КТП по татарской литературе для 6 класса (русская группа)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


ТР Минзәлә муниципаль районы“Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ


Раслыйм

Матвеевка ТГБМ” ГБМБУ

директоры

_________/Минникаева Л.М. /

Приказ № 161

27” август 2016 ел


2016-2017нче уку елына

татар әдәбиятыннан

календарь-тематик планлаштыру

6нчы сыйныф (рус төркеме)


Башкарды: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы




Килешенде

М.Б. җитәкчесе

_________/Валиева Р.Н. /

Беркетмә № 1

27” август 2016 ел

Килешенде

Матвеевка ТГБМ” ГБМБУнең

укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________/Валиева З. М./

27 ” август 2016 ел

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды.

Беркетмә №1

27 ”август 2016 ел




Аңлатма язуы


Барлыгы 70 сәгать;

Атнага 2 сәгать.


Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова, Р.З.Хәйдарова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.


Дәреслек: “Татар әдәбияты” рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Э.Х. Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.


Өстәмә әдәбият:

1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,Ә.Г.Әхәтова. - Яр Чаллы, 2008.

2. К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Э.Н.Денмөхәммәтова Татар теле дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма, “Гыйлем” нәшрияты,2012.

3. Электрон ресурслар: [link] Еллык йомгаклау контроль эш өчен биремнәр.

Иң матур кул.

(Һинд халык әкияте)

Яр буенда өч бай хатын, куллары белән су чәчрәтеп, мактанышып утыралар икән.

  • Минем кулым шундый матур!- дип сүз башлаган берсе.

  • Ә минеке матур да, мамык кебек йомшак та! – дигән икенчесе.

  • Минем бармакларым камыш кебек зифа! – дигән өченчесе.

Шулвакыт яннарыннан бер карчык узып бара икән. Ул, туктап, болардан бер кисәк ипи сораган. Хатыннар ишетмәгәннәр дә, һаман үз сүзләрен дәвам иткәннәр:

  • Әй карчык, әйт әле, кайсыбызның кулы матуррак? – дип сорыйлар икән.

Карчык аларга карап-карап торган да китеп барган. Бара-бара бер авыл хатынын күргән. Кырда эшли-эшли, бу хатынның куллары каралган, яргаланып беткән, ди. Карчык оялып кына аннан сораган:

  • Мин бик ач... Ашыйсым килә... Зинһар өчен, бер кисәк ипи бир әле!

Теге хатын моңа соңгы кисәк ипиен сындырып биргән. Карчык ипине ашагач, бу хатынга рәхмәт әйткән. Аннан соң теге өч хатын янына барган да әйткән.

  • Сез миннән: “Кемнең кулы матуррак?” – дип сораган идегез. Кем ятим карчыкка соңгы кисәк ипиен бүлеп бирде, шуның кулы матур! Дөньяда аннан да матуррак кул юктыр!..

Шулай дигән дә карчык китеп тә барган. Теге өч хатын, үзләренең нечкә бармаклы ап-ак кулларына карап, аптырап басып калганна, ди.


Укылган текст буенча нәрсә аңладыгыз?


  1. Әсәрнең исеме ничек?

а) Иң матур кул

ә) Әни ялга киткәч

б) Тәрбияле песи

2. Җөмләнең кайсы син укыган әсәрдән?

а) Беркөнне әни Казанга китте.

ә) Әни өйдә вакытта мин аңа бик аз булыша идем.

б) Чыпчык, сикерә-сикерә бодай чүпли...

в) Өч хатын мактанышып утыралар.

3. Ике раслауның кайсы дөрес?

а) Диңгездә өч бай хатын утыра икән.

ә) Яр буенда өч бай хатын утыра икән.

4. Алар нәрсә белән мактаналар?

а) аяк ә) кул б) бит

5. Хатыннардан карчык нәрсә сораган?

а) ипи

ә) су

б) ак




Укучыларның рус группасы өчен татар әдәбиятыннан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Укып аңлауны бәяләү

6нчы сыйныфта уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләүһәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме:100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф.

Таләпләр

Билге

1

Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә.

"5"ле куела

2

Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә.

"4"ле куела

3

Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә.

"3"ле куела

4

Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә.

"2"ле куела


Тыңлап аңлауны бәяләү

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут.

Таләпләр

Билге

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә

"5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә

"4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл, дөрес жавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә

"3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән жавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә

"2"ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү.

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 6 сыйныф – 6-7 реплика.

Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

"5"ле куела.

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларныңәйтелешендәһәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

"4"ле куела.

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генәәңгәмә кора алганда, репликаларныңәйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә

"3"ле куела.

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

"2"ле куела.


Монологик сөйләмне бәяләү.


Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар).

Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен

"5"ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"4"ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"3"ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда

"2"ле куела

Контроль эшне бәяләү.

Таләпләр

Билге

1

Бер хатасыз эшкә

"5"ле куела

2

Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә

"4"ле куела

3

3-4 хатасы булган эшкә

"3"ле куела

4

5-8 хатасы булган эшкә

"2"ле куела


Тестны бәяләү.

Таләпләр

Билге

1

Таләпләр

"5"ле куела

2

90 - 100 %

"4"ле куела

3

68- 89 %

"3"ле куела

4

50-67 %

"2"ле куела


0-49 %



Сочинениеләрне бәяләү.

Билге

Рус телле балалар

«5»

Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.

«4»

Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.

«3»

Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.

«2»

Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата


Изложение текстының күләме һәм изложениене бәяләү


Мәктәп тибы

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

Сыйныф

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

VI

140-160

160-190

70-80

85-95


Билге

Рус телле балалар

«5»

Текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата.

«4»

Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1 -2 эчтәлек ялгышы; 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата.

«3»

Өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата.

«2»

Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата.


Проект эшләрен бәяләү критерийлары

Критерий

Баллар саны

0 балл

1 балл

2 балл

  1. балл

1. Максат кую, аңа ирешү юлларын планлаштыру

Максат формалаштырылмаган

Максат билгеләнгән, ләкин аңа ирешү планы юк

Максат билгеләнгән, максатка ирешүнең кыскача планы бирелгән

Максат билгеләнгән, ачык тасвирланган, ирешү өчен җентекле план бирелгән

. Проект

проблемасын кую һәм дәлилләү

Проект

проблемасы формалаштырылмаган

Проект

проблемасының

формулировкасы төпле түгел

Проект

проблемасы ачык итеп

формалаштырылган

һәм нигезләнгән

Проект

проблемасы анык формалаштырылган,

нигезләнгән һәм тирән эчтәлекле

3. Проект темасының ачылыш тирәнлеге

Проект темасы ачылмаган

Проект темасы тулысынча ачылмаган

Проект темасы ачылган, авторның мәктәп программасы кысаларында теманы белүе

Проект темасы тулы итеп ачылган, авторның белемнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыга

4. Сайланган эш ысулларының проект максатына һәм эчтәлегенә туры килүе

Поект эшендә куелган максатлар ирешелмәгән

Кулланылган эш ысулларының шактые проектның темасына һәм максатларына туры килми

Кулланылган эш ысуллары проектның темасына һәм максатларына туры килә, ләкин җитәрлек түгел

Эш ысуллары җитәрлек һәм урынлы һәм эффектлы кулланылган

5. Эш барышының анализы, нәтиҗәләре, перспективалар

Эшнең нәтиҗәләрен һәм барышын анализламау

Анализ эш барышының тасвирламасы һәм тәртибе белән алмаштырылган

Проект максатларына ирешү өчен киңәйтелгән эш күләме бирелгән

Эш барышында килеп чыккан ситуацияләргә тулы анализ бирелгән, кирәкле нәтиҗәләр ясалган, эш перспективалары билгеләнгән

6. Авторның эш белән шәхси кызыксынуы, эшкә иҗади караш

Авторның эшкә формаль мөнәсәбәтен күрсәтә торган эш

Автор проект темасына зур булмаган кызыксыну күрсәтә, ләкин эшкә мөстәкыйльлек күрсәтмәгән, эшкә иҗади якын килмәгән

Проект мөстәкыйль

эшләнгән, авторның тирән кызыксынуын күрсәтә, проект темасына шәхси карашның булуы, иҗади элементлар куллану

Проект эшендә иҗади якын килү, авторның проект идеясенә үзенә генә хас булган

оригинал ь карашы

7. Презентация үткәрүнең сыйфаты

Презентация үткәрелмәгән

Материал регламентны исәпкә алып бәян ителгән, ләкин автор аудиторияне кызыксындыра алмаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, ләкин регламентка сыймаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, регламентка сыймаган

8. Проект эшенең сыйфаты

Проект эше юк

Проект эше сыйфат таләпләренә туры килми (эстетика, уңайлылык,

куелган максатларга туры килә)

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килми

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килә (матур бизәлгән, кулланылышта җайлы, куелган максатларга туры килә)

9. Телдән чыгышны бәяләү (сөйләмнең грамоталылыгы, төгәллеге, эмоциональлеге)

Телдән чыгышы түбән (сөйләмнең грамоталыгы юк)

Телдән чыгышы

уртача

Телдән чыгышы яхшы

Телдән чыгышы югары дәрәҗәдә, грамоталы, төгәл, эмоциональ






Проект эшләрен бәяләү.

Таләпләр

Билге

83 - 100 %

"5"ле куела

76 - 82 %

"4"ле куела

67-75 %

"3"ле куела

0-66 %

"2"ле куела



Аннотация

Программаның исеме: 6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Планны төзүче: Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы.


УМК: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен); Казан: 2013. Региональ исемлеккә кергән үрнәк программа: Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х.,Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар/ К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. - Казан: Мәгариф, 2010. – 79 б.

Дәреслек: “Татар әдәбияты” рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Э.Х. Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.

Программаны үтәү вакыты:

2016-2017 нче уку елы


Сәгать саны: атнага 2 сәгать – барлыгы 70 сәгать


Контроль төре:

  1. Өй эшләрен даими тикшереп бару

  2. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен булдыру һәм аны башкаруны контрольдә тоту.

  3. Темалар буенча тест биремнәрен башкару

  4. Чирек ахырында һәм сыйныфара аттестация биремнәрен үтәү.

Эш программасының структурасы:

  1. Титул бит

  2. Аңлатма язуы

  3. Календарь тематик бүленеш

  4. Йомгаклау контроль эше һәм агымдагы белемнәрне тикшерү өчен биремнәр.


Укыту программасының эчтәлеге буенча эшләнелгән эшнең нәтиҗәләр ясау бите


Укытучылар утырышының протокол

реквизиты (дата, №)

Боерыклар реквизиты (дата, №)

Үзгәрешләр яки кертелгән

тулыландыру





















24