Тема: Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль.
Максат:
фигыль төркемчәләре, боерык фигыль һәм хикәя фигыль турында төшенчә бирү;
фигыль төркемчәләренең боерык фигыль һәм хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү кунекмәләре булдыру;
патриотик һәм экологик рух тәрбияләү;
Бурычлар:
Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү, логик эзлекле итеп уйларга һәм сөйләшергә өйрәтү, укучыларның сүзлек запасын баету;
Принциплар:
1. Дидактик принциплар:
-фәннилек принцибы;
-теория белән практика берлеге;
-уку-укыту һәм тәрбия берлеге принцибы;
2. Лингвистик принциплар:
-функциональ принцип;
3. Методик принцип:
-коммуникатив принцип;
Укыту методы: Аңлату, әңгәмә;
Укыту алымнары: Презентация белән эшләү, дәреслек белән эш, сөйләм үстерү, күнегүләр эшләү.
Дәрес тибы: Яңа тема аңлату.
Җиһазлау: Проектор, презентация, дәреслек, әңгәмә, сыйныф белән эш.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
-уңай психологик халәт тудыру,
-дәреснең максаты белән таныштыру.
Укытучы. Укучылар, исәнмесез! Хәерле көн! Утырышыгыз! Дәресне башлап җибәрәбез. Әйдәгез әле алдан, бүгенге дәрестә кемнәр барлыкны билгеләп чыгабыз. Сыйныфта бүген кем дежур?
(Дежур укучы торып басып әйтә, укытучы барлап чыга).
Укытучы: Ярый рәхмәт. Үткән дәрестә мин тест белән 205 нче күнегүне эшләп килергә кушкан идем, эшли алгансыз дип уйлыйм, дәфтәрләрне җыеп алабыз.
II. Актуальләштерү:
Үткән дәрестә без нинди теманы үттек? (Фигыль юнәлешләре).
Ничә фигыль юнәлеше бар? (5)
Алар нинди кушымчалар белән төзелә?
(Укучылар җавап бирә).
Укытучы: Рәхмәт, молодец! Ә хәзер мин сезнең һәр берегезгә фигыльләр таратып чыгам. Сез аны фигыль юнәлешләрендә төрләндереп чыгарга тиеш.
(Балаларның һәр берсенә фигыльләр таратыла).
III. Яңа теманы аңлату.
Укытучы: Укучылар бүген без сезнең белән фигыль төркемчәләрен карап үтәбез.
Фигыль төркемчәләре.
укы,бар, кил, эшлә,кит һ.б. 1. Сыйфат фигыль предметның эш-хәлен аның билгесе итеп белдерә: килүче, баручы кеше
2. Хикәя фигыль чынбарлыкта үтәлә яки үтәлми торган эш-хәлне белдерә: бара,килә,уйлый
2. Хәл фигыль эш-хәлнең үтәлү формасы яки вакыты буенча билгесен белдерә: көлеп сөйли, кайткач күрде;
3.Шарт фигыль эшнең үтәлүенә шарт итеп куелган эш-хәлне белдерә:барса (күрә), укыса(белә)
3.Исем фигыль эш-хәлнең атамасын, исемен белдерә: бару,килү;
4. Инфинитив үтәүче заттан аерылган эш-хәлне белдерә: укырга,язарга,эшләргә
Укытучы:Укучылар ә хәзер 209,210 нчы күнегүләрне карап китик әле.
Укытучы: Ә хәзер без сезнең белән боерык фигыль ныклабрак карап үтик.212 күнегүне эшлибез.
Кил, килсен; килегез, килсеннәр
б.с. к.с.
Теләк фигыль: I зат укыйм укыйбыз
Боерык фигыль: II зат укы укыгыз
III зат укысын укысыннар
Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше:
берлек санда куплек санда
I зат- нишлим? нишлик?
II зат-нишлә? нишләгез?
III зат-нишләсен? нишләсеннәр?
б.с. к.с.
I зат-көләм көлик
II зат- көл көлегез
III зат - көлсен көлсеннәр
(Укучыларга фигыльләр белән карточкалар таратыла, алар аны зат-сан белән төрләндереп чыга).
Укытучы: 213 нче күнегүне карап үтик.
214,215 нче күнегүләрне эшлибез.
IV. Күнекмәләр камилләштерү.
Укытучы: Укучылар хәзер без сезнең белән 217
нче күнегүне эшлибез.
V. Йомгаклау.
Дәрес материалын искә төшерү.
Өй эше: Боерык фигыльне кулланып 10 җөмлә язырга.