Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең
6 нчы сыйныфның татар төркемендәге укучылары өчен
татар теле буенча
белем бирү программасына аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
6 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
8. 6 нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен)”, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова – Казан, 2011.),
9. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теленнән үрнәк гомуми программа. V - IX сыйныфлар, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. Г.Р. Шакирова - Казан, 2013.)
10. 24 нче мәктәпнең белем бирү программасы.
Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 4 сәгать исәбеннән елга 136 сәгатькә төзелде.
Эш программасы структурасы
Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Тел- гаҗәеп күренеш. Ул кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә. Тел фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен кирәк. Тел ярдәмендә халкыбызның туплаган тәҗрибәсе, аның рухи, мәдәни байлыгы, ирешелгән уңышлары яңа буыннарга күчә.
Безнең максат үз ана телендә сөйләшә, аралаша һәм үз фикерен матур, җыйнак, төгәл итеп җиткерә белүче шәхес тәрбияләү. Шундый шәхес кенә бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле шәхес була ала.
Бу программа да рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирүгә нигезләнә. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора.
Татар төркемендә татар теле укытуның максаты:
- укучыларда лингвистик аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү.
- лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны үз эченә ала.
Коммуникатив (аралашу) компетенция ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул- укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак,милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була:
1.Татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү.
2.Үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карарга өйрәтү, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
3.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
4.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
5.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
6.Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
5 нче сыйныфта укучылар авазлар, аларның классификациясе турында тулы мәгълүмат ала, авазларга характеристика бирергә, татар теленең сүзлек составын килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм активлыгы ягыннан тикшерергә, сүзлекләрнең төрләрен танырга, аларны кулланырга, сүззнең тамырын һәм кушымчасын табарга, кушымчаларның төрләрен һәм функцияләрен аера белергә, ясалыш төрен билгеләргә, өйрәнелгән теоретик белемнәрне практикада кулланырга, бәйләнешле сөйләм төзергә, терәк сүзләр кулланып, хикәяләр төзергә, диалоглар, план төзергә, тәрҗемә итергә, изложение, сочинениеләр язарга өйрәнә
6 нчы сыйныфта морфология бүлеге өйрәнелә башлый.
Аңа өйрәтүнең төп бурычлары:
1) сүз төркемнәре турында тирән мәгълүмат бирү һәм аларны аерырга өйрәтү;
2) исемнәр төрләнешен контекстта карау;
3) укучыларның сүз байлыгын сүз төркемнәре хисабына баету;
4) морфология курсын бәйләнешле сөйләмә һәм язма телгә таянып ныгыту;
5) сүз төркемнәрен үзләштереп, дөрес укырга һәм язарга өйрәтү.
6 нчы сыйныфта исем темасы буенча өйрәнгәннәр искә төшерелә.
Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләргә исемнең ясалыш ысулларын билгеләү, исемгә морфологик анализ ясау, сыйфатны тексста тану, төркемчәләрен билгеләү, асыл һәм нисби сыйфатларны бер – берсеннән аеру, исемләшкән сыйфатларны тикшерү, сөйләмдә куллану, сыйфатның ясалышын билгеләү, аңа морфологик анализ ясау керә.
Укучылар саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеген, исемләшүен, төркемчәләрен, ясалыш төрләрен, дөрес язылышын белергә, санга морфологик анализ ясый белергә; алмашлыкның функциясен, төркемчәләрен, сөйләмдәге әһәмиятен белергә һәм урынлы кулланырга, алмашлыкка морфологик анализ ясый белергә тиеш.
Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр
Аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану.
Лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылык; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллеге; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу.
Телгә өйрәткәндә, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләрне булдыруга һәм үстерүгә өстенлек бирелә:
төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;
аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә, шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;
телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү — укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү; татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын күзаллау.
Шуның белән беррәттән, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләрне ассызыклап китү урынлы булыр:
төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;
аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә һәм шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;
телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.
Бу җәһәттән, татар телен өйрәнгәндә, укучыларның универсаль танып-белү гамәлләрен булдыру һәм камилләштерү алдагы нәтиҗәләргә китерә:
балалар проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр;
мәгънәсенә төшенеп уку һәм алган мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләре бирелә;
танып-белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәтә, бу яктан тел өйрәнү дәресләрендә укучылар логик фикерләү алымнарына да ия булалар.
Башлангыч сыйныфта алган, үзләштерелгән мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре 5-9 нчы сыйныфларда тагын да камилләштерелә һәм үстерелә. Бу уңайдан түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:
әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;
аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;
булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану.
Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:
ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;
тел дәресләрендә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;
илнең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын, милли традицияләрен, мәдәниятларын, аның кыйммәтләрен аңлау һәм белү.
УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
“Татар теле һәм әдәбияты” предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парларда һәм күмәк эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү
VI сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү. Уку операцияләрен планлаштыру.
Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.
Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.
5. Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.
Дәреслек белән эш итә белү.
Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.
Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.
4. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.
Аудио-видео белән эш итә белү.
Уку мәсьәләсен куя белү.
Танып белү активлыгын үстерү.
Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:
7. Тикшеренү ысуллары:
модельләштерү;
охшатып эшләү.
1. Телдән сөйләм:
2. Язма сөйләм:
күчереп язу;
сүзлек диктанты — 18-25 сүз;
контроль диктант — уку елы башында - 55 - 65 сүз,
уку елы ахырында – 60-70 сүз
гади план буенча изложение язу:
фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу;
эш кәгазьләре язу (рәхмәт хаты, мәкалә, тәбрикләү открыткасы, акт, сыйфатнамә).
Тематик план, программа материалын сәгатькә бүлеп, атнага 4 сәгать исәбеннән төзелде. Программа буенча: теоретик материал – 78 сәгать, кабатлау - 20 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү - 38 сәгать.
Укыту – методик, материаль-техник мәгълүмат чыганаклары. 1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.
2 Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар (Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
3.Дәреслек. Татар теле.6 сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) Н.В.Максимов,М.З.Хәмидуллина-казан:Татар.кит.нәшер.,2015.
4.“Рус теленә белем бирүче мәктәптә татар балаларына ана телен укыту” Укытучылар өчен методик кулланма. Н. В. Максимов, М.З. Хәмидуллина -Казан,”Мәгариф"2007нче ел;
Өстәмә әдәбият
1. Диктантлар һәм изложениеләр (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен) Гыймадиева Н.С.,Закирова Г.Н.,Шәйхетдинова З.В.-Казан,”Яңалиф” нәшрияты,2006
2.Контроль эшләр һәм диктантлар (5-11 сыйныфлар)Хафизова Г.С.,Якупова Н.Г.-Казан “Гыйлем” нәшрияты,2015
3. Контроль диктантлар һәм изложениеләр татар һәм рус мәктәпләре өчен.Гыймадиева Н.С.,Баһавиева Р.Ә.-Казан:”Яңалиф” нәшрияты,2006
.
4.Татар телендә 100 сочинение. Рифә Рахман. –Казан: Раннур, 2001
5.Һәр сыйныфта сочинение. Рифә Рахман. –Казан: Раннур, 2003
6.Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. –Казан: Яңалиф, 2002.
Мәгълүмат чыганаклары.
http:// [link] Бирем.Тексттан алмашлыкларны табарга,төркемчәләрне билгеләргә.
Морфология темасы буенча контроль диктант (124 дәрес)
Туган ягым-гөлләр иле.
Безнең туган як басуларында күптөрле иген үсә.Ныклабрак карасаң,һәр үсемлекнең үз төсе бар икән.Әнә сап-сары чәчәк аткан көнбагыш басулары.Караңгы төндәге электр утларын хәтерләтә алар.Менә монда җитен кыры зәп-зәңгәр чәчәктә утыра.Ә карабодай басуына таба атласаң,иксез-чиксез аклык күзләрне иркәли.Менә шулай бөтен басу чәчәк ата бездә.Басулар гына түгел,бакчалар да шау чәчәктә икән.Матурлыктан күңел шатлана( 65 сүз)
Бирем. Иксез-чиксез сүзенә морфологик анализ ясарга.