Урок татарского языка на тему Әни сүзе Туфайлова З.Ш.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Туфайлова З.Ш. «Әни» сүзе

Алсу ГАЛИПОВА,

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ «Ямашнефть» НГЧИ прогимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. 1. Сүз аша бирелә торган сүзне аңлау, сүзнең эстетик вазифасын күрү. Шигырь белән картина арасында тема һәм фикер уртаклыгын табарга өйрәтү. Катнашучыларны, персонажлар арасындагы бәйләнешне табу, аларга бәя бирү. Яңа фразаларны актив аңлау, шул фикерләрне үз фикерең кебек әйтеп бирү.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләү, аралаша белү күнекмәләрен, күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3. Әниләргә карата ихтирамлы сак караш, туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Зәкия Туфайлова шигыре буенча сүрәтләнгән картинасы, табигать күренеше рәсемнәре, Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» җыры, 2нче сыйныфының Уку китабы, моңлы татар көе, компьютер, интерактив такта.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Дәресне башлау, уңай психологик халәт булдыру.

  • Чылтыр-чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә.

Без анны ишетәбез

Һәм эшкә керешәбез.

  • Хәерле иртә, укучылар!

  • Хәерле иртә алсу таңнарга,

Хәерле иртә зифа талларга,

Хәерле иртә зәңгәр суларга,

Хәерле иртә назлы җилемә,

Хәерле иртә туган җиремә!

II. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Г. Тукайның « Безнең гаилә» шигырен сөйләү.

2

  1. Г. Тукайның « Безнең гаилә» шигыре буенча сорауларга җавап бирү.

- Гаиләдә ничә кеше бар? Бармакларны бөгеп санап чыгыйк. Ни өчен җиде саны килеп чыкмады? Җидәү, җиденчесе дигән сүзләр нинди саннан ясалган? Сезнең гаиләдә ничә кеше бар? Иң өлкәне кем? Иң кечесе кем? Әби, бабай сүзләрен тагын ничек атап була? Сезнең эт яки мәчегез бармы? Алар нинди хезмәт башкаралар?

  1. Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» җырын тыңлау.

  2. Сорауларга җавап бирү.

- Шигырьдә нинди сүзләр кабатлана? Әниләр булганда көннәр нинди? Йокы нинди? Кем сезне җил-яңгырдан саклый? Усаллардан яклый? Менә без дә бүген кемнәр турында сөйләшербез?

III. Уку мәсьәләсен кую. Дәреснең темасын әйтү.

  • Без бүген балалар язучысы Зәкия Туфайлованың “Әни” сүзе шигыре белән танышырбыз.

  1. Шигырьне укытучы башкаруында тыңлау.

  2. Укучылардан укыту.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы. Балалар, шагыйрь язганда шигырь генә язмый бит, ул картина яза. Бу шигырьне тагын да сәнгатьлерәк укыр, аңлар өчен күренешне җанландырыйк.

  1. Шигырьне хикәяләү. ( Пантомима. 2 укучы такта янына чыгып

укытучы тарафыннан шигырьгә язылган хикәяне сәхнәләштерергә булыша).

Укытучы. Менә бала елый-елый өйгә кайтты. Әнисе тынычландырырга тырыша. Һәм әйтә: «Балам бүген кар явачак», - ди. Бала тәрәзәдән карый, көтә, ә кар яумый. Ул йокыга китә. Иртән уяна, ашау турында да уйламый, әнисе әйткән сүзләрне исенә төшереп, тиз генә урамга карый, киенә, урамга чыга. Кар яуган! Әнисе алып биргән яңа ботинкаларының эзләре кала. Бала ак карга

3

шундый шатлана. Чыбык таба да яза: «Әни!» Ул бәхетле, аның әнисе бар, рәхәтлек кичерә.

- Менә сез дә укыганда күренешне җанландырып укырга тиеш.

2. Хикәяләүне дәвам итү. Төркемнәрдә эшләү.

- 2нче җөмләне табыгыз, укыгыз. Хикәяне дәвам итеп сөйләргә әзерләнегез.

Якынча хикәяләү үрнәге.

Менә урамда кешеләр үтә. Кемдер эшкә, кемдер мәктәпкә ашыга. Карга язылган сүзне дә күрмиләр. Кыз әйтә: «Таптамагыз! Һич ярамый «Әни» сүзен таптарга.»

Физминут

Хәзер бераз ял итик, Кулларны алга сузыйк,

Тәнебезгә көч кертик. Үткен кайчылар булыйк,

Бер урында таптаныйк, Уңга , сулга күз салыйк,

Сикергәләп тә алыйк, Бер чүгәлик, бер басыйк,

Муеннарны боргалыйк, Кул тегермәне ясыйк.

Ишкәкләрне нык тотыйк, Тиз арымаска тырышыйк,

Беләкләрне ныгытыйк. Арыганнарга булышыйк.

3. Рәсем буенча хикәяне сәхнәләштерү. Төркемнәрдә эш. ( һәр төркем үзенә рәсем сайлап, бирелгән үрнәк буенча якынча хикәя төзеп, 1 автор һәм уйнаучыларын сайлый).

I төркем. “Болында” рәсеме. Якынча хикәяләү үрнәге.

Әнисе белән бала болынга – җиләк җыярга килгәннәр. Бала бик арыган, елый башлаган. Әнисе тынычландыра һәм әйтә: «Әйдә кызым, уйныйк әле. Мин чәчәкләрдән сүзләр язам, ә син укы». Бала хәрефләрдән әни сүзен төзеп укый. Бала шатлана! Аның әнисе бар!

II төркем. Балалар бакчасында. Якынча хикәяләү үрнәге.

Менә балалар урамга чыкты. Алар дус, күңелле уйныйлар. Азат бер чыбык тапкан да «Әни» сүзен язган. Кинәт балалар йөгерешә башлаган. Малай әйтә: «Таптамагыз! Ярамый, «Әни» сүзен таптарга.»

4

  1. Сорауларга җавап бирү.

- Бу нинди яшьтәге бала? Ни өчен шулай уйлыйсың? Сезнең өчен әни нинди кеше? Бу сорауга җавап бирер өчен түбәндәге сүзләрдән файдаланыгыз: иң якын, иң сөекле, бик кирәкле, бик кадерле, бик кайгыртучы, иң яхшы, иң күңелле, иң шәфкатьле, бик түземле, бик сабыр, иң гүзәл, иң матур.

V. Йомгаклау өлеше.

Әниләре килгән балалар яннарына барып үзләренә матур сүзләр әйтәләр.

VI. Өй эше: 1. Әниең нинди соравына җавап биргән сүзләрне ятлау.