Урок татарского языка на тему Киләчәк заман сыйфат фигыль

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


МБОУ Лицей 177
















Киләчәк заман сыйфат фигыль

(6нчы сыйныфлар өчен компьютер белән ачык дәрес)












I квалификацион

категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Габдрахманова Голнара

Хадисовна кызы.










Казан, 2015 нче ел.

Дәреснең темасы: Киләчәк заман сыйфат фигыль

Дәреснең максаты: Киләчәк заман сыйфат фигыль турында аңлату һәм

аларны үз сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләре

булдыру;

Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.

Укучыларга эстетик һәм патриотик тәрбия бирү.

Дәресне җиһазлау: 1)татар теле дәреслеге (VI сыйныф), 2006 ел;

2) компьютер.

Дәрес тибы: катнаш дәрес, ягъни барлык тип дәресләрнең функциясен

Үтәүче “синтетик” дәрес (алдан алган белемнәрен

тикшерү, яңа материалны өйрәнү, белем һәм

күнекмәләрне камилләштерү, гомумиләштерү һәм

системалаштыру).

Дәрес барышы

Укытучы. Күрешсәләр көндезен,

Җәен, кышын, яз, көзен,

Нинди теләк әйткәнен

Кем белә?

Укучылар. Хәерле көн!

Укытучы. Хәерле көн, укучылар!

Укучылар. Күңелле үтсен дәрес,

Сезнең белән яңа белем

Эзләр өчен әзер без!

Оештыру өлеше

Дәреснең темасы, максаты әйтелә.

Укытучы. Укучылар, ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне компьютер ярдәмендә тикшерәм. Егетләр компьютер артына утыра, анда сезгә 12 сораудан торган тест бирелә. Сез эшләгән арада, кызлар белән без эшебезне дәвам итәбез. Рәхим итеп компьютер артларына утырыгыз.

Кызлар, дәреслекләрнең 100 нче битен ачып, 137 нче күнегүне эшлибез.

(Егетләр эшләп бетергәч, кызлар компьютер артына утыра, ә егетләр 137 нче күнегүне эшлиләр. Эшләп бетергәч, билгеләрен белү)

Өй эшен тикшерү.

130 нчы күнегү 98 нче бит.

Текстны укып чыгарга. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрдән, сыйфат фигыльне саналмышы белән, хикәя фигыльне иясе белән, асларына сызып күчереп язарга иде.

Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, без нәрсә өйрәнәбез?

Укучылар. Фигыль төркемчәләрен.

Укытучы. Бик дөрес. Фигыль төркемчәләре ничә төрле була?

Укучы. Фигыль төркемчәләре ике төрле була. Затланышлы фигыльләр һәм затланышсыз фигыльләр.

Укытучы. Бик яхшы. Без кайсы фигыль төркемчәсен өйрәнүне дәвам итәбез?

Укучы. Затланышсыз сыйфат фигыльне.

Укытучы. Яхшы. Сыйфат фигыль ничә заманда килә?

Укучы. Өч заманда. Хәзерге заман сыйфат фигыль.

Укытучы. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ничә формасын беләсез?

Укучы. Гади форма мәсәлән, (машина) йөртүче егет һәм тезмә форма мәсәлән, бара торган юл.

Укытучы. Бик дөрес. Тагын нинди заманын өйрәндек?

Укучы. Үткән заман сыйфат фигыль мәсәлән, (авылга) кайткан абыем.

Яңа белем һәм күнемәләр формалаштыру.

Укытучы. Бүгенге дәрестә без, киләчәк заман сыйфат фигыльне өйрәнәбез. Дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

Укучылар, игътибарыбызны презентациягә юнәлтәбез.

1 нче слайд.

Сыйфат фигыль һәм өч заманы.

2 нче слайд. (Презентация ачылу белән бергә, укытучының аңлатуы да бик мөһим дип уйлыйм)

Укытучы. Киләчәк заман сыйфат фигыль өч төрле була.

1 нче төр фигыль нигезенә -ачак, -әчәк, -ячак, - ячәк

кушымчалары кушылып ясала:

(апа) укыячак китап

Барачак юл

2 нче төр -р, -ар, -әр, -ыр, -ер кушымчалары кушылып ясала:

(поезд) китәр вакыт

(дәресләр) башланыр көн

3 нче төр -асы, -әсе, -ыйсе, -исе кушымчалары кушылып ясала:

(имтихан) бирәсе көн

Уйлыйсы мәсьәлә.

Укытучы. Бу төрләрне кагыйдәләр дәфтәренә язып куегыз.

3 нче слайд.

Бирелгән җөмләдән сыйфат фигыльләрне табарга һәм заманын әйтергә.

Барлык көрәшләрдә дә җиңүче, чыныккан һәм курку белмәс, халкыбыз хезмәттә дә зур батырлыклар күрсәтә.

(Укучылар сыйфатларны тапканнан соң гына презентациянең түбәндәге өлешен ачарга:

җиңүче халык – хәзерге заман

чыныккан халык – үткән заман

(курку) белмәс халык-киләчәк заман.)

4 нче слайд.

Укытучы. Дәфтәрләрегезгә түбәндәге сыйфат фигыльләрне язарга һәм янына төрләрен билгеләргә. (Укучылар язып бетергәч кенә төрләрен ачарга һәм чагыштырып барырга)

булачак эш - 1 нче төр

килер кеше - 2 нче төр

яшәячәк кеше - 1 нче төр

барасы юл - 3 нче төр

сулыйсы һава - 3 нче төр

очар кош - 2 нче төр

эшлисе эш - 3 нче төр

сөйләр сүз - 2 нче төр

укыячак бала - 1 нче төр.

Физкультминут.

Ручканы дөрес тотам. Бер, ике – без бастык.

Дәфтәрне – авыш итеп. Чат-чат итеп кул чаптык.

Яза башлыйм хәрефләрне Аякларны бер урында

Чиста һәм матур итеп. Тып-тып-тып итеп бастык

(Куллар һәм күзләр өчен)

Яздым җөмлә, иҗек сүз, Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз. Бер йомам һәм ачам,

Йомам күзем: ял итсен, Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем: күп күрсен! Бик зур әйләнә сызам.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

5 нче слайд.

Укытучы. Бирелгән фигыль нигезләреннән киләчәк заман сыйфат фигыльнең 3 төрен дә яспа, аларга сыйфатланмышлар табып язарга. (Берсен генә сайлап алып язарга)

Уйла-, күр-, эшлә-.

Мәсәлән, чык-,

(юлга) чыгар вакыт, (юлга) чыгасы көн,
чыгачак кешеләр.

6 нчы слайд.

Сыйфат фигыльнең хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

Сыйфат фигыль. Хикәя фигыль

Җигелгән арба кузгалды Арбага ике ат җигелгән.

(Нинди арба?) (Ат нишләгән?)

Мәктәпкә керер вакыт җитте. Ул мәктәпкә укырга керер.

(Нинди вакыт?) (Ул нишләр?)

Укытучы. 1. Үткән заман сыйфат фигыль билгесез үткән заман хикәя фигыльнең III –зат берлек саны белән аваздаш.

2. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең кушымчалы төре билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны белән аваздаш була.

Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучы. Киләчәк заман сыйфат фигыльне.

Укытучы. Киләчәк заман ничә төрле була?

Укучы. Киләчәк заман сыйфат фигыль 3 төрле була.

Укытучы. Мисаллар белән дәлилләгез әле?

Укучы. 1 нче төр: -ачак, -ячак. Мәсәлән, эшләячәк апа.

Укучы. 2 нче төр, мәсәлән, очар кош.

Укучы. 3 нче төр -асы, -ыйсе: аласы китап.

Укытучы. Бик яхшы. Сыйфат фигыль нинди фигыль белән аваздаш?

Укучы. Сыйфат фигыль хикәя фигыль белән аваздаш. Мәсәлән, Алдагы атнада уздырылачак җыелышка ата-аналар чакырылган. (Нинди җыелыш?) – сыйфат фигыль. Алдагы атнада җыелыш уздырылачак. (җыелыш нишләячәк?) – хикәя фигыль.

Өй эше.

(Мин, үз сыйныфымдагы укучыларга дифферинциаль якын киләм, шуңа күрә мин аларга өй эшен төркемләп бирәм.)

7 нче слайд.

1 нче төркемгә өй эше:

Боерык, хикәя һәм сыйфат фигыльләрнең төрле формаларын кертеп, “Хезмәт кешене бизи” темасына инша язарга.

2 нче төркемгә өй эше:

135 нче күнегү.

Укытучы. Укучылар, дәресебез тәмам. Шул рәвешле, сез өйрәнгән фигыльләрне үзегезнең сөйләмнәрегездә файдалана белү күнекмәләре дә алачаксыз.

Саубулыгыз!

Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

Укучылар. Саубулыгыз!