Календарь-тематик план
Уку эшчәнлеге
Сәгать саны
Үткәрелү вакыты
Үткәрелү вакыты
Искәрмә
план
факт
Яңа уку елы котлы булсын!-5 сәг.
1
БСҮ Яңа уку елы белән!
Б. Рәхмәт. “Сара мәктәпкә бара” шигыре.
Диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш
1
2
Мәктәп турында әңгәмә.
Х. Шабанов ның “Китап” шигыре
Сәнгатьле укып чыгу
һәм терәк сорау-
лар буенча ана-
лизлау. Әңгәмә, дәреслек белән эшләү.
1
3
Тизәйткечләр.“Мич башында биш мәче”(ятлау)
Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, тизәйткечне сәнгатьле уку,яттан өйрәнү
1
4
В. Хәйруллинаның “Беренчедән өйрәндем” шигыре
Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, сәнгатьле уку,яттан өйрәнү
1
5
Мин – укучы.
Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре.
Шигырьне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару
1
Йортыбыз, фатирыбыз-4 сәг.
6
Йортыбыз, фатирыбыз темасына караган лексика.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Алган белемнәрне аралашуда куллану. Әңгәмә, дәреслек белән эшләү,
1
7
“Кунак бүлмәсендә” (рәсем белән эшләү)
Сөйләм телен үстерү ,Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү
1
8
Минем йортым. Безнең фатирыбыз .
Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.
1
9
БСҮ “Балалар бүлмәсе” “Ш.Маннурның Яратам” шигыре.
( Ятлау)
Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.
1
Көндәлек режим-4 сәг.
10
Вакыт берәмлекләре.Атна исемнәре.
Әңгәмә,сүзлек эше, анализ, сорауларга җавап,биремнәр эшләү
1
11
Ә.Ерикәйнең “Чисталыкны сөябез”шигыре( яттан)
Әңгәмә үткәрү. Текст белән эшләү.
Шиг.сәнг.уку, яттан сөйләргә өйрәнү
1
12
А. Бартоның “Уенчыклар йоклыйлар” шигыре
Сорау һәм җавап репликаларын дөрес әйтергә ирешү. Шиг.сәнг.уку, яттан сөйләргә өйрәнү
1
13
БСҮ. Мәктәп һәм көндәлек режим.
Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.
1
Ашамлыклар кибетендә-3 сәг.
14
БСҮ Ашамлыклар кибетендә.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.
1
15
“Бу – гипермаркет” тексты
Сорауларга җавап бирү, җөмләләр , диалоглар төзү.
1
16
Киемнәр, уенчыклар кибете. Н. Носовның “Телефон” хикәясе.
Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр үтәү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү. сорауларга җавап бирү, Сәнг. һәм дөрес уку Үз сүзләр белән сөйләү
1
Әбиләрдә кунакта -5сәг.
17
“Әбиләрдә кунакта “ хикәясе өстендә эш
Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.
1
18
“Шалкан” әкиятен уку
Сүзләрне ныгыту. Рәсем белән эшләү
1
19
“Шалкан”әкиятен сәхнәләштерү
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту ,Әкиятне сәнг. уку, сәхнәләштерү.
1
20
“15 нче августта әниемнең туган көне” тексты өстендә эш
Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.
1
21
БСҮ “Энемнең туган көне”
Сәнг. уку,сор.җав.бирү, эчт. сөйл. өйрәнү.
1
Табигатьтәге үзгәрешләр-3 сәг.
22
Ел фасыллары.
Ә.Бикчәнтәева “Салкын саф һава” шигыре.
Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау
1
23
Н. Гайсинның “Чыршы” ,
Г. Тукайның “Кышкы кич” шигырьләре (ятлау)
Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. Эчтәлек сөйләргә өйрәнү
1
24
БСҮ Ел фасылларына карап табигатьтә үзгәрешләр.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.
1
Татарстан- туган ягым- 4 сәг.
25
Х.Вахитның “Туган илебез”. шигыре(ятлау)Р. Миңнуллинның “Туган илнең улы мин” шигыре
Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү
Яттан сөйләргә өйрәнү
1
26
“Татарстан” тексты
Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.
1
27
“Татарстан –картасы” тексты өстендә эш
Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү .Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.
1
28
БСҮ “Без Татарстанда яшибез”
Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү .Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү
1
Казан – Татарстанның башкаласы -4 сәг.
29
«Казан – Татарстанның башкаласы” Диалогик сөйләм үстерү
Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү
1
30
Рәсем буенча эш ”Казаным”.
Рәсем буенча җөмләләр төзү., сорауларга җавап бирү
1
31
БСҮ “Казан-борынгы шәһәр”
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.
1
32
М. Мәһдиевнең “Көтелмәгән сорау ” әсәре. Тест.
Мөст. эш .Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү
1
Сәламәтлек-иң зур байлык- 5 сәг.
33
БСҮ «Сәламәтлек – зур байлык»
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.
1
34
Хастаханәдә.
Рәсем буенча хикәя төзү, сорауларга җавап бирү
1
35
В. Хәйруллинаның “Әнием – табибә” шигыре(ятлау)
Рәсем буенча хикәя төзергә өйрәнү, Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. Яттан сөйләргә өйрәнү
1
36
Саф һаваның файдасы. “Беренче кар” Ә.Ерикәй.
Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.
1
37
“Сәламәт тормыш” Диалогик сөйләм телен үстерү
Диалог өстендә эш, тәрҗемә итү,сорауларга җавап бирү.
1
Без хезмәт яратабыз- 4 сәг.
38
БСҮ“Балалар хезмәт яраталар” рәсеме буенча эшләү.
Рәсем буенча җөмләләр төзү., сорауларга җавап бирү, диал өстендә эш.
1
39
“Без хезмәт яратабыз” тексты
Текст өстендә эш, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү.
1
40
Р.Вәлиева
“Без-бакчачылар” шигыре.
(Ятлау)
Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү
1
41
Өйдә мин нәрсәләр эшлим? Х. Халиков “Матурмы син?”
Текст буенча сораулар төзү, Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.
1
Үсемлекләр белән танышабыз-6 сәг.
42
Басуда, урманда үсемлекләр.
Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.
1
43
БСҮ Дару үләннәре
Бәйләнешле сөйләм теле үстерү ,тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, дару исемнәре исемнәрен ятлау, рәсем ясау.
1
44
Агачлар.
Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау.
1
45
М.Мәһдиевнең “Тагын өч сорау” әсәре
Сәнг. һәм дөрес уку ,сүзлек эше,
1
46
М.Мәһдиевнең “Тагын өч сорау” әсәре
текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү, тәрҗемә итү, фикер алышу,сорауларга җавап бирү, сүзләр язу
1
47
Урман. Рәсем буенча эшәү
Рәсем буенча җөмләләр төзү., сорауларга җавап бирү, диал өстендә эш.
1
Хайваннарга һәм кошларга булышабыз-9 сәг.
48
Хайваннарга һәм кошларга булышабыз темасына караган лексиканы үзләштерү
Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш
1
49
Л.Әмирханова. “Нәни дусларым” шигыре
Л.Әмирханова. “Нәни дусларым” шигыре белән танышу, сәнгатьле уку, ятлау
1
50
«Алсу белән Гүзәл» тексты өстендә эш
Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү.Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү
1
51
“Төлке белән Каз “әкияте
Сәнг. һәм дөрес уку , сүзлек эше,текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү.
1
52
“Төлке белән Каз “әкияте
Сәнг. һәм дөрес уку .Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү
1
53
“Балалар ярдәм итә” Г.Лотфи.
БСҮ “Без кошларга булышабыз”
Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.
1
54
Кыргый һәм йорт хайваннары.
Бәйләнешле сөйләм теле үстерү ,тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, кыргый һәм йорт хайваннары исемнәрен ятлау,рәсем ясау
1
55
Гасим Лотфи «Безнең канатлы дусларыбыз » шигыре.
Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.
1
56
Габдулла Тукай «Гали белән кәҗә” шигыре. (Ятлау)
Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, сорауларга җавап бирү,
1
Без бәйрәмгә барабыз- 4 сәг.
57
БСҮ Бәйрәмнәр.
Бәйләнешле сөләм үстерү.Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү.
1
58
Сабантуй.Ш. Галиевнең “Сабантуй батыры” шигыре (ятлау).
Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.
1
59
Күңелле тамаша.Ә.Рәшитовның «Кояшлы ил-бәхет иле» шигыре
Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.Сәнг.уку..Ә.Рәшитовның «Кояшлы ил-бәхет иле» шигыре белән танышу
1
60
“Туган көнем” тексты өстендә эш
Текст өстендә эш, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү
1
Күңелле ял итәбез -8 сәг.(+2 сәг.)
61
БСҮ Ямьле җәй җитә.
Б. Рәхмәтнең
“Матур җәй, кил безгә” шигыре(ятлау)
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,Б.Рәхмәтнең “Матур җәй, кил безгә” шигыре белән танышу
1
62
Шәүкәт Рәшитов «Җәйге болында» шигыре. К.Кинҗәбулатованың “ Җиләк җыйдык”шигыре
Шәүкәт Рәшитовның «Җәйге болында», К.Кинҗәбулатованың “ Җиләк җыйдык” шигырьләре белән танышу
1
63
А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясе
Әкиятнене сәнгатьле итеп уку,эчтән укып, төп мәгълүматны табу.
1
64
А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясе
Әкиятнең эчтәлегенә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү, сөйләшү үткәрү, мөнәсәбәтеңне белдерү
1
65
М. Мәһдиевнең “Мактанчык”
хикәясе
Хикәяне сәнгатьле итеп уку,эчтән укып, төп мәгълүматны табу.
1
66
М. Мәһдиев “Мактанчык”
хикәясе
Хикәянең эчтәлегенә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү, сөйләшү үткәрү, мөнәсәбәтеңне белдерү
1
67
Р. Вәлиеваның
“Каникул” шигыре(ятлау)
Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу. Төрле биремнәр эшләү.
1
68
Арадаш аттестация эше.Монологик сөйләм.
Мөст. эш
1
69
Табигатькә чыгу.“Чишмә”. Ә. Исхак.
Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү. сорауларга җавап бирү, Сәнг. уку .Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. Яттан сөйләргә өйрәнү
1
70
Гомумиләштереп кабатлау.
биремнәр эшләү,
1
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1-11 сыйныфлар, төзүче авторлары К.С. Фәтхуллова), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел. - Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Авторы: К.С. Фәтхуллова – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел.
1. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008
2. К. С. Фатхуллова Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 1 – 4 сыйныфлар Укытучылар өчен методик кулланма. Казан Татарстан китап нәшрияты 2014
3. Р.Р.Нигматуллина Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): рус телендә белем бирүче мәкт.өчен уку ярдәмлеге / Р.Р.Нигъмәтуллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 2015 б.
4. Сафиуллина Ф.С. һ.б. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: “Хәтер” н- Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: “Яңалиф”, 2004.
5. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәи изложениеләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен. Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.
6. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2008.
7. Р. Нигъматуллина “Контроль тестлар hәм текстлар. - К. Мәгариф нәшр., 2006.
8. Фаттахова Р.Ф. Практический татарский язык: методическое пособие для изучающих татарский язык = Гамәли татар теле: татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма / Р.Ф.Фаттахова. – 2-е изд., испр., доп. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2012. – 176 с.
9. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 2-11 с-фларында рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек / З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф, 2008. – 127 б.
10. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р.Н.Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.
әшрияты, 2003
1.Ф.С.Сафиуллина. «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010
2. Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): рус телендә белем бирүче мәкт.өчен уку ярдәмлеге / Р.Р.Нигъмәтуллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 2015 б.
3. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р.Н.Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.
4. Газизова А.Н., Зинатуллина Э.Р. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырехлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся) / А.Н.Газизова, Э.Р.Зинатуллина. – Казань: Гыйлем, 2014. – 32 с.
Программаның ресурслар белән тәэмин ителеше
https://edu.tatar.ru (укытучылар өчен виртуаль методик берләшмәләр).
http://anatele.ef.com/ (“Ана теле” проекты).
http://belem.ru/ (Татар телендә Интернет-белем үзәге).
http://www.openclass.ru/ (Интернет челтәрендә белем бирү берләшмәсе).
http://pedsovet.su/ (Укытучыларның үзара ярдәм итү берләшмәсе).
http://www.kitap.net.ru/ (Электрон әсбаплар).
компьютер,
проектор/интерактив такта
Белем дәрәҗәсен бәяләү нормалары
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе - тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.
Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап, һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ
Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.
Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын пузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:
1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;
2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;
3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;
4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.
Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.
Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
БАШЛАНГЫЧ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:
№ Эш төрләре
Сыйныфлар
I
II
III
IV
1.
Тыңлап аңлау
-
0,5 мин.
0,5 мин.
1 мин
2.
Диалогик сөйләм
3
4
5
6
3.
Монологик сөйләм
4
5
6
7
4
Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны);
2) сүзлек диктанты (сүзләр саны);
3) диктант (сүзләр саны)
4) изложение (сүзләр саны)
5) сочинение (җөмлә саны)
1-2
3-4
6-7
25-30
5-6
8-9
30-35
40-45
6-7
7-8
10-12
35-40
50-55
7-8
ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
УКУНЫ БӘЯЛӘҮ
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.
Программаның ресурслар белән тәэмин ителеше
укытучы өчен әдәбият:
төп:
- дәреслек: Фәтхуллова К.С. Татар теле һәм уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2013.
- программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар (Төзүче авторы: К.С.Фәтхуллова). – Казан, 2014. – 56 б.
өстәмә:
- «Мәгариф» журналлары;
- Сүзлекләр.
белем алучылар өчен әдәбият:
төп:
-дәреслек: Фәтхуллова К.С.. Татар теле һәм уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2013.
өстәмә:
- Сүзлекләр.
электрон чыганаклардагы һәм ИНТЕРНЕТ – ресурслардагы материаллар:
https://edu.tatar.ru (укытучылар өчен виртуаль методик берләшмәләр).
http://anatele.ef.com/ (“Ана теле” проекты).
http://belem.ru/ (Татар телендә Интернет-белем үзәге).
http://www.openclass.ru/ (Интернет челтәрендә белем бирү берләшмәсе).
http://pedsovet.su/ (Укытучыларның үзара ярдәм итү берләшмәсе).
http://www.kitap.net.ru/ (Электрон әсбаплар).
уку-укыту кабинетының информацион–техник яктан тәэмин ителеше:
компьютер,
проектор/интерактив такта,
телевизор,
DVD-плеер,
Магнитофон
2 сыйныф
(рус төркеме)
Текстны укырга, тәрҗемә итәргә һәм сорауларга җавап бирергә.
Яңа уку елы белән!
Дәрестә укучылар укыйлар, язалар, сөйлиләр, тыңлыйлар . Укытучы татарча җөмләләр әйтә, ә укучылар кабатлыйлар. Укучылар татарча яхшы аңлыйлар. Татар теле- матур тел.
Сораулар:
Укучылар дәрестә нишлиләр?
Укытучы дәрестә нишли?
Йортыбыз.Фатирыбыз.
Фатирыбыз өченче катта. Фатирыбыз зур һәм матур. Анда аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, алгы бүлмә, кунак бүлмәсе, балалар бүлмәсе, бар. Бүлмәләр чиста һәм якты.
Сораулар:
Фатирыбыз ничәнче катта?
Фатирыбызда нинди бүлмәләр бар?
Көндәлек режим.
Мин сәгать җидедә торам. Мәктәпкә сәгать сигезгә барам. Мәктәптә биш сәгать укыйм. Дәресләр сәгать бердә бетә. Өйгә сәгать икедә кайтам, дәресләр әзерлим. Сәгать тугызда йокларга ятам.
Сораулар:
Син сәгать ничәдә йокыдан торасың?
Мәктәптә ничә сәгать укыйсың?
Ашамлыклар кибетендә.
Бу- ашамлыклар кибете. Ул зур түгел. Кибеттә икмәк,күмәч, сөт, катык, май,чәй, шикәр саталар. Без кибеттә икмәк, май һәм сөт алабыз.
Сораулар:
Ашамлыклар кибете нинди?
Анда нәрсәләр саталар?
Әбиләрдә кунакта.
Кичә без әбиләргә кунакка бардык. Әбинең туган көне булды. Без әбине котладык, бүләкләр бирдек. Кунакта өчпочмак ашадык, чәй эчтек. Без бик күңелле ял иттек.
Сораулар:
Кемнең туган көне булды?
Әбиләрдә күңелле булдымы?
Табигатьтәге үзгәрешләр.
Табигатьтә дүрт ел фасылы бар: җәй, көз, кыш, яз. Җәен көннәр эссе була. Көзен көннәр яңгырлы һәм болытлы . Кышын бик салкын була һәм кар ява. Яз көне көннәр җылы һәм кояшлы була.
Сораулар:
Табигатьтә ничә ел фасылы була?
Көннәр кайчан эссе була?
Татарстан –туган ягым. Казан-Татарстанның башкаласы.
Татарстан- зур һәм матур республика. Татарстан- туган ягыбыз. Ул Идел буенда урнашкан. Татарстанның башкаласы- Казан шәһәре. Ул- Татарстанның иң зур шәһәре. Казанда истәлекле урыннар күп.
Сораулар:
Татарстан нинди республика?
Татарстанның башкаласы н нинди шәһәр?
Сәламәтлек-иң зур байлык.
Әтием, әнием һәм мин сәламәт кешеләр. Бабамның йөрәге авырта. Ул хастаханәдә дәвалана. Аны табиб дәвалый.
Сораулар:
Кемнең йөрәге авырта?
Аны кем дәвалый?
Без хезмәт яратабыз.
Минем дустым бар. Аның исеме- Алсу. Ул бик тырыш. Хезмәтне ярата. Гөлләргә су сибә. Идәннәр себерә. Савыт-сабалар юа. Әнисенә булыша.
Сораулар:
Алсу нинди кыз?
Ул нишли?
Үсемлекләр белән танышабыз.
Бу-урман. Ул зур һәм матур. Анда имәннәр, каеннар, чыршылар, наратлар үсә. Урманны сакларга кирәк.
Сораулар:
Урман нинди?
Урманда нинди агачлар үсә?
Хайваннарга һәм кошларга булышабыз.
Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар урманны саклыйлар. Кышын без аларга җимлекләр ясыйбыз. Анда җимнәр салабыз.
Сораулар:
Кошларга без нәрсә ясыйбыз?
Җимнәрне кая салабыз?
Без бәйрәмгә барабыз.
Бүген авылда Сабантуй. Сабантуй зур мәйданда була. Анда чүлмәк ваталар, баганага менәләр. Малайлар көрәшәләр. Сабантуй бик күңелле бәйрәм.
Сораулар:
Авылда нинди бәйрәм?
Сабантуйда нинди ярышлар була?
Күңелле ял итәбез.
Җылы җәй җитә. Укучыларның каникуллары башлана. Балалар су керәләр, кояшта кызыналар. Җәен урманда җиләк, гөмбәләр җыялар.
Сораулар:
Балалар җәен нишлиләр?
Балалар урманда нәрсә җыялар?
Укыту предметының эчтәлеге
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча күнекмәләр
Сөйләү
– сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, үрнәк буенча диалоглар төзү;
– предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
– йорт (фатир), көндәлек режим, кунакка бару, туган ягыбыз - Татарстан, аның башкаласы, ял итү турында сөйләү;
– укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;
- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 4 тән ким булмаска тиеш);
Тыңлап аңлау
– 0,5 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм, төп эчтәлегенә төшенеп, укытучының сорауларына җавап бирү;
- диалогны тыңлау, анда сүз нәрсә турында баруын әйтү;
- текстны тыңлау һәм бирелгән җөмләләр арасында эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү.
Уку
– текстларны сәнгатьле итеп уку һәм укыганның эчтәлегенә тулысынча төшенү;
- тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу;
-текстны эчтән укып, кирәкле мәгълүматны табу һәм аңа бәйле гади нәтиҗәләр ясау;
- шигырьләрне яттан сөйләү.
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Сөйләмнең фонетик ягы
– сүзләрдә басымны дөрес кую;
– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;
– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;
– текстны үзгәртмичә күчереп язу;
– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;
– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.
Сөйләмнең лексик ягы
– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;
– аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сөйләм гыйбарәләрен куллана белү.
Сөйләмнең грамматик ягы
– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;
– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.
Социаль-мәдәни күнекмәләр
Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм елгалары, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүматлы булу.
Махсус күнекмәләр
Ике телле сүзлекләрдән, таблицалардагы белешмә материалдан, мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.
Сөйләмнең предмет эчтәлеге
Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә