәл төркемчәсе.
Кайчан? Кайчанга чаклы? Кайчаннан бирле? ?
....................
....................
[pic]
Хәл төркемчәсе.
Ничек? Ни рәвешле? ?
....................
....................
[pic]
III тукталыш “Әкият” (“Балык тоту”)
Юлыбызны дәвам итәбез. Укучылар, карагыз әле, без нинди тукталышка килеп җиттек?
“Әкият" тукталышына.
Әйе, хәзер сәер хәлләр башланыр инде. Укучылар, без үзебез дә сизмәстән Убырлы карчыкның тозагына килеп эләктек. Ул безне тылсым белән мәгарәдә ябып калдырган. Ә аның сихерләнгән ачкычын табып була. Мондагы ишеккә бер язу эленгән. Әмма Убырлы карчык тексттагы хәлләргә әфсен укып өргән дә, суга ташлаган. Хәлләр шунда ук балыкларга әверелеп юк булганнар. Инде нишләргә? Әллә белемнәребезне кулланып, чыгарга тырышыргамы? Сез бу җөмләдәге хәлләрне дөрес әйткән саен, балыклар шунда ук сүзләргә әверелеп, җөмләгә урнашачаклар. (Һәр төркемгә карточкалар таратыла. Һәр укучы төшеп калган хәлләрне (алар бирем астында бирелә) дөрес урнаштырып, дәфтәргә язарга тиеш. 3 укучы тактада эшли.)
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,
Шатлыкларны ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә.
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Ф. Яруллин
Туган якта һәр тал җырлый,
Җырлый таллар төн ката
Җырлый таллар, акрын җырлый,
Тынмый алар, таң ата.
Туган якта һәр тал җырлый,
Җырлый таллар үзенчә.
Җырлый таллар, нишләр ярлар,
Беркөн җырлар өзелсә?
Х. Туфан
VI тукталыш “Ял аланы”
Физкультминут.
V “Сүз төркемнәре” күпере.
- Укучылар, инде елганы кичәсе калды. Әмма, ни үкенеч, күпер ватык икән. Бер белдерү язып элгәннәр:”Елга аркылы чыгасыгыз килсә, аркылы – торкылы киртәләрдән күпер төзегез”, дигәннәр. Бу кадәр киртәләрне кайлардан гына табып бетерербез икән? Ә-ә, белдем. Без бит әкият илендә, перфокарта сызыкларын ярдәмгә чакырыйк әле.
Җәен Нократ кояшның нурлары астында көлә-көлә, киң болыннарны ерып, кичен көмештәй ялтырап ага да ага.
И [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] сем
Ф [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] игыль
Сыйфат
Алмашлык
Р [pic] әвеш
Кисәкчә
Бәйлек сүз
[pic]
Күперне төзедекме? Әйе. Әйдәгез, чыгабыз. Карагыз әле, укучылар, күпер башында сакчылар тора. Алар бирелгән сүзләрне бер сүз белән әйтегез, диләр.
VI “Бер сүзле” тукталышы
Үткән көн (кичә).
Бик биектә (югары).
Көтелмәгәндә, уйламаганда (кинәт).
Күңел салмый эшләү (теләмичә).
Бер дә туктап тормыйча (Бертуктаусыз).
Бик кызу барырга тырышып (ашыгып).
Күз ачып йомганчы (тиз).
Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (җәяү).
Шушы елда (быел).
Акча белән түләү (акчалата).
Моннан алда булган вакыт (элек).
Төлкегә хас булганча (төлкедәй).
Шушы көндә (бүген).
Кеше алдында, башкаларга белдереп (яшермичә).
Узган ел (былтыр).
Укучылар, күперне дә чыгып җиттек. Тик бер күңелсез хәбәр бар. Безнең танышларыбыз авыр хәлдә калганнар: урманда адашканнар икән. Әйдәгез, аларны коткарырга ярдәм итик. Моның өчен тест сорауларына җавап бирербез. (тест сораулары таратыла).
Менә, хәлләр иленә килеп тә җиттек. Чү, нинди тавыш бу? Ишетәсезме?
Әлфия, син ишетмисеңме? (Укучы яттан Э. Афзалованың “Җир елый” шигырен сөйли).
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Укучылар, җир ни өчен елый?
Чөнки чишмәләр кипкән, кешеләр агачларны кискәннәр, кошлар да сайрамыйлар. Матурлык бетеп бара. Җир шуңа борчылып елый.
Әйе, укучылар. Табигатьне саклау һәрберебезнең изге бурычы. Чөнки безнең тормышыбыз табигать белән бәйле. Табигать бетсә - без дә бетәбез. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.
Хәлләр илендә табигать авыр хәлдә калган. Ә бездә эш ничегрәк тора соң? Сезне борчыган хәлләр бармы? Әйдәгез, үзебезнең уй-фикерләребезне хәлләрне кулланып, кечкенә генә иҗади эш итеп языйк әле.
Биремне көчле укучылар текст итеп, уртача укучылар җөмләләр язалар.
Укучылар эшеннән. “Тирә - ягыбыз яшеллеккә күмелеп утырсын өчен, күпләп яшь агачлар утыртырга кирәк. Әгәр һәрберебез өйләрендә, бакчаларда матур гөлләр үстерсә, тирә-ягыбыз тагын да ямьләнәчәк. Кешеләр гөлләрне кислород бүлеп чыгарыр өчен үстерә. Саф һава суласак, сәламәтлегебез дә әйбәт булыр”.
“Хәзер кешеләр табигать турында бик кайгыртмыйлар. Завод – фабрикалардан ташландык пычракларны төрле сулыкларга, елга – күлләргә агызалар. Шунлыктан балыклар күпләп һәлак булалар. Минем хәтта үземнең дә үлгән балыкларны күргәнем бар. Шушы хәлләрне күз алдыңа китерсәң, табигать бик кызганыч тоела.” Шул рәвешчә, укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар.
Йомгаклау, бәяләү.
Өйгә эш:
Индивидуаль карточкалардагы биремнәрне үтәргә.