Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы Төзеде: Халикова Гүзәл Илгизәр кызы, «Бәйрәкә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Татар теле, 5 класс” дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты Авторы: Р.Г.Хәсәншина Тема: [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары.
1.Белем бирү: “к” һәм “г” хәрефләренең [к], [къ] һәм [г], [гъ] тартыкларына билге булуларын аңлау, бу авазлар турында мәгълүмат алу, дөрес әйтергә өйрәнү өчен шартлар тудыру. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау. 3. Тәрбияви: туган телнең бай һәм төгәл булуын аңлау, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
|
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет буенча белем, күнекмәләр | Универсаль уку күнекмәләре |
| Предмет буенча: - “к” һәм “г” хәрефләренең [к], [къ] һәм [г], [гъ] тартыкларына билге булуларын белү; - язма һәм сөйләм теле күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү;
| Регулятив: - уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру; - дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау Танып белү: - куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; - язма һәм телдән сөйләмдә үз белемеңне куллана белү; - өлешләрдән бербөтенне төзи белү; - гомумиләштерү. Коммуникатив: - укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне формалаштыру; - аралашу шартларыннан чыгып, үз фикереңне билгеләү; - хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; - үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; - бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү. |
Төп төшенчәләр | Кече тел тартыгы, тел арты тартыгы |
Оештыру |
Предметара бәйләнеш | Эш формалары | Ресурслар |
әдәбият, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү | Индивидуаль, Фронталь, Төркемнәрдә эш, Парлап эшләү. | Дәреслек Интерактив такта Презентация, перфокарталар
|
Дәрес планы
1. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1) психологик уңай халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көннәр сезгә
Белем һәм тел ачыкычлары
Телик без бер-беребезгә!
Бер-беребезгә нәтиҗәле эш сәгате теләп елмаешыйк. Утырыгыз.
Дәрескә нинди максат белән килдегез?
К. җ. Саф ана телебездә укырга, дөрес язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.
2) белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Үткән дәреснең уку мәсьәләсе нинди иде?
К.җ.: Без үткән дәрестә тартык авазларны искә төшердек. Татар телендә алар – 28, ике төргә бүленәләр: яңгырау, саңгырау (эпиграфка алынган мәкальдәге тартыкларны ике төркемгә аерып язу)
2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау:
а) Дәреслек буенча тартык авазлар таблицасын төзергә, ятларга;
ә) Перфокарталар ярдәмендә өй эшен бәяләү.
Сезгә сүзләр бирелгән. Сузык авазларның нечкәме, калынмы икәнен, ә тартык авазларның саңгыраумы, яңгыраумы икәнен билгелисез.
Йөрәк, кавын, үлчәү, тавык.
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic]
Калын сузык
Саңгырау тартык
Яңгырау тартык
Дулкын,вакыйга, әдип, хуш.
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic] [pic]
[pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic] [pic]
Калын сузык
Саңгырау тартык
Яңгырау тартык
б) Бирем.«Әни кулы нигә йомшак» дигән темага кечкенә хикәя языгыз.
Үзбәя.
3. Уку мәсьәләсе кую.
Интерактив тактада 2 баганага аерып бирелгән сүзләрне укыгыз. Аларның аермалы һәм охшаш якларын билгеләгез, баганаларга исем куегыз (транскрипция белән ярый), шуннан чыгып, дәрескә УМ формалаштырыгыз.
Канат гомер
Кош
Ага
Игътибар
Таган
Суган
Нәкыш
Кагыйдә
Күңел
Көзге
Итек
Гөлкәй
Иген
Егерме
Зәңгәр
Көч
Күнегү
К.җ.: Беренче баганада каты әйтелешле, икенчесендә - нечкә әйтелешле[к], [г] тартыклары. Беренчесен - [къ], [гъ], икенчесен [к], [г] дип исемлибез. Димәк, без бүген [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартык авазлары турында сөйләшәбез. Үзбәя.
Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.
4. УМ адымлап (өлешләп) чишү.
Тактада бирелгән мәкальгә игътибар итегез: “Йөргән күрә, укыган белә”.
- Мәкальнең эчтәлеген аңлатыгыз.
-[къ],[гъ] һәм [к],[г] тартыкларының ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз (авазларны кычкырып әйттерү, аларның кайда ясалуларын аңлау)
- Дәфтәрләргә мәкальне транскрипция ясап, күчереп язабыз.
2. Укучылар, тактада бирелгән рәсем буенча, к, г хәрефләре кергән сүзләрне кулланырга тырышып, “Безнең як кышы” темасына җөмләләр төзибез. Төркемнән бер кеше башлый, калганнар дәвам итә. Һәр төркемнән берәр укучы җөмләләрне тактага яза бара. Килеп чыккан текст эченнән кече тел һәм тел арты тартыклары кергән сүзләрне ике баганага бүлеп, дәфтәрләргә язабыз. (Үзбәя).
[pic]
3. Тактадагы плакатларга карыйк. Нәтиҗәләр ясыйбыз, модельләштерәбез.
[pic] [pic] [к] [г]
[pic] [pic] к г
[къ] [гъ]
Көрәк карчыга гәрәбә гыйлем
Бәйрәкә кыйммәт Әгерҗе Галия
Кепка нәкъ гном табигать
- к, г хәрефләре ике авазга билге булып йөриләр;
- калын сузыклы сүзләрдә – [къ],[гъ], ә нечкә сузыклы сүзләрдә [к],[г] әйтелә;
- [къ],[гъ] – кече тел тартыгы, [к][г] – тел арты тартыгы;
- [къ],[гъ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар;
- [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар;
- кече тел тартыклары итеп әйтү өчен, язуда әлеге тартыклар янына калын сузыклар яки катылык билгесе язабыз;
- [къ],[гъ] авазлары кергән иҗекне нечкәртү өчен, иҗек ахырында нечкәлек билгесе язабыз.
4. Тактада бирелгән шигырьне укыйбыз.
- Шигырьдә сүз кем турында бара? Аның нинди хыялы бар? Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
- К, г хәрефләре кергән сүзләрне укыйбыз, авазның ясалу урынын, калын яки нечкә әйтелеше кайсы авазга бәйле булуын әйтәбез.
5. Яңа теманы яхшырак истә калдыру өчен, дәфтәрләрдә сүзлек диктанты язабыз.
Гаскәр, зәвык, кагыйдә, шөгыль, олуг, гореф-гадәт, карлыгач, күгәрчен, игътибар, күңел, егерме, яңгыр, кәгазь, җәмәгать, табигать, Рифкать, иҗтимагый, каләм, җәмгыять.
Үз эшебезне тикшереп чыгабыз, иптәшебезгә биреп тикшертәбез. (Үзбәя).
5. Ял минуты.
6. Рефлексия, бәяләү.
1. «Дәрескә нинди УМ куйган идек?”, “Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.
2. Үзбәя.
7. Дәрескә гомуми бәя.
8. Өй эше:
I – [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартыклары кергән 4 җөмлә төзергә;
II – [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартыклары турында әкият язарга;
III – к , г тартыкларына гына башланган сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язарга.