Татар теле, 8 нче сыйныф.
Тема: “Иярчен вакыт җөмлә”
Дәрес тибы:
Яңа тема аңлату, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Максат:
Белем бирү максаты
Иярчен вакыт җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;
Үстерү максаты
Иярчен вакыт җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;
Тәрбияви максат
Халык педагогикасы хәзинәләренә һәм мәгърифәтчеләребез мирасына нигезләнеп, тирән әхлакый сыйфатлар тәрбияләү
Җиһазлау:
дәреслек, компьютер, индивидуаль карточкалар, таблицалар, сигнал карточкалары, интерактив такта, 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (М.З.Зәкиев.- Татар теле, 8 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007), тест биремнәре, презентация
Методлар:
Әңгәмә, аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап һ.б.
Оештыру мизгеле:
Исәнләшү, дәрескә кирәкле әсбапларны барлау, укучыларның фикерләрен дәрескә юнәлдерү (оештыру мизгеленең төп максаты булып, укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәтен тудыру тора).
Дәреснең темасын һәм максатын укучылар белән берлектә куярга тырышу.
Актуальләштерү.
Кереш.Оештыру өлеше.
Алдагы дәресләрдә үтелгән материалны кабатлау йөзеннән “Килешәсеңме?” уенын үткәрү (сигнал карточкалары белән эш) (кушымта №1)
Тест үткәрү. Укучылар тактага (экранга) карап, сораулар укып, тест биремнәренә җаваплар язалар.
Тест биремнәре буенча укучылар үзләренә билгеләр куялар, аннары җавапларын тактадагы (экрандагы) дөрес җаваплар белән чагыштыралар (кушымта №2).
Яңа теманы аңлату
Интерактив тактада җөмләләр, һәр укучы өстәлендә “Иярчен җөмлә төрләре һәм алар янында бәйләүче чаралар” таблицасы.
Кайчан әзер була, шунда шалтыратырмын.
Көннәр җылыну белән, тәрәзәләрне буяп куйдылар.
Кояш баер алдыннан каты җил чыкты.
1 нче җөмләне укытучы тикшерә. 2 нче җөмлә бергәләп тикшерелә (грамматик нигез табыла, баш һәм иярчен җөмлә билгеләнә, бәйләүче чара күрсәтелә, схема төзелә). 3 нче җөмләне укучылар тикшерә, дәфтәрләргә схемасын яза.
Тактада модель ясау:
Иярчен вакыт җөмлә
баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый
кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә
[pic] [pic]
[pic] [pic] синтетик аналитик
[pic] бәйләүче чара бәйләүче чара [pic]
Ю.к., У-в. к. куш-ры, хәл фигыль куш-ры, бәйлекләр, бәйлек сүзләр
мөнәсәбәтле сүзләр
Ныгыту. Күнегүләр эшләү.
Дәреслек белән эшләү.
Дәреслекнең 84нче битендәге 105нче күнегүне язмача эшләү (тексттан иярчен вакыт җөмләләрне табып, схемаларын ясарга). Күнегүне укучылар көндәлек эшләр дәфтәрендә башкаралар.
Ял минуты (күзләр өчен гимнастика ясау)
Укучылар ял итәләр. “Талбишек “ көе куела.
Күзләреңне чытырдатып бөтен көчең белән йом, ә аннан ач.
Моны 4 – 6 мәртәбә кабатла.
Күз кабакларын бармак бите белән 20 секунд сыйпа.
Карточкалар белән эш (индивидуаль биремнәр)
1 нче бирем. Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә. Схемаларын төзергә.
2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен әйтергә һәм дәлилләргә
3 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга.
Укучылар белән нәтиҗә ясау: Иярчен вакыт җөмлә я баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый. Ул, вакыт хәле кебек үк, кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә.
(укучылар үз-үзләренә кабатлый һәм бер-берсенә әйтеп күрсәтәләр)
Иярченле кушма җөмләләрнең өйрәнелгән төрләре буенча белемнәрне тикшерү (перфокарта белән эш) ( кушымта № 3)
Килеп чыккан схеманы әзер вариант белән чагыштыру (укучылар үз- үзләрен бәялиләр). Үзбәя.
Йомгаклау.
Сорау биреп, укучыларның белемнәрен тикшерү (кушымта №5).
Бүген дәрестә нинди иярчен җөмлә турында сөйләштек?
Төзелеше ягыннан нинди төрләре була?
Иярчен вакыт җөмләнең бәйләүче чаралары нинди?
Модель буенча кагыйдәне әйтегез әле.
Дәрескә йомгак ясау.
Аеруча актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән укучыларга билгеләр кую һәм игълан итү.
Өйгә эш бирү
Төрле авырлыктагы биремле карточкалар өстендә эш (укучы үзе сайлап ала) (кушымта № 5)
Дәресне тәмамлау, укучылар белән саубуллашу.
Кушымталар
12.1. “Килешәсеңме?” уенын үткәрү (сигнал карточкалары белән эш) (кушымта №1)
Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала? (әйе)
Ияреп килгән җөмлә баш җөмлә була? (юк)
Аналитик җөмләнең бәйләүче чарасы хәбәр составында килми (әйе)
Мәгънә ягыннан иярчен кушма җөмләләр 12 төргә бүленәләр (әйе)
Бәйләүче чара мөнәсәбәтле сүз булса, бу синтетик иярчен җөмлә була (юк)
Бәйләүче чара көттерү паузасы булганда ике җөмлә арасында ике нокта куела (әйе)
Барлык иярчен җөмләләрнең дә синтетик төре була (юк)
Кушымта №2
Иярчен җөмләләрнең төзелеше , төрләре турында тест биремнәре.
1.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ
1) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә
2) иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе
2.БАШ ҖӨМЛӘ -
1) теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе
2) ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә
3. ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘНЕҢ ТӨРЛӘРЕ
1) теркәгечле тезмә кушма
2) аналитик һәм синтетик
4.АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -
1) хәбәре булмаган иярчен җөмлә
2) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә
5.СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -
1) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә
2) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә
6. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕ БАШ ҖӨМЛӘГӘ БӘЙЛӘҮЧЕ ЧАРАЛАР
1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе
2) җыючы теркәгечләр, кушымчалар, санау интонациясе
7.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРГӘ
1) нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап бүленә
2) нинди кушымчалар ялгануга карап бүленә
8.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРЕ
1) 10
2) 12
Кушымта №3
Индивидуаль биремнәр
1 нче бирем. Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә. Схемаларын төзергә.
2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен әйтергә һәм дәлилләргә.
1.Кояш кайчан нарат биеклеге булып күтәрелә , шул чакта Кама өсте чуп-чуар була.(М.Ә)
2.Сәйдәшев бер хәрәкәт белән оркестрны уйнаудан туктатты, шул арада музыкантлар тагын ниндидер сагышлы көй уйный башладылар.(Ф.С.-н)
3.Әнием эштән кайтуга, мин кайнар ашны өстәлгә китереп куйдым.
4.Берникадәр вакыт узганнан соң, кызның тагын моңлы җыры ишетелде.
5.Әти кайтканчы , син бездә торып тор.
6.Кояш батар алдыннан, каты җил чыкты.
3 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга.
Схемалар.
1.( ... ),[ шул вакыт...]. 3.(... -ганчы ), [... ] .
2.(... -ү белән ), [... ] . 4.(...-ган чакта ), [... ].
Җөмләләр.
1.Ул елмайган чакта, якты кояш көлеп торсын синең йөзеңдә.
2.Ишек ачылды , шул вакыт карт укымышлының иелгән гәүдәсе, чал чәчле башы күземә ташланды.
3.Хәсән әфәндегә безгә килергә рөхсәт бирелү белән, без йөрешә башладык.
4.Көзге эшләр башланганчы , алты почмаклы өй салынып бетте.
Перфокарта белән эш
Кушымта № 4
1.Теле юкның иле юк (мәкаль)
2 Кыңгырау чылтыраганда, мин урамда идем әле. (М. Юныс)
3. Кемнәр катырак кычкырса, шулар хаклы. (Ф. Яруллин)
4.Аңладым мин бары шуны гына: Миннән башка син дә канатсыз. (К. Сибгатуллин)
5. Байлыгым шул: әтием дә, Әнием дә бар минем.
(Ф Яруллин)
Төрле авырлыктагы биремле карточкалар өстендә эш (укучы үзе сайлап ала) (кушымта № 5)
I в. (катлаулы) Җөмләләрне тәрҗемә ит һәм тикшер.
В ту пору, когда цвели яблоки, наш сад был особенно красив. Только после того, когда сильно заболел сын, она испугалась. Когда Марат научился читать, его сразу отдали в школу. Как только выдадут аттестат, сразу уеду сдавать экзамены в университет.
II в. (уртача авырлыкта) Җөмләләрне язып бетер һәм тикшер.
..., шунда тыныч кына хәл итәрбез. ... шуннан соң күп илләрдә булдык. ..., шуңа кадәр бәйгеләрдә катнашмадым. ... , шул вакытка табын әзер иде. ..., ул да түгел, үзе дә килеп җитте.
III в. (җиңел) Җөмләләрне тикшер.
Кайчан өйрәнерсең, шунда белерсең. Кайчан ярдәм сорарлар, шул чакта уйлашырбыз. Кайчанга кирәк булыр, шул вакытка өлгертергә тырышырбыз.Без беренче класста бергә укыдык, мин аны шуннан беләм.